Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында яшәүче 44 яшьлек әни белән 49 яшьлек әтинең улы туган

    Хәзерге заманда күп балалы гаилә булу, бигрәк тә алты сабыйга гомер бирү - сирәк күренеш. Багайдан Дмитриевлар - әнә шундый гаиләләрнең берсе. 10 декабрьдә Владимир белән Татьянаның алтынчы баласы - улы туган. Бу вакыйга моннан илле еллап элек булса, гадәти күренеш булыр иде, мөгаен. Ул заманда һәр гаиләдә диярлек биш...

    Дмитриевлар алтынчы баланы язмыш бүләге дип кабул итә. Чөнки, ни дисәң дә, яшьләре бар, алай гына да түгел, яшь дәү әни, дәү әти дә әле алар. Татьянага- 44, ә Владимирга - 49 яшь. Өлкән уллары Сергейга 25 тулган, кызлары Лариса белән Екатеринага - 24 һәм 22, Андрейга - унҗиде, ә Кристинага җиде яшь. Сергей, Лариса һәм Екатерина КФУда югары белем алган, метеоролог-эколог, психолог-логопед, физик-информатик белгечлекләрен үзләштергән. Андрей Апас аграр көллиятендә автомеханиклыкка укый, Кристина беренче класста белем ала. Тадҗикстаннан әбисенә кунакка кайткан унсигез яшьлек Татьянаның авыл егете Владимир белән язмышларын хәл иткән очрашулары Багайда була. Алар, бер-берсенә гашыйк булып ярты ел очрашып йөриләр дә, озакка сузмыйча, өйләнешәләр. Шулай итеп, яшь кыз гомерлеккә безнең якларда кала. Башта әти-әниләре белән яшиләр. Индустриаль-педагогика көллиятен тәмамлагач, Владимир Багай мәктәбендә физкультура һәм технология укыта. Туксанынчы елларда гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала туа, ә ун елдан соң бишенчесе дә дөньяга аваз сала. Ул чагында азык-төлек һәм башка төрле кирәк-яраклар сатып алу белән кыенлыклар була, хезмәт хакын берничә ай буена тоткарлыйлар. Күңел төшенкелегенә бирелмәү, эш сөючәнлек һәм ару-талу белмәс куллар ярдәмгә килә бу елларда. Авыл кешесе ризыкка тилмереп утырмый, чөнки ул бакча үстерә, абзар тутырып терлек-туар асрый. Балалар кечкенә булганда, яшь гаилә үз йортын булдырырга уйлый. Тадҗикстанда энергетика техникумында технологка укыган Татьяна, мондагы бер эштән дә курыкмый. Декрет яллары арасында фермада сыер сава. Ул чагында кечкенә балаларны каенанасы карый. Ә 2000 елда күптән көтелгән өй туе була.
    Ата-ананың яшәү рәвеше - тәрбиянең үзе. Балалар әти-әнисенең һәр эш-гамәлен үзенә сеңдерә, аны үрнәк итеп ала. Хезмәт яратучан Дмитриевлар белән дә шулай була.
    - Иң мөһиме - ир белән хатынның бер-берсен хөрмәт итеп яшәве, - дип уйлый гаилә башлыгы. - Үсә төшкәч, балалар кул арасына керә, йорт эшләрендә ярдәм итә башлады. Кичләрен без бергәләп спортзалга волейбол уйнарга бардык, кышын чаңгыда йөрдек. Алар барысы да кечкенәдән спорт белән дус булды.
    Бу чыннан да шулай: залдагы стенада төрле спорт ярышларында бирелгән күпсанлы медальләр урын алган. Аларны университетта укыган чагында Екатерина яулаган. Берьюлы өч студентны укыту җиңел булмагандыр, Дмитриевларга. Бу хакта сорагач, Владимир зарланмады, балаларының өчесе дә бюджет бүлегендә укыган. Ә гаилә башлыгы биш ел дәвамында Багай авыл җирлеге башлыгы, ике ел метеостанция начальнигы булып эшләгән, аннары кабат мәктәпкә кайта. Ләкин 2011 елда оптимальләштерү булгач, аны ферма мөдире итеп эшкә алалар.Хезмәт яраткан, кулыннан эш килгән кеше һәрвакыт үзенә урын таба ул.
    Зур гаиләбезне тәэмин итәргә кирәк бит, шуңа күрә хуҗалыгыбызда терлекләрнең баш санын арттырырга булдык. Безнең икешәр баш сыер, үгезебез һәм өч-дүрт дуңгыз баласы бар иде инде. Башта сыерларны өч, башка аннары дүрткә җиткердек, өченче ел алар бишәү, ә быел алтау булдылар, - диде шәхси ярдәмче хуҗалыкның зур ярдәм булуына инанган гаилә башлыгы.
    - Терлек карарга Андрей ярдәм итә, ә Татьянаны без хәзергә бу эштән азат иттек, чөнки мәшәкатьләре артты. Көнгә өч тапкыр берәр сәгать дәвамында терлекләр янында кайнашабыз. Җәй көне үз көчебез белән печән әзерлибез. Хөкүмәт һәр баш терлек саен биргән өчәр мең сум акчага фураж алдык. Моннан тыш, Сабантуйда безгә савым аппараты тапшырдылар, алар бездә хәзер икәү булды. Эшебез күпкә җиңеләйде.
    Дөрес, зур хуҗалык күп көч сорый. Ир белән хатынның килешеп, уртак тел табып яшәве нәтиҗәсендә генә гаилә чәчәк ата, балалар үзләрен бәхетле тоя һәм зур хуҗалык алып барып була. Гаилә һәм балаларны никадәр күбрәк яратсаң, әлеге мәхәббәт үзеңә шулкадәр күбрәк кире кайта. Һәрчак елмаеп торучы, үз яшеннән күпкә яшьрәк күренүче Татьяна - уңган хуҗабикә. Ашарга пешерергә, кер юарга, җыярга-юарга - тормыш иптәше, әни һәм дәү әнинең мәшәкате азмыни? Болардан тыш, ул авыл китапханәчесе дә әле. Сабые йоклаган арада, Татьяна да безнең әңгәмәбезгә кушылды:
    -Эштән курыкмасаң, сыер асрауның файдасы бар. Сөтне литрын 20 сумнан эшмәкәр Рафаэль Щукинга тапшырабыз. Элегрәк безнең авылга көн аралаш килсә, хәзер сөтне көн саен иртән сәгать биштә җыя, -ди ул. -Бездән тыш Багайда Груздевлар, Корсаковлар, Яковлевлар, Ивановлар да күпләп сыер асрый. Һәр сыердан көненә 40-50 литр сөт тапшырабыз, җәй көне күбрәк - алтмыш литр була. Ел фасылына карап, сөт сатып, гаилә бюджетын шактый тулыландырырга була: аена 25-30 мең сум акча кереп бара. Сөт, эремчек, ит табыннан өзелми, балаларыбыз сыйфатлы ризык белән туклана.
    Биш бала тәрбияләп үстерүче үрнәк ана буларак, 2011 елда Татьянаны «Ана даны» медале белән бүләкләгәннәр. Татьяна белән Владимир кызлары Екатеринага баласын, оныклары Машаны да үстерергә ярдәм итә. Балаларның бөтен уңайлыклары булган иркен бүлмәсе бар. Зал уртасында - төрле төсле утларын балкытып чыршы утыра. Яңа елда, башка бәйрәмнәрдәге кебек, гаилә бердәм булып бер табын артына җыелыр. Менә шундый ныклы һәм тырыш гаилә яши Багайда. Авыл нәкъ менә шундыйларга таяна.
    Ә ике атна элек кенә якты дөньяга аваз салган нарасыйга Егор дип исем кушканнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: