Сугыш уты тынуга 68 ел үткәннән соң, ветеран хәрби юлы буйлап Көнчыгыш Германиягә бару турындагы күптәнге хыялын тормышка ашырды. 26 октябрьдә ул Казанга әйләнеп кайтты һәм ерак сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
- Александр Михайлович, үткәнегезгә нинди максат белән юл тоттыгыз?
- Беренчедән, сугышта булган җирләрне күрәсем, сугышчан дуслар-полкташларым җирләнгән урыннарда буласым, аларны искә аласым килде. Тагын бер максатым - Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын бозып күрсәтүгә каршы яңа материаллар табу.
- Шундый гаҗәеп сәяхәткә чыгарга сезгә кем ярдәм итте?
- Сугышчан яшьлегем узган урыннарны күптәннән күрәсем килә иде. Шушы кабул булмас кебек тоелган теләгемне тормышка ашырырга ярдәм итүләре өченТатарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратниковага һәм эшмәкәр Антон Головинга рәхмәтем чиксез зур. Алар барысын да оештырды һәм миңа төрле яклап булышты. Мисал өчен, Антон ике якка да авиабилет бәясен түләде, Мәскәүгә кадәр озата барды, Берлинга очучы самолетка утыртты, чит илдә мин тукталачак кунакханәдә рус телендә сөйләшә белүче хезмәткәрләр булуын да кайгыртты. Германиядәге Россия фән һәм мәдәният үзәге, "Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" берләшмәсе, Германия татарлары җәмгыяте дә ярдәм итте.
- Үзегез кайчандыр фашизмнан азат иткән ил сезне ничек каршы алды?
- Елмаеп! Тегель аэропортында паспорт контроле үткәндә, "Нинди максатта килдегез ?" дип сорадылар. "Полкташларымның каберенә чәчәкләр салу өчен",- дидем. Тикшерүченең гаҗәпләнүе йөзенә чыкты. Паспортка тагын бер кат күз төшереп алды да, елмаеп, "Молодец!" диде. «Молодец икәнлегемне үзем дә беләм. Әнием дә шулай дип мактый иде мине», дип җавап бирдем. Немец, тирән хөрмәт күрсәтеп, мине алга үткәреп җибәрде. Аэропорттан чыгуга, каршыма көләч йөзле бер ханым килеп басты. "Исәнмесез, Александр Михайлович!" - диде ул миңа. Германия татарлары җәмгыяте вәкиле Венера Герасимофф-Вәгыйзова булып чыкты ул. Чит илдә булган көннәрдә мине даими кайгыртуы өчен аңа чиксез рәхмәтлемен. Минем өчен истәлекле булырдай урыннарны эзләп, Венера белән җәяү озак йөрдек. Ләкин немецлар башкаласы танымаслык булып үзгәргән. Мисал өчен, Гитлерның штабы һәм һава һөҗүменнән саклану урыны, рейхсканцелярия юкка чыгарылган. Минем рейхстагтагы автографым, әлбәттә, сакланмаган. Немецлар безнең язмаларны подвал һәм икенче һәм башка катларга менү юлындагы стеналарда гына бераз калдырган. Мин гаупвахтада утырган Александерплац буйлап та йөрдем. Шәһәр үзәгендәге Изге Мария чиркәвенә кереп, Германиядә һәлак булган совет солдатларының якты рухына шәм куйдым. Мин һәр җирдән сугыш вакытында узган урыннарны эзләдем, ләкин вакыт хәтеремдә калганнарның барысын да бетергән. "Кайда икән ул урам? Кайда икән ул йорт?" дигән сораулар күңелемә тынгылык бирмәде. Сугыш вакытында без Берлинга нәфрәт белән карадык, бөтен явызлыкның башы шунда иде кебек. Бүген шәһәр дөньядан төрле илләреннән килгән мигрантлар белән тулган. Хәзер анда немецларга хас чисталык һәм пөхтәлек сизелми инде.
- Сәфәрегезнең иң истә калган мизгелләре нинди булды?
- Алар бик күп. Берлинда, Гитлерның элеккеге бункеры булган урында, мәктәп укучыларын очраттык. Укытучылары аларга совет армиясеннән башка америкалылар һәм инглизләрнең фашизмны җиңә алмаячагы турында сөйли иде. Юлдашым Венера түзмәде һәм укучылар арасына кереп басты. Ул мине яшь немецлар белән таныштырды. Аларның миңа нинди зур хөрмәт белән карауларын күрсәгез иде сез! Кочаклап диярлек алдылар, автограф сорадылар, истәлеккә фотога төштек. Бу хакта үземнең яңа китабымда язачакмын әле. Полкташларым җирләнгән каберлекне Барута тирәсеннән таптык һәм чәчәкләр салдык. 2,8 мең ватандашымның мәңгелек йорты бу. Аларга мәңгелек дан!
- Үзегез өчен истәлекле булган тагын нинди урыннарда булдыгыз?
- Минем 1946-1949 елларда хезмәт иткән Виттенбергка бик барасым килгән иде. Пропуск пунктындагы сакчы янына килеп: "Дежур офицерны чакыр," дип әмер бирү турында хыялландым. Дежур чыга да, аңа дәһшәтле сугыш елларында биредә хезмәт итүем турында сөйлим. Казармаларны, ашханә, паркны карап чыгарга, кистәлеккә фотога төшәргә теләгем барлыгын белдерәм. Бу шәһәрчек шактый зур территорияне били иде. Берлин юлыннан без хезмәт иткән урынга борылышны да бүгенгедәй ачык хәтерлим. Юлдашым Дмитрий Гайсин белән машинада шул юлдан барабыз, әмма үз күземә үзем ышанмыйм, бернинди борылыш та, казармалар да юк, барысы да юкка чыккан. Дөрес, Брузендорфеда әсирлеккә төшкән Украина кызларын азат иткән кирпеч сарайны таба алдык. Шул тирәдә командирыбыз Чигринц яраланган иде. Аны коткару өчен бөтен экипажыбыз белән Баруттагы госпитальгә ашыгып чыгып киткән идек. Госпиталь янында йөзләгән яралы солдатның,сызланулардан каты ыңгырашып, операция өстәленә үз чиратын көтеп ятуларын хәтерлим. Яраткан командирыбызга операцияне тизрәк ясасыннар өчен тырыштык. Медикларга коньяк, консерва да бирдек. Ул госпитальне мин эзләп таптым, ләкин ул хәзер ташландык хәлдә, эченә үтеп булмый. Командирны чиратсыз операциягә керткән өчен әле бүген дә намус газабы кичерәм. Чөнки гомере кыл өстендә торган күпме яралы содат үз чиратын көтә иде бит...
- Көчле сугыш барган урыннарны таныдыгызмы?
- Ул урыннарда хәзер яңа биналар калкып чыккан, куаклар, урман үсә. Хәтта Польшага, 1945 елның мартында без чолганышта калган Лаубан шәһәрчегенә дә барырга туры килде. Сугыш вакытында монда тар гына юлдагы бер участок аша узарга кирәк иде. Ләкин ничек? Юлның бер ягында - тау, икенчесендә - сазлык. Тукталып калырга ярамый, чөнки өстән власовчылар ата. Шул вакыт штаб машинасы алга ыргылды. Аңа шунда ук ата башладылар. Полкташым Омелинның ачынып кычкырган тавышы әле хәзер дә колагымда яңгырый кебек. Янучы машинадан безгә таба йөгерә. «Мине үтерделәр, монда калдыра күрмәгез мине калдырмагыз!", - дип кычкыра. Алга барырга хәзер минем чират. Нишләргә? Барыр юлны ут ялкыны чолгап алган. Ни булса да булыр, дип уйладым да, алга ыргылдым, ут эченә барып кердем. Шул вакыт бронетранспортер нәрсәгәдер барып төртелде дә, юл читенә очты. Механик-йөртүченең, Устав буенча, машинасын ташлап калдырырга хокукы юк. Үзем гаепле, машинаны эштән чыгардым… Бәхетебез бар икән, безнең авиация мизгел эчендә барысын да "үтүкләде". Очраклылык белән генә исән калган ул урынны озак эзләдем. Аны тимер юл аша шәһәргә чыгу тирәсеннән таптым. Хәзер анда да яңа биналар төзелгән.
- Германиядә кемнәр белән очраштыгыз?
- Безгә каршы сугышучылар белән очрашырга бик теләгән идем, әмма барып чыкмады. Элекке дошманнарыбызга карата нәфрәт хисләре күңелдә күптән сүнгән инде. Немецлар үзләре дә ул сугышны искә төшерергә яратмый. Алар "асылынган кеше өендә бау турында сөйләмиләр", дигән принцип белән яши. Минем белән очрашуларында алар күбрәк Россиянең эчке сәясәте белән кызыксынды, ә совет солдатының үткәне белән түгел. Мине Россия Федерациясе илчелегендә кабул иттеләр, берничә җәмәгать оешмасында, музейларда булдым. Россия фән һәм мәдәният йорты китапханәсенә герой- якташыбыз Михаил Девятаев турында язган "Гасыр вакыйгалары үзәгендә" дигән китабымны һәм "Казанские ведомости" газетасынының сугышчан юлым басылган санын бүләк иттем. Мәскәүдән Германиягә килгән кино төшерү төркеме белән очрашу истә калды. Алар мине күп төшерделәр, әзер фильмны җибәрергә вәгъдә иттеләр.
- Германия истәлеге итеп нәрсә алып кайттыгыз?
- Бик кыйммәтле ил икән ул Германия. Шуңа да чыгымнарымны мөмкин кадәр киметергә тырыштым. Җәмәгать транспортында йөргәндә дә гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Мин бер көндә түләгән билет бәясенә Казанда ай буе йөрергә мөмкин. Сәфәрем истәлеге итеп, Берлин картасын сатып алдым. Хәзер аны көн саен карыйм, 1945 елда Берлин урамнары буйлап йөргән чакларны искә төшерәм...
- Казанга нинди кәеф белән кайттыгыз?
- Еллар буена йөрәгемдә йөрткән хыялымның чынга ашуына сөенәм. Полкташларымны искә алдым, Германиядә һәлак булганнарның якты истәлеген яңарттым. Тиргартен, Трептовпарктагы мемориаль комплекска һәм башка урыннарга чәчәкләр салдым. Әмма яшьлектә мин күргәннәрнең күбесе инде юкка чыккан, шуңа да сугышчан яшьлегемне искә төшереп, күңелемне кузгатып җибәрердәй мизгелләр азрак булды.
- Александр Михайлович, сезгә карыйм да, шатланып куям: өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, сез көр күңелле, энергиягез ташып тора,, китаплар да язасыз. Берлинны да икенче тапкыр яулап кайттыгыз! Киләчәккә планнарыгыз нинди?
- 90 яшьлек юбилеема "Бөек Ватан сугышы кайтавазы" дип исемләнгән хатирәләр китабын әзерләдем. Ул 2018 елда дөнья күрер дип өметләнәм. Анда Германиягә баруым турында язачакмын. 1945 елда фашизмны җиңсәк тә, бүген Көнбатышка мәгълүмати сугышта җиңелдек. Тәүлекләр дәвамында интернет челтәрендә утырган яшьләребез, барысы да түгел әлбәттә, ләкин күбесе Европаны гитлерчылардан америкалылар һәм инглизләр азат итте дип уйлый. Мине бу бик борчый. Аларга Берлин урамында үзем алган дәрес турында сөйләячәкмен.
Венера Якупова, «Казанские ведомости» газетасының баш редакторы. Фотоларны
Александр Малов тәкъдим итте.
Нет комментариев