Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында «Мәрмәр» бозаулар асрыйлар

    Газетаның әлеге санын әзерләгәндә безгә шатлыклы хәбәр килеп иреште: Татарстан районнары арасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп җитештерү- икътисади күрсәткечләре буенча үткәрелгән рейтингта Кайбыч беренче унлыкка кергән. Без - рейтингта тугызынчы урында. 2008 елда 23 нче урында булган авыл хезмәтчәннәренең шулай кискен сикереш ясавына ничек сөенмисең ди инде!

    Кайбыч терлекчеләренең шундый матур үрләргә ирешүенә саллы өлеш кертүче хуҗалыкларның берсе - "Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыяте хезмәтчәннәре эшчәнлеге белән танышып кайткач, яулыйсы үрләребезнең әле алда булуына инандым. Сөт җитештерү буенча республика буенча дүртенче урында барган Кайбычның моның өчен бөтен мөмкинлекләре дә, иң мөһиме - эшчән халкы бар. Хезмәткә мондый караш булганда, рейтингта беренче өчлеккә дә керерләр әле. Әлегә кадәр "Алтын кырлар" җәмгыяте дип аталып йөргән бу җәмгыять аягында нык басып тора.

    Күршеләре - районда ит- сөт җитештерү буенча алдынгылыкны ычкындырмаучы "Ак Барс Кайбыч-3" (элеккеге «Гөбенә») җәмгыяте белән ярыша- ярыша эшли алар.

    - Безнең терлекчеләр белән горурланмаска мөмкин түгел,- диде җәмгыять директоры Рамил Каюмов. - Әнә Салтыйган авылындагы ферманы гына алыйк. Коллектив агымдагы елның унбер аенда гына да кассага 21 миллион 100 мең сумлык табыш кертте. Бу - бер мал караучы 2 миллион 800 мең сумлык продукция җитештерә, дигән сүз. Алар симертүдәге мөгезле эре терлекләрдән 143 тонна үсеш алды. Маллары көненә бер килодан артык үсеш бирә.

    - Фермабызда нәсел эше тиешле дәрәҗәгә куелган, шуның белән дә отабыз, - дип сүзгә кушылды Татарстанның атказанган терлекчесе, ферма мөдире Рәшит Гыймранов. - Бу елның мартында мәрмәр ит токымлы кара төстәге"Ангус" нәселле уналты үгез алып кайттылар.

    Безнең шартларга тиз ияләштеләр, тыңлаучан, характер күрсәтергә яратмыйлар, авыруларга каршы торучанлыклары белән аерылып торалар. Аларның авырлыгы бер тоннага кадәр җитәргә мөмкин. Ә мәрмәр ит, ишеткәнегез бардыр, иң сыйфатлысы, кыйммәт йөри, аңа ихтыяҗ да зур булачак. Терлек мае иттә тигез урнаша, кискәч, табигый мәрмәр ташны хәтерләтә. Хәзер шул үгезләр белән каплатылган сыерлардан 12 бозау алдык инде. Тагын бозаулыйсы сыерлар бар.

    Кап-кара "мәрмәр" бозауларны без дә күрдек. Бик кадерләп, төрле авырулардан саклап, барлык ветеринария таләпләрен төгәл үтәргә тырышып карыйлар аларны. Бозау караучылар Елена Еремеева, Любовь Жиркова, Зөлфия Хәсәнованың тәҗрибәләре зур. Алар эшне җиренә җиткереп башкаручылардан. Елена Архипова, Любовь Архипова эшләгән группаларда да тәртип. Шулай булмаса, хезмәттә югары уңышларга ирешә алырлар идеме икән?


    Мәрмәр ит гадәти иттән файдалы матдәләргә баерак булуы, тиз үзләштерелүе белән аерылып тора. Ул холестерин барлыкка килүне тоткарлаучы, организмнан онкологик авырулар китереп чыгарырга сәләтле матдәләрне актив рәвештә чыгару үзлегенә ия. Япониядә барлык мәктәпләрдә дә балаларны "мәрмәрлеге" югары булган ит белән генә тукландыру бурычы куела икән.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: