Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында кышлату уңышлы бара

    Терлекчелек тармагында кышлату чоры дәвам итә. Салкын кышларда да маллардан мул продукция җитештерү бурычы куела терлекчеләргә. Алар максатларына ирешә дә. Республика буенча дүртенче урында барулары шуны раслый.

    "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында эш барышы белән танышу максатында шим­бә көнне шул якларга юл тоттык. Юлдашым - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фир­гать Басыйров белән бер­гә Федоровское, Бортас, Зур Урсак авыллары фермаларында булдык.

    Федоровскоеда ферма мөдире Мария Абросимова әйтеп узганча, биш савымчылары көненә 1 тонна 815 килограмм сөт җитештерә. Бу бер сыердан 13,4 килограмм сөт савыла, дигән сүз. Әмма "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче һәм өченче филиалларындагы кайбер фермаларда бу күр­сәткеч күпкә югарырак. Җәмгыятьнең баш ветеринария врачы Рафис Әф­лиев белән берлектә Ирек Фәхриев һәм Данил Кузьмин савым сыерларының мөгезләрен кисү белән шөгыльләнә иде. Егетләр Бәрлебашы, Мө­рә­ле фермаларында ­мо­ны төгәлләгән инде. Малларның тоякларын да чистарталар. Бу ветеринария таләбе буенча эшлә­нә.

    Бортаста мөгезле эре тер­лекләр симертүдә сигез терлекче эшли. Таналар тәү­легенә 680 грамм үсеш бирсә, үгезләр группасында бу күрсәткеч 1020 грамм тәшкил итә икән. Ферма мөдире Лилия Насыйбуллинаның терлекчелек тармагында эшли башлавына унбиш ел вакыт узган. Савымчы булып тугыз ел эш­ләгән­нән соң куялар аны мө­дир итеп.

    - Терлекчеләребез тырышып эшли. Аларның барысы да күрсәткеч­ләр­не тагын да яхшыртырга омтыла, - диде ул.

    Азат Сәлахов җитәкчелегендәге Зур Урсак фермасында һәр сыердан кө­ненә 14,2 килограмм сөт савалар. Барлык фермаларда да малларга азык җитәрлек. Узган ел терлекчелек биналарына ре­­монт ясалган, стеналар акланган, суүткәргеч торбалар буялган.

    Бу җәмгыять белән әле күп­тән түгел генә җитәкчелек итә башлаган Рамил Каюмов элек эшләгән җәмгыятьтәге кебек яңа­лык керткән: идәннәргә коры известь сибеп, себереп чыгаралар, бина эче яктырып китә.

    Бу җәмгыять фермаларында йөргәндә шуңа игътибар иттем: кем бе­лән генә сөйләшмә, барысының да кәефе күтә­ренке, эшкә дәрте бар. Яңа җитәкче килүенә шат­лануларын да яшермиләр. Моңа кадәр күрше җәмгыятьтә директор булып эшләгән Рамил Каюмовның эшлекле сыйфатлары, кешелеклелеге турында барысы да ишетеп белгән инде. Әле шушы араларда гына ферма хезмәтчәннәре белән очрашкан муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмә­туллин да мондагы матур үзгәрешләрне уңай бәя­ләгән. Директорның үзе белән фермада очраштык.

    - Монда килүемнең беренче көнендә үк халык белән аңлашып, уртак тел табып эшләүне максат итеп куйдым. Эшчеләрдән нидер таләп иткәнче, иң элек аларга тиешле эш шартлары тудырырга кирәк, - диде ул. - Шушы кыска гына арада да аларның эшкә булган карашы уңай якка сизелерлек үзгәрде. Тер­лек­челек тармагында бел­гечләр дә, эшчеләр дә җи­тәрлек. Борындык, Кош­ман авылларында ферма мөдирләре куйдык. Гыйнвар аена хезмәт хакы бирелде. Бүгенге көндә яз­гы кыр эшләренә әзерлекне башлап җибәрдек. Мөрәле машина-трактор паркында кырык механизатор ремонтка йөри. Язын Зур Урсак, Бәрлебашы, Мөрәле, Борындык филиалларында җәйге лагерьларны торгызачакбыз. Чөнки җәйге чорда фермалар бушап торырга тиеш, югыйсә анда ремонт эшләре алып бару мөмкин булмаячак, - дип планнары белән уртаклашты Рамил Каюмов.

    Әйе, һәр хезмәт коллективының уңышлы эшләве җитәкченең эшне тие­шен­­чә оештыруына, бер-берсенә булган мөнәсә­бәтләренә бәйле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: