Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның иң өлкән кешесе - 100 яшьлек әби Олы Тәрбит авылында яши!

    Олы Тәрбит авылында яшәүче Александра Волкова- гасыр яшьтәше, аңа 31 декабрьдә 100 яшь тулды. Хәер, туганнары сөйләве буенча, әбигә йөз яшь алмагачлар чәчәк аткан көннәрдә үк тулган булырга тиеш. Документлары югалгач, туган көнен 31 декабрь дип яздырткан. Йөзьяшәр әбине тәбрикләргә килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа иң изге теләкләрен җиткерде:

    -Александра Федотовна- Кайбыч районының иң өлкән кешесе. Юбилярларны күп котларга туры килсә дә, йөз яшьлек кешене әле беренче тапкыр гына котлавым.Төрле авыр елларның шаһиты булган әбинең шулай озын гомерле булуы сокландыра,- диде Альберт Рәхмәтуллин.- Александра апага Россия һәм Татарстан Президентлары да котлау хатларын җибәрде. Без аңа якыннары хөрмәтен тоеп, әле күп еллар яшәвен телибез.

    Александра апа Казанда укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Бәрлебашында, Олы Тәрбиттә башлангыч классларга белем биргән.

    Юбилярны район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов, авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин, туганнары, балалары, оныклары котлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: