Кайбыч терлекчеләре республикада алдынгы урында бара

Бүген безнең район сөт җитештерү буенча республикада дүртенче урында бара. Татарстан күләмендә шундый югарылыкта булу, бер яктан дәрәҗә, икенче яктан зур җаваплылык та: чөнки үр менәсе читен, ә түбән тәгәрисе бик җиңел. Әлеге биеклектән төшмәс өчен терлекчеләрдән дә, зоотехник-ветеринар, ясалма орлыкландыру технологлары, җитәкчеләрдән дә зур тырышлык сорала. Сүз дә юк,...
Бар игътибар язгы чәчүгә юнәлдерелгән чорда терлекчелек тармагын һич кенә дә икенче планга калдырырга ярамый. Узган атнаның якшәмбе иртәсен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров белән берлектә фермалардан башлаган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ферма эшчәннәренә шундый таләп куйды. Алар Олы Тәрбит, Чүти, Иске Тәрбит, Соравыл авылларындагы фермаларда булды. Табигатьтә яз хакимлек итсә дә, терлекчелектә кышлату чоры дәвам итә, чөнки кышкы рацион белән ашаталар. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы карамагында эшләүче фермаларда көн саен утыз тоннага якын сөт җитештерәләр. Икенче филиалда ул - 23, ә беренче филиалда 13 тоннадан артыграк. Өченче филиалда малларның баш санын арттыруга да зур игътибар бирәләр. Моның өчен мөмкинлекләре - яхшы азык базасы, иң мөһиме- уңган хезмәтчәннәре бар. Быел мөгезле эре терлекләре 530 башка арткан.
- Сөт җитештерү буенча республикада лидерлар арасында булуыбызда әлеге җәмгыятьнең өлеше саллы. Һәр көнне утызар тонна сөт җитештерү - терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Сыерларның уртача көнлек савымы да 21,8 килограмм тәшкил итә. Бу төбәктә хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Сигез елдан артык шушы җәмгыятьтә җитәкче булып эшләү дәверендә үзем дә шуңа инандым, - диде район башлыгы җәмгыять хезмәтчәннәренә уңай бәя биреп.
- Быел Олы Тәрбит, Чүти авыллары фермаларында реконструкция эшләре башлана. Иске корылмаларны сүтеп, шул мәйдан хисабына утарларны зурайтмакчы булабыз. Бу фермаларда нәселле таналар үрчетергә уйлыйбыз. Шуңа да азык культуралары мәйданнарын да арттырырга җыенабыз, - дип сүзгә кушылды җәмгыять директоры Юрий Осипов.
Район башлыгы әлеге очрашуда ферма тирәләрен җыештыру бурычын да куйды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.15500
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.15100
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.34800
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.14400
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.8600
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.16700
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.46200
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.42100
-
2 май 2022 - 20:49Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.40900
-
2 май 2022 - 17:01Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез” “Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.34000
-
2 май 2022 - 05:00Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!” Мөселманнар өчен изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. 2 майда – Ураза бәйрәме.19300
-
28 апрель 2022 - 10:26Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды Мәктәп командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды.33300
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.69700
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
14 май 2022 - 09:20Кайбычта Сабантуйлар гөрләячәкБез ел буена көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй якынлаша. Бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү комиссиясе утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.41300
-
14 май 2022 - 09:20Кайбычта Сабантуйлар гөрләячәк Без ел буена көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй якынлаша. Бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү комиссиясе утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.41300
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.15500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика