Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “КАЙБЫЧ ТАҢНАРЫ” = ике идән тактасы

    Рафига апа Галиәскәрова белән Ләбибә апа Шәмсетдинованы нәрсә берләштергәнне беләсезме?! Рафига апа гомер буе колхозда эшләгән. Вакытында тимер атны йөгәр­лә­гән батыр йөрәкле тракторчы кыз ул! Хәзер инде сиксән тугыз яшен тутырган кадерле әби булып яши. Тәмле чәен эчә, йорт-җирне күзәтеп тора һәм "Кайбыч таңнары"н укый. Бигрәк тә район хәбәр­ләре, республика...

    Рафига апа Галиәскәрова белән Ләбибә апа Шәмсетдинованы нәрсә берләштергәнне беләсезме?!


    Рафига апа гомер буе колхозда эшләгән. Вакытында тимер атны йөгәр­лә­гән батыр йөрәкле тракторчы кыз ул! Хәзер инде сиксән тугыз яшен тутырган кадерле әби булып яши. Тәмле чәен эчә, йорт-җирне күзәтеп тора һәм "Кайбыч таңнары"н укый. Бигрәк тә район хәбәр­ләре, республика яңалыклары кызыксындыра икән аны. Вакытында гәҗит килмәсәме?! Поч­та ташучы кайда, дип хәзер киленен аякка бастыра, ди...

    Ләбибә апа - укытучы. Җитмешенче дистәне ваклый. Районның хөр­мәтле кешесе ул. "Кайбыч таңнары" гәҗитен чыга башлаганнан бирле укый. "Район тормышы белән бик кызыксынам мин, - ди ул. - Барлык эшләремне кырыйга куеп, "Кайбыч таңнары"н укып алырга һәрвакыт вакыт табам. Гәҗиттәге язмаларны башкаларга да сөйләп, фикер алышырга яратам".

    Кемнәр, кемнәр, ә менә Рафига апа белән Ләбибә апа, "Кайбыч таңнары" гә­җитенең һәр өйдә булырга, аны укып барырга кирәклеген яхшы аңлый.

    Чыннан да, "Кайбыч таңнары" - ул район көзгесе. Сенсация һәм тагы башка шундый сары гәҗит галәмәтләрен язуны көтәргә кирәкме икән, район гәҗитеннән?! Без язмасак, районның алдынгы комбайнчысын, яки алдынгы бозау караучы апаны кем язар да, кем данлар соң?!

    Горурланып әйтә алабыз, гәҗитебез республикада үрнәк район гәҗит­ләре исәбендә йөри. Алган бүләкләребез, рәхмәт хатларыбыз да шактый. Бүген интернет заманы дисәк тә, акыллы, зирәк кешеләр гәҗит, китап уку культурасын дәвам итә. Һәм бик дөрес эшли! Ирексездән, кайчандыр укылган, менә шундый юллар искә төшә:

    Матбугатсыз халык - кара халык

    Кара халык зурны коралмый.

    Кол Галиле һәм Тукайлы татар

    Матбугатсыз һич тә торалмый.

    Ин­де хәзер, уйланыр өчен бер сорау биреп карыйм әле: сезнең бер айга кесә телефонына, яки төрле социаль чел­тәр­ләрдә утырыр өчен интернетка ничә сум акчагыз китә? Шуның белән чагыштырганда, ярты ел­га - 46 гәҗиткә яздыру ник ул хәт­ле кыйммәт булып кү­ренә икән? 534 сумга туганнар, күрше­ләр, дуслар, танышлар, район хәбәрләре язылган гәҗит 46 тапкыр өйгә кил­гәч, әйбәт бит инде!

    "Кай­быч таңнары"на язылу - 534 сум. 534 сум - ул ике идән тактасы, дигән сүз. Ике тактадан өй идәне төзеп булмый, ә менә күзлекне колак очына элеп, җитди генә гәҗит укып утырулары рә-хә-ә-әт, җәмәгать.

    Шуңа күрә, Рафига апа белән Ләбибә апа, ике идән тактасын түгел, "Кайбыч таңнары" гәҗитен сайлый да инде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: