Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча үзара тикшерү үтте

    Уңышка нигез салу чоры, ягъни язгы чәчү кампаниясе дә таулар артында түгел. Бик тиздән, назлап караган кояш нурларына түзә алмыйча, басу- кырларда яткан кар эреп бетәр дә, районыбызның уңган механизаторлары язгы кыр эшләренә керешер.

    Иксез-чиксез булып тоелган иген басулары тракторлар гөрелтесенә күмелер. Чәчүне вакытында һәм нәтиҗәле үткәрү өчен авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларның төзек булуы мөһим. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкчелегендәге комиссия район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә барлык хуҗалыкларның техника паркларында булып, кыр эшләренә әзерлек буенча үзара тикшерү үткәрде. Кайсы гына хуҗалык паркына барма, барысында да "Без әзер!" дигән сыман рәт- рәт итеп машина-тракторлар һәм тагылма агрегатлар тезелгән. Комиссия аларның ни дәрәҗәдә сыйфатлы ремонтлануын карап кына калмыйча, авыл хуҗалыгы техникасы паркларының чисталыгы, техника куркынычсызлыгы буенча хезмәтнең торышы белән дә танышты. Шулай ук эш планнары, кыр эшләре барышында механизаторларга хезмәт хакы түләү, чәчүлек орлыкның сыйфатын, аларга тиешле документацияне, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителешне дә карадылар. Министр урынбасары Николай Титов игенче-механизаторларның хәл-әхвәлләрен сорашты, аларның медицина күзәтүе буенча эшнең торышы белән дә кызыксынды. - Машина-тракторларга техник күзәтү үткәргән кебек, механизаторлар да, шулай ук терлекчеләр дә кимендә елга бер мәртәбә сәламәтлеген тикшертергә тиеш. Бераз гына авырып тору да куркыныч чирләр килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин, - диде ул һәм хезмәтне яклау мәсьәләсенең дә мөһим булуын ассызыклады. - Һәр шимбәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеорежимда узучы киңәшмә саен сүзне нәкъ менә хезмәтне яклау мәсьәләсеннән башлыйлар. Язгы кыр эшләрен хәвеф-хәтәрсез генә уздырып җибәрик. Производствода имгәнүләргә юл куелмасын. Комиссия "Яңа юл", "Подберезье" хуҗалыкларының һәм "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче, икенче һәм өченче филиалларының авыл хуҗалыгы техникасы паркларында булып, механизаторлар белән аралашканнан соң, Ульянково авылы клубында йомгаклау җыелышы үткәрелде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин язгы кыр эшләренә әзерлеккә уңай бәя бирде. - "Ак Барс" холдингына кермәгән хуҗалыкларда да, алдагы еллар белән чагыштырганда, быел алга китеш күзәтелә, - диде ул. - Безнең максат - вакытында старт алып, бердәм рәвештә чәчү эшләрен башкарып чыгу. Моңарчы игенче-механизаторларыбыз сынатмады, алга таба да һава шартлары уңай булып, тырышып эшләрбез дип ышанам. Комиссия җитәкчесе Николай Титов үзара тикшерүнең гомуми нәтиҗәләре белән таныштырды, киңәшләрен бирде. Алда торган зур эшләрдә уңышлар теләде.- Кайбыч халкы эшли ала һәм эшли белә, сездә тырыш кешеләр яши! - диде ул. Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче һәм өченче филиалларына 38,5 балл куелды. Әлеге җәмгыятьнең беренче филиалына 37,5 балл бирелде. "Яңа юл", "Подберезье" хуҗалыклары эшен 37 шәр балл белән бәяләделәр. Тулаем алганда районга уртача 37,7 балл куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: