Кайбыч терлекчеләре ит җитештерү буенча еллык планны 102 процентка үтәде

Игенчеләре көзге имтиханнарын - урып-җыю эшләрен намус белән төгәлләп, хәзер бераз ял итәргә мөмкинлек алсалар, терлекчеләр өчен авыр "сессия" - озакка сузылган кышлату чоры дәвам итә.
Гыйнвар салкыннарында терлекчеләргә бер дә җиңел түгелдер, әмма алар сынатмый. Сөт җитештерү буенча республикада менә ничә ай инде дүртенче урында барулары шул хакта сөйли. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында да Кайбыч - һаман яшел исемлектә. Бу сайтта алдынгы районнарны - яшел, ә артта сөйрәлүчеләрне кызыл исемлек белән күрсәтеп баралар. Бүгенге көндә Кайбыч савымчылары бер сыердан 15,3 килограмм сөт сава, көненә 59,2 тонна сөт җитештерелә. Рамил Каюмов җитәкчелегендәге "Ак Барс Кайбыч - 2", директоры Юрий Осипов булган "Ак Барс Кайбыч - 3" җәмгыятьләре савымчыларының хезмәте мактауга лаек. Алар мул сөт саву белән бергә аның югары сыйфатлы булуын да кайгырта. Шулай да Федор Чекмарев җитәкчелегендәге «Чекмарев» хуҗалыгына сөт җитештерү темпларын арттырырга кирәк әле.
- Утыз градус салкыннар җитте. Фермаларда табигать шартларына бәйле рәвештә төрле кыенлыклар килеп чыкмасын өчен урыннардагы җитәкчеләр, белгечләргә һәрдаим анда булу таләбе куелды. Ут сүнсә, су катса, алар бу хакта кичекмәстән җаваплы кешеләргә хәбәр итәргә тиеш. Терлекчеләрнең төп бурычы - малларның баш санын саклап калу гына түгел, ә тагын да арттыру, продукция җитештерүне киметмәү, - диде районның баш аграрие Рифкать Басыйров.
Терлекчеләребез ит җитештерү буенча да еллык планны 102 процентка үти алды."Ак Барс Кайбыч-2"дә ул - 110, "Ак Барс Кайбыч - 1" дә - 101, "Ак Барс Кайбыч - 3" тә 98 процент тәшкил итә. Салтыйганда симертүдәге мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 1000-1100 грамм.
Мал симертүче ирле-хатынлы Любовь һәм Геннадий Архиповлар, Сәвия Мусина группасында терлекләр тәүлегенә бер килодан артык үсеш бирә.
- Тормыш иптәшем Геннадий терлекчелектә инде кырык ел, ә мин - 35 ел эшлим. Икебез дә лаеклы ялда булсак та, яраткан эшебезне дәвам итәбез. Яраткан дибез, киресе булса, бу кадәр гомеребезне мал карауга багышламас идек. Тәүлеклек үсешнең югары булуына да гаҗәпләнәсе түгел, терлек азыгы җитәрлек, витаминнар белән баетылган. Малларны яхшы ашату кыйммәткә дә төшәдер, ә ашатмасаң тагын да кыйммәтрәк була, - диде Любовь Архипова, хезмәтләре белән таныштырып.
Әйе, терлекчеләр, елның кайсы фасылы булуга карамастан, һәр көнне фермага ашыга. Ә кышкы чорда терлекчелек - хуҗалык кассасына табыш китерүче бердәнбер тармак. Язгы кыр эшләренә әзерлек, чәчүлек орлык, запас частьләр, минераль ашламалар сатып алу, хезмәт хакын вакытында бирү дә терлекчелектә җитештерелгән продукциягә бәйле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз