Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге белән танышу бара

    Әле кайчан гына мәктәп­ ләрдә соңгы кыңгырау яңгыраган иде, инде яңа уку елы башланыр вакыт та килеп җиткән. Август - мәктәпкә әзерлек мәшәкатьләре белән күз ачып йомган арада уза да китә ул. Хәзер мәктәпләрдә Белем көненә тулы әзерлек бара. Узган шимбәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров...

    Бүген Кайбыч районындагы кайсы гына мәктәпкә барып керсәң дә, әллә нинди комиссияләр алдында да йөз кызарырлык түгел.Узган елларда республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән мәктәпләрдә укыту-тәрбия өчен бөтен шартлар да тудырылган. Шуңа да быел косметик ремонт белән генә чикләнәләр. Без булган мәктәпләрнең барысында да буяу эшләре башкарылган иде. Танышу Кошман авылыннан башланды. Мәктәп директоры
    Илмас Хәмидуллин әйтеп узганча, быелгы уку елында 70 укучы белем алачак, шуларның унбере - беренче класслар. Белем йорты бүгеннән кабул итәргә әзер аларны. Класслар көлеп тора диярсең, идәннәрен, стеналарын буяганнар. Мәктәптә урнашкан балалар бакчасына да керделәр, тәрбиячеләр белән очраштылар. Альберт Рәхмәтуллин коллективның зур эш башкаруын, чәчәкләргә күмелгән мәктәп бакчасында да тулы тәртип булуын билгеләп үтте.
    Без быелгы уку елына кадәр мәктәп территориясендәге асфальтны яңартырга тиешбез. Юлчылар бу көннәрдә эшкә керешәчәк, - диде ул.
    Алга таба юлыбызны Олы Урсакка дәвам иттек. Мәктәп директоры Кадрия Кәримова әйтүенчә, беренче класска ике генә бала килә, бөтенесе бергә 55 укучы исәпләнә. Мәктәп ашханәсе запасын үзләре үстергән яшелчәләр белән тулыландыру мәсьәләсенә дә тукталдылар. Ә менә Кече Мәме төп мәктәбенә укырга бер генә бала керә, 47 укучылары бар.
    Шүширмә башлангыч мәктәбенә узган ел капиталь ремонт ясалган иде. Мәктәп мөдире Гөлназ Җәмилева сүзләреннән аңлашылганча, монда алты укучы белем алачак. Кызганычка каршы, беренче класска килүчеләр юк. Мәктәп территориясенә төрле чәчәкләр, декоратив үсемлекләр утыртылган, бар җирдә тәртип.
    Борындык төп мәктәбе быел аеруча матур, аны чәчәкләр патшалыгы диярсең. Узган елгы капиталь ремонттан соң, монда бар да яхшы. Ләкин, шундый зур мәктәптә нибары 30 гына укучы булуы гына куандыр­ мый.
    - Быел мәктәбегез матур, чәчәкләр дә бик күп үстергәнсез. Алар барысы да күзне иркәли, яшелчә бакчасы, теплицалар да тәртиптә. Киләсе елга без бирегә спорт мәйданчыгы төзиячәкбез, чөнки Европа күләмендәге ярышларда катнашырлык спортчылар биредә тәрбияләнә, - диде Альберт Рәхмәтуллин.
    Колаңгы төп мәктәбендә дә шартлар башкаларныкыннан ким түгел. Бакчаларында да мул уңыш үстерәләр. Ләкин мәктәпне әйләндереп алган коймалар гына искергән. Бу проблеманы хәл итүне киләсе елга калдырырга булдылар. Ә мәктәп территориясендәге асфальтны тулысынча яңартып чыкканнар.
    Төрле милләт балалары белем алучы Федоровское урта мәктәбенә уннан артык авылдан йөреп укыйлар. Шуңа да зур мәктәп­ ләрдән санала: 152 укучы белем ала, шуларның сигезе - беренче класслар. Куанычлы яңалык та бар: быел монда заманча хоккей мәйданы төзелгән. Аңа, җәйге чорда спортның башка төрләре белән шөгыльләнү өчен, резина түшәлгән. Мәйданны 1 сентябрьдә ачу көтелә.
    Мөрәле төп мәктәбендә дә безне гүзәл бакча каршы алды.Директор Алмаз Җиһаншин әйтүенчә, кайбер кабинетларда тәрәзәләр шактый иске, ашханәдә суүткәргечләрне, икенче катта коридорда линолеумны алыштырасы бар, спортзалга ремонт кирәк. Альберт Илгизәрович бу проблемаларның күбесен быел ук хәл ителәчәген ышандырды, ләкин спорт залында ремонт киләсе елга ясалачак дип белдерде.
    Сәфәребез Бәрлебашы төп мәктәбендә төгәлләнде. Биредә дә, мәктәпкә ямь биреп, аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Мәктәп директоры Сергей Лазарев спорт залында электр чыбыкларына ремонт кирәклеген әйтте.
    Әле 1 сентябрьгә кадәр барлык җитешсезлекләрне юк итәргә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: