Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында суд рәисе үзгәрде

    Гадел хөкем йортында үзгәрешләр: район суды рәисе итеп Илфар Баһавиев билгеләнде. Аның 13 елдан артык юридик хезмәт стажы бар, 2001-2012 елларда район прокуроры урынбасары булып эшләде, соңгы ике елда - район судьясы. Агымдагы елның 5 декабрендә аның кандидатурасы район суды рәисе буларак расланды.

    Коллективка яңа билгеләнгән судьяны тәкъдим итү тантанасында Татарстанның Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да моңа кадәр шушы вазифаны башкарган Гүзәл Хәялиева адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Һәркемгә ачык йөзле Гүзәл ханым Татарстанның атказанган юристы дигән мактаулы исемне горур йөртә. Район башлыгы намуслы хезмәте өчен аңа Рәхмәт хаты белән бергә чәчәк бәйләме дә тапшырды. Кайбыч районы оешкач, бездә суд эшчәнлегенә нигез салган абруйлы шәхес ул. 1992 елдан - район судьясы, 2000 елдан - район суды рәисе.

    - Гүзәл Хәялиеваның суд системасында 21 елдан артык эш тәҗрибәсе бар, - диде Татарстанның Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев. - Әмма суд рәисләре Россия Федерациясе законы нигезендә үз вазифаларын ике сроктан артык башкарырга тиеш түгел. Әлеге сроктан соң яңасы сайлана. Кайбычтагы Гадел хөкүм йортында эш югары дәрәҗәдә алып барылды, эшчәнлек өчен уңайлы шартлар тудырылды, коллективның үз традицияләре бар, журналистлар белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Яңа билгеләнгән суд рәисе Илфар Баһавиев остазы янәшәсендә бай тәҗрибә туплар дип ышанасы килә. Ә Гүзәл ханым алга таба да районда судья булып калачак.

    - Минем кандидатураны яклап чыкканыгыз өчен барыгызга да рәхмәтлемен, ышанычыгызны аклармын, - диде Илфар Баһавиев үз чыгышында.

    Әлеге тантанада шулай ук Апас, Буа, Тәтеш районнары суд рәисләре, районыбыз хокук сакчылары да катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: