Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районыннан Бөек Ватан сугышына 10 меңнән артык кеше киткән

    Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 28 апрельдә Татарстанның төрле районнарында яшәүче 17 ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы» медальләрен тапшырды.

    Республика үсешенә зур өлеш кертүчеләргә Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре бирелде. Бу көнне Президент кулыннан барлыгы 62 кеше бүләк алды. Татарстанда ветераннарга хөрмәт зур, безнең арадан киткәннәрне зур игътибар белән искә алалар. Республика халкы, Җиңү көнен якынайтуда яу кырында гына түгел, тылда да зур өлеш кертте. Татарстанда туып-үскән 186 каһарман - Советлар Союзы Геройлары.

    1941-1945 елларда безең якташлар Ватанга тугрылык, хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек үрнәге күрсәтте.

    Илебездә Бөек Җиңү язы тантана итә, менә 70 ел инде без тыныч тормышта гомер кичерәбез. Сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Районыбыз тарихына багышланган «Туган җирем - Кайбычым» китабыннан алынган мәгълүматларга караганда, Кайбыч районыннан Ватан сагына 10 меңнән артык кеше китә. Шуларның биш меңнән артыгы туган якларына кире әйләнеп кайтмый, мәңгелеккә яу кырында ятып кала. Кызганыч, ветераннарның гына саны кими бара. Бүгенге көндә районда 26 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

    - Ветераннар, тыл хезмәтчәннәренең барысы да кадерле безгә. Алар даими игътибар үзәгендә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган акыллы сәясәт нигезендә райондагы ветераннар, ирләре сугышта яки аннан кайткач вафат булган тол хатыннарга уңайлыклары булган йортлар төзелде. Безнең бүгенге тыныч тормышыбызга сугыш ветераннары һәм тыл каһарманнарының фидакарьлеге белән ирешелде. Без ул чор авырлыкларын кичергән буын алдында да, ил азатлыгы өчен башларын салган якташларыбыз рухы алдында да баш иябез, - дигән иде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бездә яшәүче ветераннарга юбилей медальләрен тапшырганда.

    Шунысы куанычлы, үзара бердәмлек, яшьләрнең өлкәннәргә ихтирамы кебек төшенчәләр буыннардан буыннарга күчә, дип билгеләп үтте ул.

    Кече Мәме авылының бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов та һәр очрашуыбызда сугыш хатирәләрен искә ала.

    - Без - әле дөнья күрергә дә өлгермәгән үсмерләр, 18 яшебез тулуга, ил азатлыгын сакларга киттек. Әмма без сынатмадык, илгә Җиңү алып кайттык. Бәйрәмнәрдә генә кия торган костюмым тулы орден-медальләр, мин аны сандыкта кадерләп саклыйм. Узган ел 9 Май уңаеннан һәм быел Ватан сакчылары көне алдыннан Кремльгә Татарстан Президенты белән очрашуга алып бардылар. Президент белән икәү бергә төшкән фото өебезнең түрендә эленеп тора. Улым Юрий исә Әфганстанда интернациональ бурычын үтәде, аның да Хөкүмәт биргән бүләкләре күп, - диде ул.

    Иске Чәчкаб авылында яшәүче сугыш ветераны Зиннәт Заһидуллинның да хәтере яхшы. Авылларыннан фронтка 164 кешенең китүе, аларның 58енең генә кире әйләнеп кайтуы, хәзер инде өчәү генә калулары турында сөйләде ул безгә.

    Тыл хезмәтчәннәре дә ул авыр елларны бүгенгедәй хәтерли. Олы Кайбычта гомер кичерүче 90 яшьлек Разия апа Хәкимҗанова бүгенге тормышка шатланып туя алмый:

    - Авыр чаклар артта калды инде. Кышкы салкыннарда окоп казуы бер дә җиңел булмады. Халык бердәм иде, шуңа да җиңде безнекеләр. Бөтен уңайлыклары булган ветеран йортында яшим, картлык көнемдә шулай яңа йортка күченербез дип, уйлап та карамаган идем.

    Сугыш һәм хатын-кыз сүзен һич кенә дә янәшә куеп булмаса да, бу - чынбарлык. Бәрлебашыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, зенитчы Евдокия Вакатова әнә, кулына корал тотып, 1945 елның маенда Берлинга кадәр барып җиткән.

    - Сугыш - ул коточкыч әйбер. Ул беркемне дә - ирләрне дә, хатын-кызларны да, балаларны да аямый. Мин сугыш михнәтләрен үз күзләрем белән күрдем. Фронтка 1943 елда киттем, башта Курск шәһәрендә зенитчы-пулеметчылар курсларын үттек, аннан Беренче Белоруссия фронтына озаттылар. Полк белән немец җиренә кадәр барып җиттек, - диде ул. Сугыштан исән-сау ничек кайтып җитә алдым икән дип, хәзер дә уйланып куям. Ул чорларны чагылдырган фильмнарны еламыйча тыныч күңел белән карый да алмыйм. Җиңүнең 70 еллыгын да каршы алырга насыйп булды менә. Минем өчен яңа туган һәр тыныч көн бәхет ул. Ялгыз яшәсәм дә, мине күршеләрем дә, мәктәп укучылары да бер дә ярдәмнәреннән ташламый.

    Ветераннарның, сугыш чоры балаларының кайсысы белән генә аралашма, барысының да теләге бер: сугыш уты бүтән беркайчан да кабынмасын, ил-көннәребез тыныч булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: