Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районындагы һәйкәлләр төзекләндерү таләп итә

    Район Советының утырышлар залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек максатыннан комиссия утырышы узды.

    Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев билгеләп узганча, Кайбычның шактый авылларындагы һәйкәл­ләр инде алтмышынчы елларда ук сафка баскан һәм бүгенге көндә төзекләндерү таләп итә.

    - Әлеге һәйкәлләргә яңа сулыш өрү, яңарту - төп максатыбызның берсе булырга һәм без аны тормышка ашы­рырга тиешбез. Авыл җирлекләре башлыкларының да бу эштә башлап йөрүчеләр булуы кирәк. Илебез, киләчә­гебез тынычлыгы өчен үз гомерләрен аямыйча сугышкан, яу кырында башларын салган якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Алар исеме мәңгелек. Яшь буын да батырларыбыз, ветераннарыбыз хакында белеп үссен иде, - дип үз фикерен җиткерде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

    Киңәшмә барышында ветераннарыбыз тормыш-көн­кү­реше, проблемалары хакында, аларны хәл итү, яр­дәм күрсәтү буенча да фикерләр яңгырады

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: