Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында урак алдынгыларын бүләкләделәр

    Алтынсу төсендәге иген кыр­ларын иңләүче комбайн­нарны күрүгә, ирексездән күңелгә "Икмәк булса, җыр да була" дигән мәкаль килә. Табыннарыбыз­ны сыйлы, тормышларыбызны җырлы итүче игенче-механизаторлар алдында баш иеп, чын йөрәктән рәхмәт әйтәсе килә. Кайбыч игенчеләре 15 августка барлык мәйданнарның 85,1 процентында эш башкарды. Алар барысы да ихтирамга лаек, әмма алдынгылары башкалар өчен...

    "Сезнең хезмәтегез комбайнчылар өчен үрнәк булып тора. Сез - уңган игенче һәм үз эшегезнең остасы" дигән рухландыргыч сүзләр язылган Рәхмәт хаты һәм акчалата премия иң элек "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы комбайн­чысы Айрат Сафиуллин белән ярдәмчесе Айдар Миназовка тапшырылды. Алар экипажы - "Класс-Тукано" комбайнчылары арасында район буенча лидер, урак башыннан 15430 центнер ашлык суктырган.
    "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалыннан Васыйл Сибгатуллин белән ярдәмчесе, улы - Марсель "Акрос" комбайнчылары арасында беренче. Алар урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле 14173 центнер ашлык суктырган. Комбайн­нарында, башкаларны да алдынгылыкка өндәп, күчмә вымпел җилфердәячәк.
    - Кәефебез яхшы, мондый бүләкләүдән соң күңелләр тагын да күтәрелә, рәхмәт! - диде Васыйл Сибгатуллин.
    Үземнән чыгып әйтә алам, башкарган хезмәтне шул рәвешле бәяләү комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре өчен генә түгел, гаиләләре өчен дә дәрәҗә. Шактый еллар игенче-механизатор булган әтиемнең комбайнында флаг йөргәнен, аның алдынгылар сафында баруы өчен горурлык хисләре кичергәнемне хәтерлим. Ярдәмчесе булып эшләгән энем белән район газетасында фотолары чык­кач, дусларыма мактанганым да истә.
    "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы комбайнчысы Харис Хәбибуллинның гаиләсе дә, аеруча аның сигез яшьлек улы Динар шундый хисләр кичерә икән.
    - Кече улымның да олысы Дамир кебек ярдәмче булып эшләү теләге зур. Кызыксынуы көчле булса да, кечерәк шул әле, - диде үзләре эшләгән"Нью Холланд" кына түгел, районның барлык комбайнчылары арасында, урак башыннан 29201 центнер ашлык суктырып, беренче булган Харис Хәбибуллин.
    Әлеге филиалның тагын бер алдынгы комбайнчысы Альберт Лазерев та улы Андрей белән бүләк алды бу көнне. Алар урып-җыю башыннан 22431 центнер ашлык суктырып, "Класс Мега" комбайнчылары арасында беренчелектә бара. "Дон-1500" комбайнчылары арасында да "Ак Барс Кайбыч -3" җәмгыяте филиалы - лидер. Леонид Батманов һәм ярдәмчесе Александр Поляков экипажы исәбендә урып-җыю башыннан - 12469 центнер ашлык.
    - Алдынгыларның күбесе безнең филиалдан. Алга таба да шулай тырышып, марканы төшермичә эшләгез, егетләр! - диде филиал директоры Юрий Осипов.
    "Палессе" маркалы комбайннарны иярләүчеләр арасында алдынгылык "Подберезье" хуҗалыгыннан Алексей Торхеевта. Ярдәмчесе Юрий Ермолаев белән бергә тырышып һәм аңлашып эшлиләр. Урак башыннан алар 11680 центнер бөртек­ле культура суктырган.
    Фиргать Басыйров комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә, техникалары ватылмыйча, шушы темпта уракны төгәлләү бурычын куйды.
    Игенче-механизаторлар белән очрашып, аралашып кайткач, аларның күбесенең ярдәмчесе булып уллары эшләвен белдем. Кечкенәдән туган җирләре кырларында чыныгып үскән, төс-кыяфәтләре белән генә түгел, тырышлыклары белән дә әтиләренә охшаган Марсель, Дамир һәм Андрей киләчәктә үзләре дә алдынгы игенче исемен лаеклы йөртер әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: