Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар игътибарына -- ришвәтчелек буенча республика социологик тикшеренү нәтиҗәләре

    Ришвәтчелек буенча Татарстанда быелгы социологик тикшеренү нәтиҗәләре билгеле булды. Республика шәһәр-районнарында яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру бездәге картинаны тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу хакта укучыларыбызны да таныштыру өчен без район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Фәния Петуховага мөрәҗәгать иттек.

    - Фәния Фәритовна, республикада әлеге сораштыру нинди максатларда үткәрелде?

    - Социологик тикшеренүнең максаты - ришвәтчелекнең көндәлек тормыштагы асылын, аның ни дәрәҗәдә таралуын ачыклау, бу турыда халык фикерен тирәнтенрәк өйрәнү. Мондый тикшеренү Татарстан Министрлар Кабинеты 2013 елның 16 октябрендә кабул иткән "2014-2020 елларда Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү һәм ришвәтчелеккә каршы тору "дәүләт программасын раслау турында"гы карарын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Анда республикада яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр - оешма-предприятиеләр, медицина хезмәткәрләре, студентлар, тәрбиячеләр, укытучылар, эшмәкәрләр, җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, хокук сакчылары, иҗат кешеләре, югары уку йортлары доцентлары, пенсионерлар, хуҗабикәләр катнашты. Алар фикеренчә, ришвәтчелек - нинди дә булса эшне тизләтү, авыр проблеманы ерып чыгу өчен түрәләргә акча төртү, әйбер бирү ул. Сораштыруда катнашучыларның һәр икенчесе хезмәт урынын шәхси максатларда файдалануны ришвәтчелеккә кертә. Аларның 80 проценттан артыграгы ришвәтчелекнең ил икътисадына, сәяси системага (77,1 процент), эшмәкәрләр эшчәнлегенә (75 процент) тискәре йогынты ясый дип саный. Шул ук вакытта күпчелеге тормышта бу ямьсез күренеш белән очрашкан. Татарстанда яшәүчеләр муниципаль берәмлекләрдәге төп проблемаларны аерым күрсәткән. Болар - базарларда һәм кибетләрдә товар бәяләренең кыйммәтлеге, юллар, күперләрнең начар сыйфатлы булуы, эшкә урнашудагы проблемалар, хезмәт хакларының түбән булуы, аның вакытында бирелмәве, экологиянең начарлануы, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге кыенлыклар. Респондентларның 20 проценттан артыграгы районнарында ришвәтчелекнең беренче чираттагы проблема булуын, 13 районда моңа аз булса да юл куелуын билгеләп узган. Ул районнар арасында Кайбыч телгә алынмаган. Бәхеткә, 2009-2014 елларда ришвәтчелек белән очрашучылар саны кимүгә таба бара. 2009-2011 елларда республикада яшәүче һәр бишенче кеше ришвәтчелек белән очрашса, 2012-2013 елларда ул - 16, 2014 елда 12 процентка кадәр кимегән. Шул ук вакытта, респондентларның 64,7 проценты быел ришвәт бирүләрен дә билгеләп узган.

    - Фәния Фәритовна, сез ничек уйлыйсыз, ришвәт бирүгә нәрсә этәрә соң?

    - Сораштыруда катнашучыларның җавабыннан күренгәнчә, җитәкчегә ярау өчен (33,2 процент), мәсьәләне тиз арада хәл итү өчен вакытлары җитмәү сәбәпле, әйбер сузалар, проблеманы законлы юл белән хәл итеп булмау (27,5 процент), "бөтен кеше дә ришвәт бирә бит, мин дә алардан калышмыйм" (22, 7 процент). Ришвәт таләп итеп тә аны бирмәүчеләр саны - 35,3 процент.

    - Саннардан күренгәнчә, вакыт җитмәү сәбәпле, проблеманы ришвәт бирү юлы белән чишүчеләр саны 2009-2014 елларда кимегән.

    - Моңа хезмәт күрсәтүләр процедурасын гадиләштерү, дәүләт органнарының эшчәнлеген регламентлаштыру, электрон технологияләр кертү йогынты ясый. Безнең районда, мәсәлән, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчеләр белән үткәрелгән һәр җыелыш саен авылдан килүчеләрне тиешенчә кабул итү, аларны бер кәгазь артыннан кырык тапкыр бер кабинеттан икенчесенә йөртмәү, сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтү, барлык үтенечләрен тыңлап, аны хәл итүдә ярдәм итү, яки аның юлларын күрсәтергә кирәклегенә басым ясый.

    - Ришвәт сораучылар турында хәбәр итүчеләр бармы?

    - Республика буенча 2014 елда андыйларның саны 9,9 процент тәшкил итте. Сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Гадәттә ышаныч телефонына шалтыраталар, аноним хатлар язалар, югары органнарда эшләүче җитәкчеләргә интернет аша хәбәр бирәләр, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәләр.

    - Фәния Фәритовна, газета укучыларыбызга нинди теләкләрегез бар?

    - Ришвәт бирүче дә, аны алучы-таләп итүче дә закон алдында тигез җаваплы. Шуны исегездән чыгармасагыз иде. Бүген сездән ришвәт сорыйлар икән, куркып калмагыз, бу хакта тиешле органнарга хәбәр итегез. Республика анкетасыннан күренгәнчә, сәламәтлек саклау, ЮХИДИ өлкәсендә, югары уку йортларында һәм башка хезмәт күрсәтү урыннарында ришвәтчелек күзәтелә. Моңа кем гаепле? Мөгаен, бирүче үзедер. Бирүчесе булганда, алучысы табыла ул. Онытмагыз, ришвәт таләп итүчеләрнең барысы да хезмәт хакы ала, үзенә йөкләнгән эшне башкара.

    Социологик тикшеренүдә катнашучылар үз шәһәр-районнарындагы матбугат чараларында ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләренен ни дәрәҗәдә яктыртылуы турындагы сорауга да җавап биргән. Өч районда респондентларның 40 проценты ризасызлыгын белдергән. Ә Кайбыч, Алексеевский, Апас, Арча, Буа, Мөслим, Нурлатта яшәүчеләр район газетасында ришвәтчелекнең яман чир булуы турындагы мәгълүматларның җитәрлек булуын күрсәткән. Республикада яшәүчеләрнең күпчелеге җирле органнарның эшчәнлеге турындагы мәгълүматны телевидение, радио, газеталардан ала. Икенче популяр чыганак - интернет.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: