Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычка кайткан яшь врачка һөнәр сайларга кино этәргеч биргән

    Район үзәкләренең күбесенә, аеруча авыл районнарына белгечләр җитешмәве берәүгә дә сер түгел. Кадрларны җәлеп итү йөзеннән, хөкүмәтебез төрледән-төрле кызыксындыру чаралары, программалар тәкъдим итсә дә, югары уку йортын тәмамлап кулына диплом алган яшь белгечләрнең күбесе шәһәрне сайлый. Кайбыч исә бу яктан бәхетле - әллә инде энергетикасы шулай тәэсир итә, әллә башка...

    Үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да табиб белән очрашмаган кеше бармы икән?! Юктыр, мөгаен. Ана карыныннан чыгып, дөньяга тәүге мәртәбә аваз салган минуттан башлап, шушы һөнәр ияләре безне гомер буе озата бара. Табиблар турында төрле фикерләр ишетергә туры килсә дә, иң авыр чакта, сәламәтлегебезгә куркыныч янаганда алар каршына барып егылабыз. Үз эшен биш бармагы кебек белгән табибларның җәмгыятьтә дәрәҗәсе зур. Чөнки без аларга иң кадерле нәрсәбезне - сәламәтлегебезне ышанып тапшырабыз. Ә табиб исә, белемле булуы өстенә, ачык йөзле, тәмле телле дә булса, икеләтә тиз тереләсең. Андыйлар турында тумыштан табиб, диләр. Медицина университетын, аннан интернатура тәмамлап, әле күптән түгел генә эшли башлаган табиб-терапевт Ләйсән Солтанова миңа нәкъ шундый булып тоелды.

    Мин аның белән эш урынында - район үзәк сырхауханәсенең көндезге стационарында очраштым. Эш сәгате тәмамланып килсә дә, аның, мәш килеп, пациентлар белән аралашкан чагы иде. Үзе нидер аңлата, шул ук вакытта ашыгып-ашыгып журналга нидер терки. Үзе җитез, үзе җитди Ләйсән бик таләпчән дә булып тоелды. Үз-үзенә бик тә ышанганлыгы күренеп тора. Кап-кара чәчле чибәр яшь ханымга ап-ак халат шундый килешә. Чыннан да, табиб булып туган, диярсең!

    Ләйсән - Арча районы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, кайсы юлдан китәчәген инде күптәннән тәгаенләп куйган була. Иң игелекле һөнәрләрнең берсен сайлаячагын кино карагач хәл итә ул. "Фильмның ничек аталганлыгын хәтерләмим, ләкин шул кинода табиб һөнәре күңелемә нык кереп калды һәм мин теләгемне тормышка ашыру өчен бөтен тырышлыгымны куйдым", - ди Ләйсән. Югары уку йортына беренче елны керә алмагач, бер ел училищеда белем ала, киләсе елда, ниһаять, медицина университеты студенты булуга ирешә. Уку, әлбәттә инде, җиңел бирелми, минем өчен бигрәк тә физика фәне катлаулы иде, ди Ләйсән. Шулай да бөтен авырлыклар артта кала, тырыш кыз, тугыз ел белем алып, табиб-терапевт белгечлегенә ия була. Студент елларында ул булачак ире - безнең район егете Фиргать белән таныша һәм, өйләнешеп, бирегә кайталар. Фиргать - Чүти авылыныкы, юл төзү оешмасында эшли. Яшьләр Кайбычка Чүтидән килеп йөри. Район жирлегенә кайткан өчен Ләйсәнгә грант буларак бирелгән бер миллион сум акчаны торак сатып алуга сарыф итәргә җыеналар.

    Йөзенә чыккан канәгать елмаю Ләйсәннең үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлеген күрсәтеп тора. Бүгенге көндә көндезге стационарда 16 кеше сәламәтлеген ныгыта. Моннан тыш, әле поликлиника аркылы дәваланучылар бар. Нигездә, остеохондроздан, кан басымы уйнаудан мөрәҗәгать итәләр икән. Хезмәт юлын участок терапевты буларак башлаган Ләйсән күбрәк стационарда эшләүне үз итә. Ник дигәндә, участокта эшләүдән аермалы буларак, биредә авыруларны көн саен күреп, хәлләрен күзәтеп торырга мөмкинлек бар, ди ул. Чөнки күп кеше, хәле әз генә җиңеләя башладымы, дәвалануны ташлый, өендә эчәме ул даруны, юкмы - белеп булмый.

    "Һәркемгә иң зур байлык - саулык телим, кешеләр үз сәламәтлегенә карата игътибарлы булсын, ә инде, авырып китә калса, вакытында мөрәҗәгать итеп, тиешенчә дәвалансын иде", - ди Ләйсән.

    Нинди генә белемле һәм тәҗрибәле табиблар эшләмәсен, дәваханә юлларын мөмкин кадәр азрак таптарга туры килсен иде. Ә инде хезмәт юлын яңа гына башлаган табиб-терапевт Ләйсән Солтановага ап-ак халаты кебек ак бәхет һәм уңышлар телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: