Борындык авылы фермасы үзенең атказанган терлекчеләре белән дан тота. Бу фермада, иң беренче булып, инде хәзер күптән лаеклы ялда булган ясалма орлыкландыру технологы Талия Хәлиуллина 2001 елда «Татарстанның атказанган терлекчесе» дигән исем алган иде. 2015 елда савымчы Гөлзада Әхмәтҗанова әнә шул мактаулы исемгә лаек булды. Алдынгы савымчы Әлфия Биктаһирова совет...
Үзенең хезмәт алдынгылары белән дан тоткан Борындык фермасында кышлату чорына әзерлекле керделәр. Сенаж, печән, салам, силос җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Җәй көне фермаларга ремонт та ясалган. Әйе, берничә елга сузылган корылык авыл кешесен терлек азыгының кадерен белергә өйрәткән иде. Бүгенге көндә районның кайсы гына хуҗалыгына барма, Борындыктагы кебек, азык муллыгына игътибар итәсең.
Борындыкта дүртенче елын управлющий булып эшләүче Фирдинә Яшина әйтеп узганча, фермаларында исәпләнүче 406 баш мөгезле эре терлекнең 255е сыерлар. Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгы тармагында управляющий булып эшләүче бердәнбер хатын-кыз ул. Савымчылар үз группаларындагы һәр сыердан көненә уртача 16 килограмм сөт сава. Әмма азык муллыгында сөт саву күрсәткечен тагын да арттырырга файдаланылмаган резервлары күп. Сөтнең күләме бозау алу күрсәткеченә дә турыдан-туры бәйле. Биредә сыерларны каплату тулысынча ясалма орлыкландыруга күчерелгән. Бу эш белән шөгыльләнүче технолог Мәдинә Мингалиева - озак еллар эшләү дәверендә бай тәҗрибә туплаган белгеч. Ул район, республика бәйгеләрендә даими катнашып килә һәм җиңүләр яулый. Төмәндә Татарстан данын уңышлы яклап кайткан иде. Быел ун айда 224 баш бозау туган. Бозаулату бүлегендә эшләүче Илшат Җәләлиев һәр туган бозауның сакланышын тәэмин итә, хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкара, диделәр. Терлекче Зөлфия Төхвәтуллина группасында бүгенге көндә 105 баш бозау бар. Рамил Мингалиев бозауларны азык белән тәэмин итә.
- Терлекчеләр коллективы бердәм, мул продукция җитештерүгә йөз тотып эшли. Савымчыларыбыз Гөлзада Әхмәтҗанова, Тәскирә Гобәйдуллина, Нина Сахарнова, Илсөяр Гыймадиева, Лилия Нигъмәтуллина тырышып эшли. Терлекчелек ветераны Әлфия апа Биктаһирова да алмаш савымчы булып эшләп йөри әле, - диде Фирдинә Яшина. - Савымчыларның күпме сөт савуы аларны ничек ашату, эчерүгә дә бәйле бит. Мал караучы Рамил Шиһапов, Надыйр Идрисов, Валерий Кондратьев азыкны вакытында кертә. Фәнис Мингалиев белән Марат Гыйззәтуллин фермадагы тиресне түгә. Коллективта һәркем үз эшен белеп, тиешенчә башкарырга тырыша.
Егермешәр, утызар еллар дәвамында һәр көнне иртә-кич сыер сауган савымчылар җитештергән сөт күләме никадәр икән дә, алар сауган сөттән күпме акча керде икән? Мөгаен, ул сөт елгалар булып агар иде, кереме дә югары булгандыр.
Әңгәмәбезгә хезмәт алдынгысы Әлфия Биктаһирова кушылды.
- Борындык фермасына урта мәктәпне тәмамлауга килгән идем. Шул көннән бирле хәзер 43 ел вакыт үтеп китте. Савымчы эше элек тә җиңел булмады. Мин эшли башлаган елларда күп эш кул көче белән башкарыла иде. Хәзер ферма автоматлаштырылган, сөтне дә бидоннар белән цехка ташыйсы юк, азыкны да терлекчеләр кертә. Хезмәтемне гомер буе яратып башкардым. Хәзер дә алмашчы савымчы итеп чакыргач каршы килмәдем. Җитәкчеләребезгә рәхмәт, хезмәтемне күреп, югары бәяләделәр. Бүгенге көндә дә хәлемнән килгәнчә хуҗалыкка ярдәм итәргә тырышам, - диде ул.
Борындык фермасы коллективы, тырыш хезмәтләре белән, җәмгыятьнең гомуми үсешенә үзләренең лаеклы өлешен кертә. Авыр һәм мактаулы эшләрендә аларга бары уңышлар гына юлдаш булсын.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев