Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч таңнары” газетасы журналистын терроризм проблемасы борчый

    Кешелек дөньясы соңгы елларда аеруча заманчалашты. Ләкин культуралы җәмгыятьтә кешеләр, ни өчендер, бер-берсенә карата агрессиврак, кырысрак, дорфарак була бара. Ни өчен шулай әйтәмме? Чөнки, искиткеч матур бәйрәм - Белем көне җитүгә, йөрәктән җуелмас һәм баштан чыкмаскүренеш - Бесландагы теракт күз алдына килде.

    Төньяк Осетиядә җаннарны айкарлык хәл 2004 ел­да булды. Әйе, Бесланда 1 сентябрь иртәсендә тер­рорчылар тудырган фа­җи­гагә нәкъ ун ел узды. Террористлар ул көнне тантаналы линейка вакытында мәктәпкә һөҗүм итә һәм, ми­на куелган бинада 1100 ке­шене ике көннән артык газа­п­лый. Телевизордан яңа­лык­лар хезмәте күр­сәт­кән кадрларны искә алган са­ен, әле дә тән­нә­рем чемердәп ки­тә. Балаларга су да бирмичә интектерәләр. Җанварлар да шулкадәр явыз булмый торгандыр. Үз­лә­ре­нә карата каршылык күр­сәтү­че­ләрне шунда ук ат­ы­п үте­рәләр. Тоткыннарның кү­бе­се штурм вакытында азат ителсә дә, 334 кеше, шул исәптән 186 бала һә­лак була, 800дән артыгы яралана.

    Телиме-юкмы, һәрбер нор­маль кеше, терактларны искә төшергән саен, тетрәнеп куя торгандыр. Ә бит зыян күрүчеләр урынында теләсә кайсыбыз булырга мөмкин. Бу - коточкыч! Кайсыбер кешеләрнең күңелләре шулкадәр нык тутыккан, аңнары томаланган... Агрессорлар арасында яшьләрнең булуы да борчый. Төркемн­нәр­нең лидерлары еш кы­на, акчалар, башка нәр­сә­ләр вәгъдә итеп, яшьләрне үзләренә тарта. Ә соңгылары исә, әле ныклап торып акыл да утырмаган килеш, җиңел акчага һәм буш вәгъ­дә­ләргә алданып, проблемаларын гына арттыра, ахы­р чиктә үзләрен-үзләре корбан итә.

    Аллаһка шө­кер, без үзебезнең рес­публикабызда тыныч яши алабыз. Татарстанның күп­милләтле республика булуы һәм анда төрле мил­ләт һәм конфессия вәкилләренең дус-тату яшәве белән горурланабыз. Яшьләргә, эшкә урнаштыруга ярдәм итүдән башлап, торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән программаларга кадәр, зур игътибар бирелә. Зур шә­һәр­ләр­дә һәм район үзәк­лә­рен­дә генә түгел, ә авылларда да халыкка ял итү урыннары булдырыла. Рес­­публикада тормыш дә­рәҗәсе күзгә күренеп яхшыра. Боларның барысы да безнең Хөкүмәтебезнең дөрес сәясәт алып ба­ру нәтиҗәсе. Әйтик, Кайбыч районында кыска гына ва­кыт эч­е­ндә күпфункцияле өч үзәк ачылды, мә­дә­ният йортлары, мә­чет, чиркәү, часовнялар эш­ли. Төр­ле милләт һәм конфессия вәкилләренең аңлашы­п, дус яшәүләрен­нән дә кү­ңеллерәк нәрсә бар икән?!

    Тик, югары нәтиҗәләргә ирешсәк тә, бу әле безгә, тынычланып, кул кушырып утырырга вакыт җит­те, дигән сүз түгел. Иң яхшысы - яшьләр арасында профилактик чаралар үт­кәрергә. Чирне дәвалауга караганда, булдырмый ка­лу күпкә отышлырак бит. Мисал эзләп, ерак китәсе юк. Хәзерге вакытта Украинада барган чуалышларны гына алыйк: йортлар җимерелә, кешеләр һәлак була. Күпме кайгы-хәсрәт, ачы күз яшьләре... Кайчандыр безнең бабаларыбыз, иле­­безне азат итәр өчен, фа­шизмга каршы көрәш­кән. Ә хәзер Россия күршесендә, кайчандыр Киев Ру­се составында булган җирләрдә шундый хәл­ләр­не күреп, җан әрни.

    ...Бес­лан читендә яңа шә­һәр - Фәрештәләр шәһәре барлыкка килде. Кара көн­не исән калучылар шу­шы урында коткаручыларга, Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәйкәл салдырырга тәкъдим иттеләр.

    Кешеләр, яхшылык кылырга ашыгыгыз. Чөнки яхшылык үзебезгә өч­ләтә кире әйләнеп кайта. Бу җир­дә бары тик бер генә мәртәбә яшибез. Бес­лан­дагы кебек фаҗигаләр баш­ка кабатланмасын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: