Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч таңнары ” журналистлары Кушкүлдәге газета укучылары белән аралашты

    Кушкүл авылына барганыгыз булмаса, озакка сузмыйча барып күрегез әле. Анда танышларыгыз юк икән, болай гына, гүзәл табигатен, авылның матурлыгын, төзеклеген, чисталыгын күреп кайту өчен генә булса да барыгыз.

    Кечкенә авыл дигәч, га­дәттә, үзләре белән бергә картайган йортларда яшәү­че әби-бабайлы авыллар күз ал­дына килеп баса. Ә 29 гы­на йортлы, йөз кешесе булган бер генә урамлы, анысы да асфальт юллы, Куш­күлдә чын мәгъ­нә­сендә тормыш кайный. Авылга килеп керүгә иң беренче күзгә ташланганы - заманча итеп төзел­гән йортларның күп булуы. Бу баруыбызда авылның хат ташучысы да үзгәргән булып чыкты. Хуҗа Хә­сәндәге почта бүлегенә тал чыбыгыдай зифа буйлы, ягымлы йөз­ле яшь ханым килеп кергәч, кунакка кайтучыдыр инде, дип уйладык. Чөнки бу якларга даими барып йөргәч, халкы белән танышбыз.

    - Мине күргәнегез юктыр шул, Кыр Буасында үс­тем. 2001 елда Кушкүл егете Сергей белән өй­лә­нештек тә, Казанда яши башладык. Менә хәзер Кушкүлгә күченеп кайттык. Иремнең баштан ук шәһәргә күңеле ятмады. Шуңа да өйләнешкән ел­ны ук авылыбызда йорт төзи башладык. Ул вакытта шәһәр читендә йорт салучылар юк дәрәҗә­сендә, участок бәяләре дә хәзерге кебек кыйммәт түгел иде. Әмма иремнең сүзе бер булды: барыбер үз авылыбызга кайтачакбыз! Йортыбызны бернинди кредитсыз, хезмәт хакыбыздан төзелеш материаллары сатып алып, ун елга якын төзедек. Үзем тәрбияче, ирем заводта шофер булып эш­ләде. Кая инде ул безнең акчаларга гына бер-ике елда өй төзеп чыгу. Барыбер тырыштык. Авылга кайтуыбызга һич үкенмибез. Ирем - газовик, үзем хат ташучы. Кызыбыз Ан­на мәктәптә укый. Ә Эмиль күрше Хуҗа Хәсәндәге балалар бакчасына йөри. Машина да йөртәм, - диде Надежда Ефре­мова үзе белән таныштырып.

    Сүзебез үзеннән-үзе под­пискага барып тоташты:

    - "Кайбыч таңнары"на кү­бесе язылды, алдагы пен­сия акчасыннан язылам диючеләр дә бар, - диде ул.

    Без Надежда белән Куш­күлдә «Кайбыч таңнары»на языл­маучыларның өй­ләре­ндә дә булдык. Һәр йортта ачык йөз белән каршы алдылар безне. Татьяна Зәйнуллина ялгыз ана, дүрт ба­ла үсте­рә. Сәла­мәт­леге начаррак булу сәбәпле, эшкә дә йөри алмый икән. "Кайбыч таңнары"н һаман күршеләреннән алып укып йөрмәсен дип, без аңа спонсорлык яр­дәме күрсәтергә булдык. Яшел Үзәндә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмовның ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне газетага яздырырга дип калдырган акчасыннан бу гаиләгә өлеш чыгардык. Әлеге тө­­бәктә укучыларыбыз кимемәс, ди­гән ышаныч бе­лән кайт­тык Кушкүлдән.

    Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, почта бүлеге начальнигы Ирина Орлова һәм хат ташучы белән матбугатка язылуны активлаштыру хакында сүз алып барганда, районнан почта китерделәр.

    - Кайсы почта бүлекчәсенең капчыклары авыррак соң? - дип сорыйбыз ике капчык күтәреп кергән Рөстәм Сагуновтан.

    - Олы Подберезье белән Чүтинеке, - диде ул. Хуҗа Хәсәндә дә, Куш­күлдә дә газета-журналлар тутырылган капчыкларны калынайтырга мөмкинлекләр бар әле.

    Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, Кушкүлнең киләчәге өметле, дип ышанып әйтә. Соңгы елларда гына да Алевтина һәм Евгений Муллиннар, Надежда һәм Сергей Губеевлар, Светлана һәм Петр Маловлар авылларда яшәүче яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә ярдәм итү программасы буенча хөкүмәт ярдәмендә кирпечтән зур яңа йортлар төзегән. Әле гаилә корырга өлгермәгән Сергей Малов та үз көче белән яңа йорт салып куйган. Әбисе Серафима, әти-әнисе Александр, Валентина белән бергә яшәүче Александр Малов та әлегә өйләнмәгән, килен төшсә, аны да зур матур йорт көтә. Кузьма Красновларның 1990 елда төзелгән йорты да балкып утыра. Авылда унлап яшь гаилә, сигез кечкенә бала, 18 мәктәп укучысы, өч студент бар. 29 йортның 18 ендә - җиңел машина, бер трактор, өч УАЗ. Башлангыч мәктәп, кибет, фермалы авыл ул Кушкүл. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү максатында алты гаилә кредит алган. Өчәр сыер асраучылар да бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: