Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч үзәк сырхауханәсе баш табибы Газимагомед Магомедов гриппка каршы вакцина ясарга өнди

    Узган сентябрь безне кояшлы көннәре белән шатландырып кына торды. Әмма октябрь салкыннары кыш якынлашуын искәртә. Димәк, организмны озын кышкы салкыннарга әзерли башларга кирәк. Чөнки нәкъ менә шул чорда салкын тиеп авырулар ешрак күзәтелә башлый.

    Кискен сулыш юллары авырулары, безне аеруча куркытып торган грипп та һава температурасы түбәнәя башлагач баш калкыта. Грипп - кискен йогышлы авыру. Кошлар, дуңгызлар таратучы грипп турында да вакытында күп сөйләделәр. Нәкъ менә шул чорда әлеге куркыныч авыруның төрле формаларына каршы вакцина уйлап таптылар да инде. Гриппка каршы вакцина ясаулары турында хәзер инде берәүне дә гаҗәпләндереп булмый. Әмма бу хакта барыбыз да хәбәрдар булсак та, укол кадатырга гына ашыкмыйбыз.

    - Кайбычтагы үзәк сырхау­ханәгә үзебезнең илдә җитештерелгән 1450 доза вакцина кайтартылды инде, - диде районның баш врачы Газимагомед Магомедов. - Әлеге вакцинаның 92 проценты балаларга прививка ясату өчен авыллардагы фельдшер-аку­шерлык пунктларына җибәрелде. Шушы араларда вакцинаның икенче партиясе кайтып җитәчәк. Прививканы халыкка хезмәт күрсәтү, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләргә, медицина, мәгариф, полиция хезмәткәрләренә, транспорт йөртүчеләргә ясату аеруча мөһим. Кыш айларында грипп эпидемиясе күзәтелмәсен өчен, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы быел халыкның 30 процентын вакцинасияләргә киңәш итә. Былтыр ул 28 процент кына иде. Пенсионерлар, укытучылар һәм медицина хезмәткәрләренә прививка ясатуны хөкүмәт үз өстенә ала. Ә үз хезмәткәрләре турында даими кайгыртучы оешмалар җитәкчелеге аны ясатуны үзләре кайгырта ала. Оешмадагы хезмәткәр грипп белән авырып китсә, бу җитештерү процессына аяк чала, больничный чыгымнары да бар, өстәвенә, авыру кешедән башкаларга да инфекция йогу куркынычы арта. Шуңа күрә дә без райондагы оешма-учреждениеләргә хезмәткәрләренә вакцина ясатуны оештыру буенча хатлар җибәрдек һәм бу мөһим мәсьәлә игътибар үзәгеннән читтә калмас дип ышанабыз.

    - Грипп, чыннан да, бик куркыныч авыру, ул организмдагы төрле органнарга зур зыян китерергә мөмкин, - дип сүзгә кушылды үзәк сырхауханәнең врач-эпидемиологы Сәлидә Закирова. - Бигрәк тә баш мие, үпкә, йөрәк, борын куышлыгына, сулыш юлларына зарар килү ихтималы зур. Гриппка каршы вакцина башка вируслы инфекцияләрдән сакламый, моны да белеп торсагыз иде. Грипп белән авыру билгеләрен сизүгә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки аның катлаулы формасын өйдә уздырып, хәлләре бик нык авырайгач кына сырхауханәгә килүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең соң булуы ихтимал.

    Халык гриппка каршы вакцина ясатуга нинди фикердә икән? Берничә укучыбызның фикерен сезгә дә җиткерәбез.

    Алчәчәчк Шәйдуллина, Чүти авылы:

    • Мин прививка ясатачакмын, чөнки халык арасында эшлим, авылның хат ташучысы мин.

    Бу үзеңә һәм башкаларга чир йоктырмас өчен кирәк. Гриппның йогышлы һәм куркыныч авыру икәнлеген яхшы беләм. Безнең гаиләдә ике бала. Камилә балалар бакчасына йөри, Исмаилыбыз да кечкенә. Аларга прививка ясатыр алдыннан башта участок балалар врачы белән киңәшәчәкмен.

    Тамара Васильева, Мәлки авылы савымчысы:

    - Без дә ике бала үстерәбез. Улыма прививканы балалар бакчасында ясыйлар. Минем үземнең гриппка каршы укол кадатканым юк, фельдшер кушса, ясатам, азрак авырырбыз.

    Сүз дә юк, авыруны булдырмауга караганда, кисәтүе күпкә җиңелрәк. Шуңа да привика ясатуга җитди карасагыз иде. Врачлар авырмас өчен шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәргә тәкъдим итә, ягъни, кулларны ешрак юарга, тамак, борынны даими чайкатырга, бүлмәләрне еш җилләтергә, яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, суган-сарымсак белән дус булырга, витамиинар кулланырга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: