Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Кайбыч таңнары» – барыбызныкы да

    "Кайбыч таңнары" газетасына язылу кампаниясе вакытында авыллардагы укучыларыбыз янына барып, алар белән күзгә-күз очрашып аралашуны матур традициягә керттек.

    Мондый аралашу журналистлар өчен файдалы: газетага яздыртабыз,укучыларыбызны барлыйбыз, яңаларын табабыз, кызыклы язмышлы, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче кешеләр бе­лән очрашып, алар турында газетага язабыз, кыскасы, бай мәгълүмат туплап кайтабыз. Авылларда да безне халкыбызга хас киң күңеллелек, ачык йөз белән каршы алалар, яшәешләре бе­лән таныштыралар. Әнә шулай мәкаләләребез аша социаль чынбарлыкны яктыртабыз. Һәр басма матбугатның үз аудиториясе булган кебек, "Кайбыч таңнары"ның да үз йөзе бар: без киң катлам укучылары өчен иҗат итәбез. Газета битләрендә рәсми, юридик, мәдәният, мәгариф, медицина, хокук саклау, авыл хуҗалыгы, төзе­леш­ләр, күчемсез милек, дин, әдәбият-сәнгать, автомобиль сөючеләр, бакчачылык, кулинария, балалар иҗаты, спорт һәм башка бик күп төрле темалар яктыртылуы, хә­бәрчеләр хатларына зур урын бирелүе шул хакта сөйли.

    Чираттагы сәфәребез - райондагы бердәнбер чуваш авылы Кече Мәмегә иде. Язылучыларга истәлеккә дип, призлар да алдык. Ниндидер сәбәп­ләр белән газетабызга шушы көнгә кадәр язылмаучылар янына почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Ирина Козина белән бергә бардык. Чөн­ки абунә тәмамланырга санаулы гына көн­нәр калып бара, иртә таңнан кичкә кадәр эшкә чумган авыл кешесенең газетага язылу вакытын онытып җибәрүе бер дә гаҗәп түгел. "Кайбыч таңнары" килми башлады, дип редакциягә шалтыратучыларның күбесе абу­нә вакытын оныткан булып чыга. Кече Мәмедә, иң беренче булып, терлекчелек тармагында эш­ләп лаеклы ялга чыккан Анастасия Майданованы яздырдык.

    Үзе дә озак еллар хат ташучы булып эшләп пенсиягә чыккан Анна Козинаның өе янына якынлашуга, андагы матурлыкка, чисталыкка сокландык. Йорт каршындагы бакчасында үсүче аллы-гөлле чәчәкләр күзләрне иркәли, капка төбе дә яшел чирәм. Яшелчәчелек бе­лән дә яратып шөгыльлә­нә икән: кәбестә, помидор, баклажан, болгар борычы, кыяр, суган, кыскасы, барысын да үстерә. Соң­гы елларда район газетасына язылмый торуының сәбәбе бер дә безне яратмаудан түгел, ә пенсия акчасының азрак булуында икән.

    - Әле ярый биш балам бар, алар ярдәмнәреннән ташламый. Казандагы улым йортларга евроремонт ясау белән шө­гыль­ләнә. Әйдә, сезгә дә күр­сәтим әле аның гадәти авыл өен ничек курчак өе кебек ясап куйганын дип, улы өчен горурлануын сиз­дереп, безне өенә дә чакырды.

    Анна Михайловна да алдагы яртыеллыкта "Кайбицкие зори" белән бергә булачак. Казандагы 20 яшьлек кызын атна саен сагынып көтеп алучы Галина Ершованың да капкасын шакыдык. Сәламәт­леккә туймаса да, тырыш икәнлеге хуҗалыгыннан күренеп тора: 25 сутый бәрәңге бакчасында чүп­нең әсәрен дә күрмәссең, бройлерлар да алган. Йортына ремонт кирәк, үзенең генә төзәттерергә акчасы җитми. "Кыенсынам да инде, районга барып карасам, ярдәме тимәсме икән", - дигән апага киңәшләребезне дә бирдек. Журналистика, матбугатның тәэсирле сүзе җәмәгатьчелек фикерен үзгәртүгә йогынты ясаучы төп факторларның берсе ул.

    Чуваш авылында без халык белән рәхәтләнеп татарча аралаштык. Почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Ирина Козина да татарча чиста сөй­ләшә. Бу телләребезнең охшаш булуыннан гына түгел, ә башка милләт вәкилләренә хөрмәт билгесе дә. Алай гына да түгел, Кече Мәмедә ике кеше - Елена әби Ворожейкина белән Анатолий Киселев газетабызны татар телендә укый, ягъни "Кайбыч таңнары"н яздырта. Милләтләр дуслыгының, толерантлыкның ачык чагылышы да бу.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: