Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч үз йөзен булдырган,” - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин

    Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 24 августта эшлекле сәфәр белән Кайбыч районына килде. Парламент рәисе Олы Кайбычта район активы белән очрашты. Ул шулай ук Кече Кайбыч авылындагы «Сандугач» балалар бакчасын һәм Надеждинодагы күп функцияле үзәкне ачу тантанасында да катнашты.

    Башта Фәрит Мөхәммәтшин тыл хезмәтчәннәренә куелган мемориалга чәчәкләр салды. Район активы белән очрашуда республиканың соңгы елларда ирешкән казанышлары, республика Президенты программаларының тормышка ашырылуы, дөнья чемпионатларын үткәрү, яңа производстволар, Татарстанның социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин ирешкән

    уңышларын арттырып торучы Кайбыч районына югары бәя бирде.

    - Ниһаять, Кайбыч үз йөзен булдырды. Ул матурланганнан матурлана бара. Соңгы еллардагы корылык республика, шул исәптән Кайбыч өчен дә сынау булды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Узган килүемдә мин сезне сырхауханә өчен тәнкыйтьләгән идем, ә бүген исә ремонтланган яңа сырхауханә бинасын күрдем. Сез табиблар җитмәү мәсьәләсен дә хәл иткәнсез, бүгенге көндә тагын ике генә белгеч җитми. Бу да хәл ителмәслек мәсьәлә түгел дип уйлыйм.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин безнең районның республика Президенты программасының 23ендә катнашуы хакында сөйләде:

    - Соңгы елларда Кайбыч районында җиде мәктәп һәм 30 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды, модульле җиде фельдшер-акушерлык пункты, ике мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе һәм җиде спорт мәйданчыгы, ярым- ябык каток, бассейнлы заманча спорт комплексы, модульле ветеринария пунктлары төзелде, яшь гаиләләргә торак төзелеше өчен субсидия бирелде. Халык соравы буенча урамнарны яктырту мәсьәләсе тулысынча хәл ителде.

    Очрашуда Татарстан Президентын һәм җирле Совет депутатларын сайлаулар темасы та күтәрелде. Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта райондагы һәм республикадагы уңай үзгәрешләрне дәвам итәргә, аның өчен тотрыклылыкны сакларга кирәк, дигән фикерен җиткерде.

    - Нәкъ менә сез, сайлаучылар, хакимиятне формалаштырасыз, - дип ассызыклады парламент рәисе. - Безгә муниципаль сайлаулар үткәрергә һәм 7716 депутатны сайларга кирәк.

    Фәрит Мөхәммәтшин Украинадагы вәзгыятьнең халыкара киеренке халәт тудыруы, нефтькә бәя төшү сәбәпле, икътисадның тотрыксызлануы, кертелгән санкцияләрнең хәлне катлауландыруы сәбәпле, сайлау кампаниясенең гадәти булмаган шартларда үтәчәген билгеләп үтте.

    - Импортка җибәрү буенча актив эшчәнлек алып барып, үзебезнең җитештерүне үстерәчәкбез. Татарстан - үсештә, ул социаль-икътисади күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында лидер, - дип дәвам итте чыгышын.

    Очрашу ахырында сораулар да яңгырады. Алар Борындыкта янгын сүндерү машинасына гараж төзү, Олы Кайбычтагы яңа урамга газ кертү, Камыллыда су үткәрү корылмасы кирәклеге турында иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: