Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар районның алдагы 14 елга үсеш стратегиясен билгеләү буенча Апаста үткәрелгән тренингта катнашты

    Безнең Кайбыч районы 2030 елга кадәр нинди булыр икән? Хәзер республиканың барлык районнарында алдагы 14 елга үсеш стратегиясен билгелиләр. Апас районында җомга һәм шимбә көннәрендә кайбычлылар катнашында узган тренинг та әнә шул юнәлешләрне билгеләүгә багышланган иде.

    Мәгълүм булганча,Татарстан Президенты 2015 елның 17 июнендә "Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында"гы закон кабул итте. Апаста узган тренингта ике районның да актив, идеяле кешеләре - башкарма комитет, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, яшьләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Алар, төркемнәргә бүленеп, үсеш программасына үз тәкъдимнәрен кертте. Тренингны КФУның өзлексез белем бирү институты директоры Лилия Нургатина, "Шәхси нәтиҗәлелек" тренинг-лабораториясе җитәкчесе Реваз Шулайя, социолог Галина Калашникова уздырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: