Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районының тагын бер юбиляры Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын алды

    Россия Президенты Владимир Путинның чираттагы котлау хаты бу юлы Салтыйган авылында яшәүче Әлфия апа Сәлаховага адресланган иде. Аңа әле шушы көннәрдә генә 90 яшь тулды.

    Әлфия апаны олуг юбилее белән котларга һәм Президент, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырырга өенә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова килгән иде.
    - Сезнең буын кешеләре тормышның ачысын-төчесен күп күрсә дә, авырлык­лар алдында сынмаган, бөгелмәгән, илгә Бөек Җиңүне якынайту өчен, көн-төн армый-талмый эшләгән. Россия Президенты мондый рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатларны илебезнең барлык 90 яше тулган кешеләренә дә җибәрә. Чөнки нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән ул кыенлыклар. Сез - илебезнең иң кадерле кешеләре, - диде Фатыйма Бикбова бүләкләрне тапшырып.
    Бәйрәм хөрмәтенә Багайда яшәүче улы Ришат һәм килене Әлфия зур табын әзерләгән иде. Каенанасын һәм кадерле дәү әниләрен котларга Федоровскоеда яшәүче килене Гөлкәй дә уллары Илсур һәм Алмаз белән килгән иде. Оныгы Алмазның зур чәчәк букеты белән килеп керүен күргәч, юбилярның йөзе тагын да яктырып китте.
    - Рәхмәт, улым, - диде ул, -чын күңеленнән шатланып. - Әйе, дөрес әйтәсез, тормыш безгә җиңел бирелмәде. Бала чагыбыз - колхозлашу, үсмер чорыбыз каһәрләнгән Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Сугыш башланганда миңа унбиш кенә яшь иде әле. Әтием, абыйларымны бер-бер артлы фронтка алдылар. Ирләрсез авылда колхоз йөген тарту хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә төште. Унҗиде яшемнән бригадир итеп куйдылар. Яшь дип тормадылар, сүземне тыңладылар. Бүгенге чор кешеләренең ветераннарны, сугыш чоры балаларын онытмавы, җитәкчеләрнең игътибарын тою - минем өчен зур куаныч. Рәхмәт аларга! -диде юбиляр.
    - Әтием Мәхмүт фронтка 1944 елда киткән, туган авылына тугыз елдан соң гына исән-сау әйләнеп кайт­кан, - дип сүзгә кушылды Әлфия апаның улы Ришат. 1953 елда өйләнешәләр дә, бәхет эзләп, Свердлов өлкәсенең Азбест шәһәренә китәләр, эшкә урнашалар. Абыем Ринат белән мин шунда туганмын. Салтыйганда әби-бабаларыбыз картайгач, 1962 елда кире авылга әйләнеп кайталар. Әти колхозда төрле эштә йөрде, соңрак завхоз, аннан соң терлекчелектә эшләде. 1994 елның февралендә бакый дөньяга күчте. Әни ындыр табагында склад мөдире, заправщик булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Абыем Ринат армиядән кайткач "Путь к коммунизму" колхозында мастерской мөдире, баш инженер, портком секретаре, соңрак Федоровскоеда хуҗалык җитәкчесе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә инженер, аннан сельхозтехникада җитәкче булып эшләде. Тормыш иптәше Гөлкәй белән өч улларын - Илсур, Алмаз, Булатны үстерделәр. Абыем 2003 елда безнең арадан мәңгелеккә китте. Әни бу югалтуны бик авыр кичерде. Минем дә эшчәнлегем авылга хезмәт итүгә бәйле булды. Тормыш иптәшем Әлфия озак еллар Багай авыл җирлегендә секретарь булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Ике кыз - Гөлнара белән Динараны үстердек. Әнинең хәзер биш оныгы, алты оныкчыгы бар.
    Хәзерге вакытта Әлфия әби Сәлахова Салтыйганда үзе генә яши. Якыннары хәл белешеп китәргә гел җаен табып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: