Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар, кышка печән әзерләүне үз кулыгызга алыгыз!

    Авылда мал-туар асрап яшәүчеләр өчен хәзер иң мәшәкатьле печән чоры. Болыннарда билдән печән өлгерсә дә, чалгы тотып чабучылар гына бик күренми. Хәер, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр ел саен машина-машина печән бирүләренә өйрәнеп бетте бугай инде. Чөнки күпьеллык үлән фермалардагы малларга да, авыл халкына да җитәрлек була. Көннәрнең инде атналар буена...

    Авылда мал-туар асрап яшәүчеләр өчен хәзер иң мәшәкатьле печән чоры. Болыннарда билдән печән өлгерсә дә, чалгы тотып чабучылар гына бик күренми. Хәер, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр ел саен машина-машина печән бирүләренә өйрәнеп бетте бугай инде. Чөнки күпьеллык үлән фермалардагы малларга да, авыл халкына да җитәрлек була. Көннәрнең инде атналар буена 40 градуска кадәр кызу торуы, яңгыр яумавы күпьеллыкларның икенче кат уңышы мул булачагына шик тудыра. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл халкын печәнне үзләренә әзерли башларга киңәш итә. Мондый кызуда китереп биргәннәрен көтеп, кышка әзерлексез керергә ярамый.


    - Авылда җаваплы чор - хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дә­вам итә. Район бу юнәлештә алдынгылар сафында атлый. Әмма тынычланырга иртә әле,- диде район башлыгы Альберт Рәх­мә­туллин. - Алдагы көн­нәр­гә һава торышының нинди булачагы билгеле тү­гел. Пе­чән өс­те элек-элек­тән кы­зу эш чоры булып саналды. Бөтен авы­л халкы болында булган чак­лар хә­терегездәдер әле. Кулына чалгы тотып болынга чыккан кешегә хәзер дә печәнне мул итеп әзер­ләргә була. Вакытны озак­­ка сузмыйча, малларга җитәрлек кү­ләм­дә печән чабып, сарай тү­бә­лә­рен тутырырга, бакчаларга зур чүмә­лә­ләр куярга ки­рәк. Мөмкинлек булса, хуҗалыклар бы­ел да печән­нән өлеш чыгарыр анысы, әм­ма мо­­ңа гы­на ыша­нып ятырга яра­мый. Узган еллардагы корылык сабаклары, чит­тән азык ташыган чаклар онытылмый. Фермаларда малларның баш саны күп, без аларны киметүгә юл куймадык.

    Печәнне ника­дәр ир­тә­рәк чабып алсак, күңел дә шул кадәр тынычрак булыр. Печән чоры бер генә ул, шуңа да табигать биргән байлыктан файдаланып калырга, кышка җитәрлек мал азыгы әзерләргә кирәк.

    Авыл халкы үзе бу мә­сь­әләгә ничек карый икән соң? Печән әзерли башлаганнармы әле? Алар фикерен тыңлап карыйк.

    Татьяна Дмитриева, Багай:

    - Без терлекне күп асрыйбыз, өч сыерыбыз, ике үгезебез бар. Дәү­ләткә көн саен 35 литр сөт сатам, бер сыерыбыз буаз, ике атнадан бозаулый. Безгә былтыр Сабантуенда машина бе­лән сыер саву аппараты бирделәр. Эшебез күпкә җиңеләйде. Иртәнге сәгать дүртенче яртыда сыер саварга чыгам инде. Бу кадәр терлеккә азыгы да күп ки­рәк. Үзебезнең арт бакчада берьеллык үлән һәм люцерна үсә, аны чап­тык. Ә бәрәңгене каенатам бакчасында үс­те­рәбез. Болында чокырлы урыннарда да пе­чән күп. Казаннан бер атнага ялга кайткан улым Сергей белән быел тугызынчы классны тә­мамлаган улым Андрей мотоблок белән аннан шактый печән чабып кайттылар. Хәзер бер зур гына өем печәнебез бар инде.

    Лилия Сафина, Кошман авыл җирлеге башлыгы:

    - Безнең авылда тырыш кешеләр яши. Шәхси хуҗалыкларда 400дән ар­тык мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 123е сыерлар. Авыл халкы пай җиренә бирелүче печәнгә өмет итеп ятмый, үзе дә әзерли.Үзем дә авылдашларымнан бу хакта гел кызыксынып торам. Фермерлардан машинасы белән печән сатып алучылар да, үз­ләре чабучылар да бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу безнең көндәлек бурычыбыз ул.

    Гөлнара һәм Динар Кәримовлар, Бортас:

    - Хуҗалыгыбызда терлекләрнең баш саны шактый: өч сыер, дүрт бозау һәм сарыклар асрыйбыз. Кышка аларга азык әзерләүгә зур игътибар бирәбез, печәнне трактор белән чабабыз, чабылган үләнне җыя торган махсус агрегат та бар. Зөя буенда печән күп, җәй буена терлекләрне яшел үләннән өзмибез, көндәлек чабып кайтабыз һәм кышка да запас әзерлибез, кызыбыз Рәзилә белән улыбыз Рәзил зур ярдәмчеләребез. Яхшы ашаган мал сөтне дә, итне дә күп бирә, шуңа күрә терлек асрауның файдасын күрәбез.

    Гөлнара Исаева, Олы Тәрбит:

    - Без дә терлек асрап яшибез. Җиде сыер, биш үгезебез бар. Былтыр безгә дә Альберт Рәх­мә­туллин Сабантуенда машина белән сыер саву аппараты бүләк итте. Әни исемендә дүрт гектар җиребез бар, печәнне шуннан чаптырдык, болыннан да чаптык. Хәзер кырда чалгы белән печән чабып, тырма белән җыючылар күренми инде ул, техника заманы бит. Печән әзерләү элеккеге кебек авыр түгел, дип әйтәсем килә. Күп кешедә бензин белән эшли торган чапкычлар бар. Үзебез 2011 елда "Беларусь" тракторы сатып алдык, быел роторлы чапкычлы да булдык. Чапкан печән­не рулоннарга төрдердек. Дүрт бала үстерәбез, аларда кечкенәдән кул арасына кереп үсә. Ялкау булмаган кешегә печәнен дә чабырга, малын да күп асрарга була. Дәүләткә сөт саткан өчен аена ике тапкыр акча алабыз. Теләгем дә бар: сөт бәяләрен арттырсыннар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: