Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч таңнары” газетасы һәм Федоровское мәктәбе укытучысы республика бәйгесендә җиңү яулады

    Әле шушы көннәрдә генә Казан шәһәрендә "Татарстанда яшәүче өлкән буын кешеләренең социаль портреты" дигән республика бәйгесенә йомгак ясадылар. Җиңүчеләр арасында кайбычлылар да бар.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән бу бәйгене "Россия пенсионерлар берлеге"нең Татарстандагы бүлеге, Татарстан Пенсия фонды идарәсе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты оештырды. Бүләкләү тантанасында Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты. Бәйге киң җәмәгатьчелек арасында үткәрелде, анда 200 эш кергән һәм шуның 33е җиңүче дип табылган. Бу бәйгегә Федоровское мәктәбе укытучысы Ольга Сахарнова (рәсемдә) шушы авылда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Махотин турында презентация һәм видеоролик җибәреп җиңде. Җиңүчегә диплом тапшырылды, ә ветеранга истәлекле бүләк җибәрделәр. "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе коллективы сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары турындагы мәкаләләр сериясен тәкъдим итте һәм лауреат булып танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: