Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Кайбыч таңнары” газетасы журналистлары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашты

    - Альберт Илгизәрович, әңгәмәбезне традицион сораудан башлыйк әле. Узып баручы ел нинди вакыйгалары белән истә калды, 2016 елга нинди кәеф белән аяк басабыз?

    - Илдә кризис дисәләр дә, елны матур нәтиҗәләр белән, бернинди бурычларсыз һәм үсеш белән төгәллибез. Бюджетта иң мөһиме хезмәт хаклары, без аларны да каплый алдык. Хезмәтебезгә бәяне халык үзе куя, башкарган эшләребезне дә алар күрә. Республикадагы программалар максатларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итә, без быел аларның 23ендә катнаштык һәм уңышлы үтәдек. Президентыбыздан өстәмә акча сорап, Колаңгы, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье мәктәпләренә ремонт үткәрдек. Колаңгы, Кошмандагы балалар бакчалары ремонтланды. Кече Кайбыч авылында яңа ачылган балалар бакчасы юл читендә урнашкан, аның матурлыгына сокланмаган кеше юк. Үземнең улым да шунда йөри башлады. Ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кайбычка килеп, "Салават күпере" спорт комплексын ачуын елның иң зур вакыйгаларының берсе дип саныйм. Бассейны да булган бу комплекс кайбычлыларның яраткан урынына әйләнде, анда халык күп йөри. Элеккеге сазлыклы урында яңа парк ачылу зур вакыйгага әйләнде. Дүрт ел элек мине әлеге вазифага билгеләгәндә, Президент Кайбычны авыл хуҗалыгы буенча беренче унлыкка кертү бурычын куйган иде. Без ел ярым эчендә шуңа ирештек. Әйе, саф авыл хуҗалыгы районы буларак, без бу тармакка аерым игътибар бирергә тиешбез. Сөт җитештерү буенча без җиденче урында. Иделаръягы районнарының күрсәткечләре бертөрлерәк. Безнең өчен үрнәк - Әтнә, Балтач районнары.
    Җәй айларында бездә 80-90 тонна сөт җитештерелсә, аларда ул 200- 230 тонна тәшкил итте. Кайбыч белән бер елны оешкан Әтнә районында бүген 135 тонна сөт савалар, ә бездә 70 тонна. Димәк, бу тармакта башкарасы эшләребез байтак әле. Инвесторларны да аңларга кирәк, аларга да җиңел түгел. Чөнки инде менә ничә еллар корылык күзәтелә, кредитлар үсә бара. Тырыш чуваш халкы яшәүче Кече Мәмедә ферманың кабат торгызылуы да гаять зур вакыйга.
    - Республикабыз Президенты социаль челтәрләрдә үзенең аккаунтын булдырырга ярата. Очрашуга әзерләнгәндә вконтакте сайтыннан сезне дә эзләп караган идек, таба алмадык. Заман белән бергә атлау, социаль челтәрдә үз "бит"еңне булдыру - район яшьләре белән тыгыз аралашуга да юл ачадыр дип уйлыйм. Сез үзегез нинди фикердә?
    - Дөрес әйтәсез, социаль челтәрдә үз аккаунтымны булдырырга вакыт җиткәндер инде. Рөстәм Миңнеханов та моңа вакыт таба бит. Интернет аша тәнкыйть күп килер дип тә курыкмыйм, урынлы тәнкыйть файдага гына ул. Элек халык аноним хатларны бик күп яза иде, хәзер алар кимеде. Аларның һәрберсенә мин объектив карашта. Бүгенге заман яшьләре безгә караганда күпкә акыллырак, аларның фикеренә дә колак салырга, яшьләр белән дә араларны ныгытырга кирәк.
    - Республикабыз җитәкчелеге 2016 елдан Татарстан авылларындагы крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итү максатында 200 миллион сум акча бүлеп бирергә исәпли. Сезнеңчә, безнең районда әлеге ярдәмнән файдаланып, үз эшләрен тагын да үстерүгә яисә яңадан башларга теләүчеләр табылырмы?
    - Крестьян-фермер хуҗалыкларына килгәндә, районда 7-8 гаилә фермасы бар, ләкин бу безнең район өчен аз. Үз эшләренең фанатлары Чүтидән Рафаэль Щукин, Бәлидән Владислав Гурнович кебек бу эшкә алынырга атлыгып торучылар күбрәк булсын иде. Хөкүмәт ярдәмен алу өчен, үзеңнең башлангыч капиталың булырга, эшне күпмедер башлап җибәрергә тиешсең. Безнең аңлату җитмиме, башка сәбәпләре бармы, бу юнәлештә эшләргә теләк белдерүчеләр әлегә азрак. Гаилә фермасы төзегәч, күп нәрсәне үзеңә эшләргә, көне-төне фермада, ягъни хезмәттә булырга туры киләчәк. Бу очракта вакыт белән исәпләшү, бәйрәмнәрдә ял бөтенләй юк. Теләүчеләр булса, без ярдәм итәргә әзер.
    - Юллар төзү һәм ремонтлау буенча быел кайсы авылларда эш башкарылды? Киләсе елда әлеге эш ничек планлаштырыла?
    - Авыл халкын борчый торган төп өч мәсьәлә ул - су, ут һәм юллар. Мин район башлыгы булып эшли башлаган дәвердә 57 авылның 21енә илтә торган юл юк иде. Бүгенгә унике кечкенә авылга бара торган юлларны саласы калды. Киләсе өч елда бу мәсьәләне дә чишәрбез дип уйлыйм. Быелгы елда иң шатлыклы вакыйга - Ульянково - Надеждино юлы төзелүе булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт. Дәүләт программасы ярдәмендә 2016 елда Бушанча белән Кече Урсак авылларын тоташтыручы юлны салу планлаштырыла. Шулай ук Подберезье - Апас юлы да программага кертелде һәм аны салу буенча эш башланды. Таш юлларга килгәндә, быел 14 авылда юл салынса, киләсе елда ул 17 авылда планлаштырыла. Әлеге эштә үзара салым акчасы да зур ярдәм. Шулай ук аны файдаланып, зират тирәләре тотылды, чишмәләр төзекләндерелде, урамнарга утлар куелды.
    - Алтын ут белән, хатын-кыз - алтын белән, ә ир-ат - хатын-кыз белән сынала диләр. Район башлыгы нәрсә белән сынала икән?

    - Җитәкче кеше эш белән, биргән вәгъдәләренең үтәлүе һәм үзенең дәрәҗәсе белән сынала, дип уйлыйм. Минемчә, ир-атка, җитәкчегә ул алып барган төзелешләр буенча бәя бирәләр. Шушы җирлектә туып-үскән кеше буларак, бөтен сынауларны үз районымда үтүне төп бурычым дип саныйм. Җитәкче кеше үзенең сүзләре һәм биргән вәгъдәләре өчен җаваплылык тоярга, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска тиеш дип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: