Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районының 25 еллыгына багышланган йөзү буенча ярышта күчмә кубок Олы Кайбыч мәктәбендә

    30 гыйнварда "Салават күпере" спорт-сәламәтләндәрү комплексында Кайбыч районының 25 еллыгына багышланган йөзү буенча районара ярыш үтте.

    Бәйгедә Кайбыч, Апас, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары командалары катнашты. Ярышларда 2002-2003 елгы кызлар, малайлар 100 метрга, 2004 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар һәм малайлар 50 метрга йөзүдә көч сынашты. Шулай ук, ике кыз, ике малай катнашында эстафета ярышлары булды. 100, 50 метргы йөзүдә җиңүчеләрне тулырак газетадан укый аласыз. Эстафетада Чүпрәле районы командасы - беренче урынны яулады. Олы Кайбыч һәм Мәлки мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Районара ярышларда гомум командалар буенча Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы җиңү яулады һәм күчмә кубокка, медальләргә лаек булды. Икенче урында - Буа, Чүпрәле командасы - өченче.


    Шул ук вакытта район мәктәмләре арасында ярыш барды. Барлыгы ун мәктәптән командалар катнашты. Олы Кайбыч урта мәктәбе - беренче, Мәлки төп мәктәбе - икенче, Иске Тәрбит урта мәктәбе командасы - өченче урында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: