Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында яшәүче ветеран тормыш иптәше белән яңа йортка күчте

    Күптән түгел Олы Кайбыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Каюмов тормыш иптәше Әбәдия апа белән сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту буенча махсус программа нигезендә төзелгән яңа өйгә күчте.

    Ветеранның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, төзелеш оешмасының җитештерү-техник бүлеге начальнигы Леонид Кужнуров та килгән иде.

    - Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен без барысын да эшләргә әзер. Сез безгә тынычлык бүләк итүчеләр, - диде район башлыгы йорт ачкычын тапшырганда. -Гайнетдин ага, сезгә бу нигездә гаиләгез белән бәхетле гомер кичерергә язсын.

    Мул итеп әзерләнгән табын артында сугыш ветераны кунакларга үзенең тормыш юлын сөйләп үтте.

    - Яңа йортта бөтен уңайлыклар да бар. Бүлмәләре дә иркен, якты, су, газ кергән. Илебез, районыбыз җитәкчеләренә безне шулай кайгыртулары өчен тирән рәхмәт. Төзүчеләр дә тырышкан, алар төзелеш барышында минем теләкләрне дә искә алды, - диде сугыш ветераны ихлас күңелдән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: