Кайбыч сырхауханәсендә бәби табучылар артырмы?

Кайбыч үзәгендәге сырхауханәдә елдан-ел уңай шартлар тудырыла баруына без барыбыз да игътибар итәбез. Районга эш визиты белән килгән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, сырхауханә белән танышкач, аның шәһәрдәге кайбер дәвалау учреждениеләреннән дә яхшырак булуына әйткән иде. Хәзер анда бала тудыру бүлегендә ремонт дәвам итә. Бу, бәлки, бала табучыларның да...
Биредә әле хәзер дә авыруларга һәм медицина хезмәткәрләренә уңайлы шартлар тудыру өчен капиталь ремонт алып барыла.
- Быел безгә ремонт һәм җиһазлар сатып алуга республика бюджетыннан 25 миллион сум акча бүлеп бирелде, - диде үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимагомед Магомедов. - Хәзерге бала тудыру бүлеген ремонтлыйлар. Монда беренче катта да, икенче катта да, терапия бүлегендә дә ремонт ясалачак. Стеналар гипслы картон белән тышлана, электр, суүткәргеч, җылыту системасы, тәрәзәләр алыштырыла, вентиляция, сигнализация куела. Ремонт эшләре дәвам итсә дә, бер бүлектә дә эшне туктатмадык. Эш урыннары матур, җиһазлары заманча булгач, медикларга да уңайлы.
Халык сәламәтлеген кайгырту район җитәкчелегенең иң өстенлекле мәсьәләләренең берсе дип әйтергә тулы нигез бар. Сырхауханә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү өчен миллион сумнар һавадан төшми, бу - республика җитәкчелеге алдында мәсьәләне кабыргасы белән куя белү нәтиҗәсе. Шуңа да баш врач район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтле. Врачлар белән тәэмин ителеш тә яхшыра бара. Шулай да терапевт, теш врачы, педиатр, психиатр-нарколог кирәк әле. Врач-лаборант, стоматолог белән сөйләшүләр алып барылган инде, хәзер алар кайтуын көтәләр.
- Күргәнегезчә, эш фронты җитәрлек. Безнең егетләр биредә беренче елын гына эшләми. Һәр эшне сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз. Сырхауханә җитәкчелеге моңа кадәр безнең эштән канәгать булды, шуңа киләчәктә дә сынатырга исәп юк, - ди төзүчеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3000
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.38500
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”15200
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.22700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.72400
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.48500
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.41700
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.10800
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.22800
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.43800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.96800
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.16200
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.36300
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.45000
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика