Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч төбәге – халыклар бердәмлегенең матур үрнәге

    Россия үзенең халкы белән көчле. Ә халкы күпмилләтле аның. Гасырлар буена килгән халыклар дуслыгы илебезнең төп байлыгы ул.

    Тау ягының гүзәл почмагына урнашкан Кайбыч төбәге дә халыклар бердәмлегенең матур үрнәге. Күпмилләтле районыбыздагы дуслык - аның горурлыгы булган имәннәрдәй нык, какшамас. Шуңа да Кайбыч елдан-ел югарырак үрләр яулый, җитештерү тармагының барлык өлкәләрендә дә уңышларга ирешә, республика югарылыгында яуланган уңышларыбыз да байтак. Бөтен ил күләмендә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көнен дә югары хезмәт уңышлары, яхшы кәеф белән каршылыйбыз. Әлеге кадерле бәйрәм уңаеннан районда төрле чаралар үткәрелә. 3 ноябрьдә Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Дуслык чәчәге" дигән фестиваль гөрләп узды. Бу фестиваль белән сезне газетабызның алдагы санында тулырак таныштырырбыз әле.

    - Татарстанда яшәүче халыклар дуслыгын күрсәтүче бу фестивальне бишенче елын үткәрәбез, - диде Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Михаил Серяков. - Безнең мәктәп - милләтләр дуслыгының чын үрнәге ул. Мәктәбебез күпмилләтле - анда сигез төрле милләт баласы белем ала, 12 авылдан килеп укыйлар. Аларны бер-берсенә хөрмәт нигезендә тәрбияләүне төп максатыбыз итеп алдык.

    Бәйрәм уңаеннан үзәк китапханәдә "Илебезне азат иткән Ватаныбыз уллары" дигән китап күргәзмәсе ачылды. Ә Чүти, Олы Урсак, Кече Кайбыч, Кече Урсак, Мәлки авыллары китапханәләрендә "Халыклар бердәмлеге көне" күргәзмәсе белән танышырга була. Авыллардагы мәдәният йортларында концертлар уза. Бүген Надеждинода, иртәгә Хуҗа Хәсәндә ТатарстанКонституциясенә багышланган тематик кичә үткәрелә. 6 ноябрьдә Колаңгыдагы күп функцияле үзәктә бәйрәм концерты карый аласыз. Бу көнне Кошман авылында үрнәк гаиләләрне «Пар канатлар» дигән кичәдә хөрмәтләячәкләр. 7 ноябрьдә Чүти, Мәлкидә яшьләр тематик дискотекага җыела. Бәйрәмнәр күңелле узсын, киләчәгебез якты, өметле булсын! Халыклар дус яшәсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: