Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч юл участогы хезмәтчәннәре бураннарга бирешмичә эшли

    Гыйнвар карлары, көчле бураннар "Татавтодор" җәмгыятенең Апас филиалына караган Кайбыч юл участогы хезмәтчәннәренә өстәмә мәшәкать тудырды. Чөнки мондый һава шартларында иң мөһиме - юлларны кардан чис­тартып тору, транспорт хәрәкәтен туктатмау, төрле бәла-казаларга юл куймау. Алар максатларына ирешә: көчле бураннарда бер участокта да машиналар туктап калмады.

    Участок начальнигы Илгиз Сабиров әйтеп узганча, алар үз карамакларындагы 223 чакрым озынлыктагы юлны даими рәвештә игътибар үзәгендә тоталар. Алдан төзелгән график нигезендә эшчеләр тәүлек әйләнәсе кизү тора. Төнге сменада кизү торучыларның ял бүлмәсендә барлык уңайлык­лар да тудырылган. Телевизор эшли, газ плитәсе, суыткыч та бар. Эшчеләр сменага керер алдыннан чишенү бүлмәсендә эш киемнәрен алыштыра, һәрберсенең үз шкафы бар. Эштән соң душта юынып кайтып китәргә мөмкин. Техниканы ремонтлау өчен җылы гаражлары да бар. Хезмәт хак­лары, махсус киемнәр, төзелеш материаллары белән вакытында тәэмин итәләр.Коллективлары шактый зур, анда 51 кеше эшли.
    Техникалары да җитәрлек: куәтле биш юл чистарту машинасы, ике грейдерлары, өч "МТЗ", бер "Амкодор" төягеч тракторлары бар. Әле күптән түгел генә бер "КамАЗ", асфальттагы тишек­ләрне ямау агрегаты кайтартылган.
    - Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юллардагы хәлләр белән даими кызыксынып тора, - диде Илгиз Сабиров. - Без беренче чиратта мәктәп автобуслары маршрутына кергән юлларны чистартырга тырышабыз. Автобуслар иртә белән маршрутка чыкканчы ук юлларны кардан чистартабыз. Һәр шофер, тракторчы үз участогын, үзенә йөкләнгән эш күләмен белә. Чагыштыртырмача катлаулы булган Мәлки - Байморза, Олы Урсак - Бушанча, Кече Урсак - Олы Урсак авыллары арасындагы юлларны да вакытында ачабыз. Шулай ук Уланово - Каратун, Борындык - Төрләмә, Кайбыч - Колаңгы, Кайбыч - Камыллы юллары да даими контрольдә. Безнең барлык техника да "Глонас" сис­темасына кушылган, шуңа үзебезгә билгеләнгән юлдан бер метр да читкә китә алмыйбыз.
    Юл участогы территория­сендә ком тавы өелеп торуына игътибар иттем. Илгиз Сабиров сүзләренә караганда, юллардагы бозлавык урыннарга сибү өчен көздән үк кышка җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы әзерләп куялар икән. Бу да иминлекне тәэмин итү өчен кирәк. Борындык, Турминский авыллары янындагы таулы юл кырыйларына махсус тартмалар белән ком куялар.Тиешле юл билгеләре бар, махсус киртәләр транспортны юл читенә төшеп китүдән саклый. Кар күп сала торган урыннарга да кар тоту җайланмалары куела. Юлчылар үзләренә бүлеп бирелгән юл участогында юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү вазифасына төгәл карый. Автобус тукталышларын да кардан чистарталар.
    Участок эшчеләре узган ел юллар төзүдә дә катнашкан. Республика программасы нигезендә былтыр Мөрәле - Федоровское авыллары арасындагы асфальт юлны яңартканнар, кечкенә авылларны юл белән тәэмин итү программасы нигезендә Арыслан авылыннан Колабирде авылына, Олы Подберезьедан Апас районының Багыш авылына баручы юлдан Каргалы авылы клубына кадәр юл төзегәннәр. Быел Бушанча - Кече Урсак арасын вак таш түшәлгән юл белән тоташтырырга планлаштыралар.
    Табигать, аеруча кышкы һава шартлары, юллар өчен җаваплы кешеләрне дә оешканлыкта сыный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: