Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында юл хәрәкәте иминлегенең торышы нинди?

    Юл хәрәкәтен имин итү - көн кадагында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Хәзер юлларда машиналар күп йөри, шәһәр урамнарында техника ташкыны диярсең. Мондый шартларда бернинди һәлакәтләргә дә юл куймау руль артында утыручыларның юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәвенә бәйле. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең бу атна...

    Татарстан Премьер-министры урынбасары - респуб­лика Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров рәислегендә узган бу киңәшмәдә әйтеп узылганча, юл һәлакәтләренең күбесендә машина йөртүчеләр үзләре гаепле, шул сәбәпле, күпме гомерләр вакытсыз өзелә, бик күп­ләр авыр тән җәрәхәтләре ала, гомерлеккә гарип булып кала. Киңәшмәдән соң Кайбыч полициясе ЮХИДИе начальнигы Фирдүс Тимершин белән үткәргән әңгәмәбездә дә без моның шулай икәнлегенә инандык.
    - Узган елның 12 аенда районда юл йөрү кагый­дәләрен бозуның 2584 очрагы теркәлде һәм шуның 943е тизлекне арттыруга бәйле. Куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр саны да югары, былтыр шундый 382 очрак күзәтелде. Каршы яктагы хәрәкәт полосасына чыгу очраклары да 2014 елгы күрсәткечтән артыграк. Юлларда машиналар бәрелешү, кешеләр үлеменә китергә төп сәбәпләр дә нәкъ менә шулар. Бу урында шуны ассызыклап әйтәсем килә: шофер, ашыкма, сине өйдә көтәләр! - диде ул. - Ә гомумән алганда, узган ел безнең район территориясендә дүрт кешенең гомерен өзгән, унике кешенең төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуына китергән ун юл-транспорт һәлакәте булды. Ә матди зыян китергән юл һәлакәтләренең саны - 89.
    Кызганыч, юллардагы аварияләрнең кайберләрендә исерек шоферлар гаепле. Ел әле башланды гына, безнең районда эчкән килеш руль артына утырган өч кешене тоткарларга да өлгергәннәр. Аларның берсе район җәмәгать суды каршысына баскан инде: ул ел ярымга машина белән идарә итү хокукыннан колак каккан, өстәвенә 30 мең сум күләмендә штраф та сукканнар. Калганнарын да гадел хөкем көтә. Исереккә диңгез тубыктан, диләр бит. Юлларда поста торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре аларны вакытында туктатмаса, моның ахырының бик аяныч төгәлләнүе ихтимал бит, югыйсә. Кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрүчеләрнең гомерләрен дә куркыныч астына куя алар.
    Район ЮХИДИе хезмәткәрләре профилактик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Шул максатта район мәктәп­ләренә, балалар бакчаларына очрашуларга баралар. Кышкы каникуллар алдыннан инспекторлар Фирдүс Тимершин белән Илфат Әхмәтов Иске Тәрбиттәге "Гөлбакча", Кече Кайбычтагы "Сандугач" балалар бакчасында нәниләр белән очрашып кайтканнар. Бу атнада Олы Подберезье мәктәбенә барырга җыеналар. Иске Тәрбиттә тәрбиячеләр Люция Петухова белән Гүзәл Вахитова үткәргән "Юл йөрү әлифбасы" дәресендә безгә дә булырга туры килде.
    - Безнең максатыбыз - балаларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Дәрестә юл билгеләре, сфетофор макетын да файдаландык, - диде Люция Николаевна.
    Бу көнне Ксюша, Коля, Эммалар инспектор абыйларына светофорда яшел ут янганда гына юл аша чыгарга, велосипед белән теләсә кайсы урында йөрергә ярамаганлыгы, юлларда сак булырга кирәклеге турында сөйләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: