Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч табибы яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк кулланырга, җәяү йөрергә киңәш итә

    Бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары авырулары дөньяда беренче урында тора. Шунысы аяныч, соңгы арада әлеге авырулар яшьләрдә дә еш күзәтелә һәм авыр нәтиҗәләргә китерә. Бу хакта без район үзәк сырхауханәсе табибы Гөлнара Сафиуллина белән әңгәмә кордык.

    - Йөрәк-кан тамырлары авырулары булмасын өчен дөрес туклану мөһим. Эре итеп тарттырылган оннан пешерелгән ипи ашарга киңәш ителә, чөнки анда клетчатка күп. Ул холестеринны үзенә җыя һәм аны организмнан чыгара. Димәк, атеросклероз барлыкка килү акрыная. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз, аларда йөрәк өчен кирәкле микроэлементлар һәм витаминнар бар. Терлек майларыннан баш тартып, үсемлек мае куллану киңәш ителә. Иң яхшысы - зәйтүн һәм җитен майлары. Диңгез балыгы һәм диңгез продукт­лары турында да онытмагыз. Алар атеросклерозны кисәтүгә булышлык итә. Кайнамаган су эчегез, чөнки кайнаган суда кальций азрак кала һәм бу йөрәк-кан тамыр­лары авыруларына китерә. Тозны азрак кулланырга тырышыгыз, ләкин аннан бөтенләй баш тартмагыз. Шулай ук профилактика максатында җиңелчә генә туклану көннәре үткәрергә мөмкин. Мәсәлән, көн дәвамында яшелчә һәм җиләк-җимеш­ләр генә ашагыз яки кефир эчегез. Көненә дүрт тапкыр ашагыз, кичке ашны йокларга өч сәгать кала ашарга тырышыгыз.
    - Аңлавымча, йөрәк-кан тамырлары авырулары турында сүз барганда спорт һәм саф һава турында да онытмаска кирәк?
    - Әйе, көндә саф һавада йөрү бик файдалы. Моның өчен вакытыгыз җитми икән, эшкә җәяү барыгыз һәм кайтыгыз. Физик күнегүләр ясагыз. Алар уртача авырлыкта һәм төрле-төрле булырга тиеш. Йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульт һәм инфаркт бакча эшләре башланган чорда аеруча еш күзәтелә. Исегездә тотыгыз: әкренләп, организмны ял иттереп эшләргә кирәк! Шулай ук йокы режимына да игътибар итегез, күп йоклау начар, йокы туймау да әйбәт түгел. Стресс китереп чыгаручы һәм конфликтлы ситуацияләрдән сакланыгыз.
    - Дөрестән дә, артык мәгъ­лүмат - организм өчен зур йөк, без моны тоймыйбыз гына. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау өчен тагын нинди киңәшләрегез бар?
    - Артериаль кан басымын контрольдә тотыгыз. Һәр йортта аны үлчи торган тонометр булу мөһим. Гәүдә авырлыгына игътибар итү дә сорала, артык авырлыктан котылырга тырышыгыз. Холестеринны һәм канның оешучанлыгын да тикшертеп торырга кирәк.
    Яшь олыгая барган саен, организмда магний һәм кальций кими. Бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла, чөнки аларда гормональ үзгәрешләр башлана. Әлеге дефицит шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин. Аларны профилактикалау максатында 40 яшьтән узган һәр хатын-кыз магний һәм кальций препаратларын кабул итәргә тиеш. Әлеге гади генә профилактика чаралары сезгә төрле күңелсезлекләрне булдыр­мый калырга ярдәм итәчәк. Саулыгыгызны саклагыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз!
    - Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: