Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар Кама Тамагында үткән терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты

    Кама Тамагы районында терлекчелек тармагында тугыз айлык эш нәтиҗәләре һәм кышлату чорына куелган бурычларга багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда Иделаръягының сигез районыннан, шулай ук Кайбычтан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, терлекчелек белгечләре һәм журналистлар катнашты.

    Бу киңәшмә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алты зонада уза һәм ул респуб­ликаның барлык районнарын да колачлый. Кама Тамагының башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов безне район тормышы,эшчәнлекләре белән таныштырды. Бу районда да хуҗалыклар инвестор канаты астында эшли, сөрү җирләренең 86 проценты «Ак Барс» холдингы өлешенә туры килә. Киңәшмәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗиев алып барды. Ул сигез районның да терлекчелек тармагы буенча эшчәнлеге, кимчелекле якларына тукталды. Безнең Кайбыч хезмәтчәннәре агымдагы елның тугыз аенда матур гына нәтиҗәләргә иреште. Малларның баш санын киметмәү, ит-сөт җитештерүне арттыру - алга куйган максатларының иң зурлары. Бүгенге көндә безнең район хуҗалык­ларында 16,5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шул кадәр малга кышлату чорына җитәрлек терлек азыгы әзерләнде, фермалар да ремонтланды, терлекчеләргә уңай эш шартлары тудырыла.
    - Кайбыч районының терлекчелек тармагын тагын да үстерүгә мөмкинлекләре җитәрлек, - диде Нәҗип Хаҗипов. - Машина белән сыер саву операторлары арасында Россия күләмендә Татарстан данын яклаган һәм икенче урынга чыккан алдынгы савымчы эшләгән район бу. Мария Таймасова кебек савымчылар булу - район өчен зур горурлык ул.
    Киңәшмәдә азык катнашмалары, төрле ферментлар җитештерүче фирмалар вәкилләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Дөрес кулланганда, алар ит-сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлекләр бирә, маллар организмына да файдасы зур.
    Безне «Кама Тамагы» җәмгыятенең «Сөйки» сөт җитештерү комплексына да алып бардылар. Бу җәмгыять белән бездә эшләп киткән Рамил Каюмов җитәкчелек итә икән. Директор үз алдына мондагы барлык сыерларны бер комплекска туплап, аларны асрауга тиешле шартлар тудыруны максат итеп куйган. Ай ярым эчендә башкарылган эшләренең матур нәтиҗәсен күрәләр хәзер. Савым аппаратлары моңа кадәр 24 кенә булса, аларны хәзер 40ка җиткергәннәр. Иртәнге савым вакытында дүрт сәгать ярым вакыт эчендә 740 сыер саварга мөмкинлек тудырылган.
    - Савым сыерларының баш санын арттыру максатында безнең районда да шактый эш башкарыла. Әйтик, Олы Тәрбиттә элеккеге дуңгыз фермалары савым сыерлары тоту өчен үзгәртеп корылды. Кече Мәмедәге элеккеге дуңгыз фермасында йөз баш савым сыеры асрау өчен реконструкция эшләре алып барыла. Биредә яңа сөт үткәргечләр, тирес чыгару җайланмалары урнаштырылган, азык та трактор ярдәмендә таратылачак, терлекчеләр өчен барлык шартлар тудырыла. Исәп - марканы төшермәскә, - диде районның баш аграрие Фиргать Басыйров.
    Киңәшмәдә яңгыраган киңәшләр, башкаларның эш тәҗрибәсе, әлбәттә, файдага гына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: