Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында «Туым җондызы»ның зона туры узды

    "Туым җондызы" Кайбычта яшәүче керәшен татарларының яраткан фестиваленә әйләнде. Шулай булмаса, инде алтынчы тапкыр үткәрелүче фестивальдә ел саен яңа йолдызлар кабыныр идеме икән!?

    Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте тарафыннан игълан ителгән "Туым җондызы"- "Раштуа йолдызы" ның зона туры итеп быел кабат Кайбычны сайладылар. 2011 елда бездә Казан шәһәре, Питрәч, Кайбыч районнарындагы керәшен җырларын оста итеп башкаручыларны сайлап алсалар, быел Кайбыч бер үзе сәхнә тотты. Шулай да Казаннан фестивальнең Питрәчтәге турына бара алмаган Лилиана Хәйбуллова килгән иде.

    Керәшеннәрнең этник үзенчәлекләрен, халык җырларын оста башкаручыларны ачыклау, иҗади үсешләренә ярдәм итү, фольклор чагылыш тапкан коллективларны зур сәхнәгә чыгару максатындагы бу бәйге Кайбычта югары дәрәҗәдә узды. Жюри составында Татарстан Фәннәр академиясенең керәшеннәр һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе, консерватория доценты Геннадий Макаров, Россиянең атказанган артисты, якташыбыз Лидия Әхмәтова, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбле җитәкчесе, шулай ук якташыбыз Артур Поляков һәм башка танылган шәхесләр булуы конкурсантларга югары таләпләр куелуы турында сөйли.

    Әле алай гына да түгел, кайбычлыларга Санкт-Петербургтагы Россия Тарих һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наилә Әлмиева да бәя бирде. Наилә ханымның Кайбычка килүе бер дә очраклы гына түгел. Бу көнне тамашачыларга аның Мәлки ягы керәшеннәре җырларыннан туплап чыгарылган китабы да тәкъдим ителде.

    - Кайбычта фестивальгә искиткеч яхшы әзерлән­гән­нәр,- диде Геннадий Макаров. - Алабугада узган турда без Казанга өч, Питрәчтән биш кенә кеше сайлап алдык. Югыйсә, аларда фестиваль берничә район җырчылары катнашында үтте. Ә Кайбычтан 14 номерның тугызы башкалада чыгыш ясарга тәкъдим ителде. Сезнең төбәкнең талантларга бай икәнлегенә "Туым җондызы"нда тагын бер тапкыр инандым. Алабугада фестивальдә якташларыгыз - Хуҗа Хә­сән­нән Владимир Мироваев, Олы Тәрбиттән Людмила Чартинова төп оештырып йөрүчеләр иде. Сер түгел, Кайбыч - керәшен җырлары сакланган уникаль төбәк. Сездәге җырлар башка җирләрдә яңгырамый диярлек. Хәер, безнең җырларга ХХI гасырда гына тулысы белән юл ачылды шул әле. Бүген балаларның керәшен җырларын тыңлаганда, шатлыгымнан күземә яшьләр килде. Элек җырларыбызны белгечләр генә белә иде, ә хәзер Никита, Вадим, Полина кебек әле биш яше дә тулмаган сабыйлар да аны сәхнәгә чыгып җырлый. Керәшен сәнгатен шулай югары дәрәҗәгә күтәрә алганыгыз өчен район җитәкчелегенә, мәдәният хезмәткәрләренә, педагогларга, ата-аналарга тирән рәх­мәтемне белдерәм.

    - Чыннан да Кайбычта гаҗәеп тавышлы балалар бар. Алабуга, Питрәчтә җырчы балаларны сайлап алырга аз булгач, Кайбычта ни майтарырлар инде, дигәнрәк уй белән килгән идем. Мәлкидән, киресенчә, җыр сәнгатенең өметле булуына шатланып кайтам, - дип сүзгә кушылды Георгий Ибушев.

    - Безнең Кайбычта булган халык яши:менә дигән итеп эшлиләр, яшиләр, җырлыйлар. Бу фестивальгә барлык керәшен авылларыннан да килгәннәр. Чыннан да әзерлек югары, - диде якташлары өчен горурланып Лидия Әхмәтова.

    Керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе урынбасары, "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусова тагын да югарырак бәя бирде:

    - Мәлки ягы керәшеннәре - "Туым җондызы" фестиваленең тоткасы ул.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров шундый зур бәя биргәннәре өчен сәнгать әһелләренә рәхмәтен белдерде.

    Фестиваль җиңүчеләре игълан ителеп, дипломнар тапшырылганнан соң «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен ансамбле концерты булды. «Туым җондызы»нда беренче урынны яулаучылар да алар белән бергә кабат сәхнәгә чыкты.


    Мәлки ягы керәшеннәре генә башкара торган җырлар аерым китап булып басылып чыкты. Китапның авторы Наилә Әлмиева аны халыкка тәкъдим иткәндә болай диде:

    - Татарстан районнарындагы керәшен җырлары тупланган берничә китап дөнья күрде инде. Әмма монысы иң саллысы, иң калыны. Ул Керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Иван Егоров ярдәме белән дөнья күрде. Бу җырларны мин үзем Казанда эшләгән чорда 1986-1987 елларда, аннан соң 2007 елда Мәлки ягындагы авылларга экспедициям вакытында туплаган идем. Ул вакытта миңа хәтер сандыкларын актарып, җырлар әйткән әби-апаларның бәлки кайберләре исән дә түгелдер. Әмма бу китаплар аларның туганнарында булырга тиеш, сезгә аны бүләк итеп алып кайттым. Халыктан җыелган җырлар кире халыка кайтырга тиеш. Татар кызы керәшен җырлары белән ничек кызыксына башлаган, диярсез. Консерваториядә диплом язганда җитәкчем тәкъ­дим итте бу теманы. Аңа кадәр керәшеннәр, аларның җырлары, гореф-гадәтләре ту­рында ишеткәнем дә юк иде. Ә инде ишеткәч, таң калдым. Бүгенге концертта яңгыраган җырларның күбесе Кайбыч керәшеннәренә генә хас.

    - Бу китапны кулга алганда бәхетле мизгелләр кичердем. Чөнки анда минем белән бергә җырлаган авылдашларның да фоторәсеме бар. Китапта басылган солдатка озату, Май чабу җырларын Наилә ханым бездән яздырып алган иде,- диде Иске Тәрбит мәдәният йорты методисты Михаил Герасимов.


    Денис белән Николай Лебедевлар - бертуганнар. Денис агрофирмада эретеп ябыштыручы булып эшли, ә Николай терлекче. Кәвәл авылы көе, "Катерина"ны җырлап жюрины шаккаттырды алар.


    "Туым җондызы" җиңүчеләре:

    Олы Тәрбиттән Марина Тараканова, Диана Леонтьева, "Бәләкәч" төркеме, Никита Русов (Олы Кайбыч), "Саф хисләр" ансамбле (Иске Тәрбит), "Балдырган" фольклор ансамбле, Александр Бичарин (Мәлки), Денис һәм Николай Лебедевлар дуэты (Кыр Буасы), Юлия Макарова (Хуҗа Хәсән), Лилиана Хәйбуллова (Казан).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: