Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында сайлаулар оешкан төстә узды

    Кайбыч районында Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау оешкан төстә узды. Татарстан тормышы өчен гаять әһәмиятле булган бу сайлауларда барлык сайлаучыларның 99,82 проценты катнашуы шул хакта сөйли. Аларның 99,45 проценты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклап тавыш бирде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белдергәнчә, кайбычлыларның сайлауларда актив катнашуы...

    Авыл халкы зур эшкә иртәнге сәгатьләрдә үк тотынырга өйрәнгән. Шуңа да районыбыздагы сайлау участокларына иртәдән үк килә башладылар. «Сайлауга бәйрәмгә барган кебек килдек!» Ул көнне сайлаучыларның бик күбесеннән әнә шундый фикерләр ишетергә туры килде. Кайсы гына сайлау участогына барма, анда музыка яңгырый, авыл үзешчәннәре концерт куя, табаларда чыжлап коймак пешә, сайлаучыларны сыйлыйлар.

    Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, безнең райондагы 32 участок сайлау комиссиясе дә иртәнге сәгать җидедә сайлаучылар өчен үз ишекләрен ачты. Район буенча барлыгы 10784 сайлаучы исәпләнә иде, иртәнге сәгать унга шуларның 5868е үз тавышын бирергә өлгергән иде инде. Районда 153 яшь сайлаучы беренче тапкыр сайлауда катнашты. Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит, Корноухово, Афанасьевка, Салтыйган, Бәрлебашы авылларындагы сайлау участокларында сайлаучылар электрон юл белән тавыш бирде.

    Райондагы иң зур сайлау участокларының берсе булган Олы Кайбыч сайлау участогында иртәнге сәгать сигездә хәтта чиратлар да барлыкка килә башлады. Ә төштән соң халык күпкә кимеде, чөнки сайлаучыларның иң зур өлеше иртәнге якта сайлады.

    - Минем тормышымда сайлаулар күп булды инде, - диде ак шәлен бәйләп килгән 80 яшьлек Гөлсинә әби Шаһиева. -Яхшылык кына көтәм бу сайлаулардан. Дүрт оныгым, алты оныкчыгым бар, алар, бөтен кешеләр бай тормышта яшәсен. Сайланган республика җитәкчесе зирәк булсын. Сайлауга шундый теләк белән килдем.

    - Мин дә, ирем Алишер да Үзбәкстанда туып үстек. Татарстанга күченеп кайтуыбызга дүрт ел булды инде. Монда кайтуыбызга бер дә үкенмибез, шатланабыз гына. Әти-әниебез дә, апам, абыем да гаиләсе белән Кайбычка кайтты. Ә бер апам Ташкентта калды, аның да монда кайтасы килә. Татарстан милләтләр дуслыгының чын үрнәге ул. Монда без йортлы булдык, эшебез бар, бик бәхетле яшибез. Киләчәктә дә шулай булсын иде, - диде Олы Кайбычтан Римма Хәмзина.

    - Мин Айсылу Гыйльмуллина булам. Казандагы аграр университетта магистратурада укыйм. Сайлауга барам дип, бу атнада махсус кайттым.

    Әлеге сайлау участогындагы күзәтүче Рушания Лотфуллина сайлауларның гадел узуын билгеләп узды. Кайбыч полициясе начальнигы Рушан Хуҗин районның 32 сайлау участогында да полиция хезмәткәрләренең дежур торуын һәм сайлауларның тыныч, закон таләпләре буенча алып барылуы турында хәбәр итте.

    Авыру сәбәпле сайлау участокларына килә алмаучыларны, алдан биргән гаризалары нигезендә, өйдә сайлаттылар. Район үзәк сырхауханәсе, Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр янына да сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: