Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районындага иң төзек авыл кайсысы?

    Район авылларында отчет җыелышлары дәвам итә. Җомга көнне әлеге җыелыш Кошманда узды.

    Районыбыздагы иң төзек, иң матур авылларның берсе. Биредә, Урсак урман хуҗалыгын да кертеп, 228 хуҗалыкта 813 кеше яши. Урта мәктәп, берничә кибет, клуб, Югары һәм Түбән Кошманның һәр икесендә дә мәчет эшли. Көз көне бер-бер артлы бөтен уңайлыклары булган фельдшер-акушерлык пункты, мәдрәсә файдалануга тапшырылды. Иң мөһиме - юлы бар.

    Кошманның әйбәт авылларның берсе дигән даны, билгеле инде, күктән төшмәгән. Бу - авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаның халык белән уртак тел табып, булсынга эшләвенең нәтиҗәсе. Моның шулай икәнлеген төрле критерийлар буенча үткәрелеп килгән рейтингта беренче урында барулары да раслый. Биредә яхшы якка үзгәрешләр күп. Әйтик, узып киткән елда бер башняны тоташтырганнар, зиратның бер ягын төзекләндергәннәр. Якын киләчәктә өч зиратны тиешенчә төзекләндерергә ниятлиләр. Мөһим мәсьәләләрнең берсе - су белән тәэмин итүче бер башняны алыштыру.

    Көнкүреш шартлары ничек кенә алга китмәсен, тормышта борчу-мәшәкатьләр булмый тормый һәм авыл халкы мондый җыелышларга шундый сорауларга җавап табарга дип килә. Авыл җирлеге башлыгының хисабын һәм мәктәп директоры Илмас Хәмидуллинның чыгышын тыңлаганнан соң, халык җитәкчеләргә үзен борчыган сорауларны бирә башлады. Алар юлга, суга, җир пайлары өчен салым һәм аренда бәясен түләүгә кагылышлы иде.

    Сорау бирүчеләрнең һәрберсенә җыелышта төпле җавап бирелде.

    Ахырдан, җыелышны йомгаклап, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин болай диде:

    - Чыннан да, иң әйбәт авылларның берсе бу. Иң яхшы ферма - Кошманда, иң күп сөтне кайда савалар? Кошманда! Моның өчен тырыш халкыма тирән рәхмәтемне белдерәм. Ә инде юл һәм су проблемасын чишеп булмаслык мәсьәлә дип санамыйм. Районыбызда барлыгы 58 авыл. Каргалы, Малала дигән авылларны ишетеп беләсез булыр?! Надеждинога юл юк. Анда да шундый ук кешеләр яши. Өйләребез җылы, утлар әйбәт яна, программалар эшләп торса, юлсыз авыллар калмас.

    Берничә көн узса да, Кошмандагы җыелышта яңгыраган бер сорау баштан чыкмый. Йомшак итеп әйткәндә, бу хәлгә гаҗәпләндем. Ул да булса - су җитмәү сәбәбе. Су катмасын өчен, кыш көне кайберәүләр кранны ачык килеш калдыра икән. Моңа гаҗәпләнүче, бер мин генә булмадым, билгеле. Менә сиңа динле авыл?! Тик бу хәлгә озакламый чик куярга уйлыйлар.

    Ел дәвамында Кошманда сигез никах теркәлгән. Җиде бала туган. 22 кеше бакыйлыкка күчкән. Аерылу очраклары булмаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: