Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычка Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде

    Татарстан Премьер-минист­ры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчү башлангач, һәр елны Кайбычка килә. Бу юлы да ул, Апас районында эш барышы белән танышкач, вертолетта Олы Урсак басуына төште.

    Министрны уҗым басуында районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре каршы алды. "Сез күп икән бит, бу кадәр халык белән әллә нинди зур эшләр башкарып була", - диде Марат Әхмәтов кайбычлылар белән исәнләшкәндә. "Чыннан да, таяныч булырдай хезмәтчәннәр күп бездә", -дип җавап бирде аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Кырларда эш барышы белән дә район башлыгы таныштырды.
    - Бүгенге көндә басуларда 110 техника эшли, шуларның 15е - чәчү ком­п­лексы агрегатлары. Техника белән тәэмин ителештә бернинди дә проблема юк, дизель ягулыгы җитәрлек, минераль ашламалар даими кайтартылып тора. Уҗым культуралары ун мең гектар мәйданны били, алар яхшы кышлаган. Уҗымнар да, күпьеллыклар да тукландырылды, тырмалау соңгы гектарларда алып барыла. Барлык хуҗалыклар да чәчүгә кереште. Иң мөһиме - хезмәт хаклары буенча бурычларны каплый алдык. Максатыбыз - Бөек Җиңү көненә кадәр язгы чәчүне төгәлләү. Субсидияләрне алдык, алар өчен рәхмәт. Туфракта туң булмады, су җирнең тирән катламына кадәр үткән дип ышанабыз, шуңа да быел мул уңышка өметләнәбез.
    Республиканың баш аграрие 2010 елдан җирне тирәнрәк казыган саен, аның корырак булганлыгын әйтеп узды.
    - 2008 елдан соң, быел беренче тапкыр туфракта дым бар. Шуңа да дым каплатуны тизләтергә кирәк. Табигать шартлары уңай килсә, авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә, халык өчен дә, сүз дә юк, яхшы булачак. Без быел зур икмәккә өметләнәбез. Ә читтән кертелгән икмәк, үзегез белгәнчә, кыйммәткә төшә, икътисадны үз икмәгебез исәбенә яхшыртырга тиешбез. Без басып торган әлеге кырдагы уҗымнар, күрәсезме, нинди көчле, куе. Узган елларда корылык нәтиҗәсендә мондый уҗымнар сирәк очрады. Вертолетта очканда кыр­ларда эшнең тулы куәтенә барганлыгы ачык күренде. Ахыргы нәтиҗә чәчүнең сыйфатына бәйле икәнлеген дә истә тотарга кирәк. Чәчү, нинидидер сәбәпләр белән, бер генә минутка да туктап торырга тиеш түгел. Техника ватылса да оператив рәвештә төзекләндерү җаен карага кирәк.

    Министр югары бәя биргән Олы Урсак кырында чиста пар җиренә чәчелгән уҗым бодаеның "Московская-39" элиталы сорты үсә. Мондый элиталы сортлар районның башка хуҗалыклары басуларын да били. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Кайбыч кырларында нинди иген культуралары үсүе турында күргәзмә дә әзерләгән иде. Идарәнең баш агрономы Илһамия Нигъ­мәтҗанова шул күргәзмә белән дә таныштырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: