Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар республика егетләрен хәрби хезмәткә җыр-моң белән озатты

    Без Татарстан Хәрби комиссариатының җыелу пунктында. Республика егетләре армиягә шушыннан китә. Әлеге пунктның "Патриот" яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә армия сафларына чакырылучылар белән очраштык.

    Үзәкнең актлар залы хәрби киемдәге егетләр белән шыгрым тулы. Күбесенең йөзе уйчан, җитди. Егетләрнең әлеге халәтен аңларга була, чөнки Ватанны саклау ул ир-егетнең бурычы гына түгел, ә зур җаваплылык та. Кайберләренең күзләрендә әти-әни, туганнардан, дуслардан һәм туган җирдән вакытлыча аерылу сагышы да чагыла. Әлеге егетләр республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән җыелган.

    Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин да катнашып, егетләргә изге теләкләрен ирештерде:

    - Сез - Татарстаныбызның бөркетләре, илебезнең тынычлыгын һәм иминлеген сезгә ышанып тапшырабыз, әлеге ышанычны аклап, намус белән хезмәт итеп кайтыгыз, - диде ул.

    Бу очрашу республика чакырылыш комиссиясенең 2015 елның 3 апрелендә кабул ителгән карары нигезендә үткәрелде. Аның кысаларында Кайбыч районы делегациясе концерт куеп кына калмыйча, үзәк буйлап үткәрелгән экскурсиядә дә катнашты, солдат ризыгыннан авыз итте һәм хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр белән аралашты.

    Светлана Зыядиева, Фатыйма Сәмигуллина, Рафаэль Нигъмәтуллин, Александр Бичарин, Зарема Турнаева башкарган моңлы җырлар, Алсу Миңнуллина белән Равия Мифтахова бүләк иткән дәртле биюләр егетләр күңеленә хуш килде, алар көчле алкышларын кызганмады.

    Фатыйма Сәмигуллина, җырлаганнан соң, үзе дә Дагыстанда хезмәт итүче улы Маратны сагынып көткән ана буларак, армиягә китүчеләргә изге теләкләрен теләп, киңәшләрен бирде.

    Кайбыч егетләре кайда да өлгер: барысы да хәрби хезмәткә әзерләү үзәгеннән төрле шәһәрләргә киткән иде инде. Никадәр күрешеп сөйләшәсе килсә дә, аларның берсе белән дә очрашып булмады.

    Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин әйтүенчә, безнең районнан язгы чакырылышта барлыгы 22 егет хәрби хезмәткә чакырылган. Алар Екатеринбург, Ульяновск, Псков һәм Владивостокта хезмәт итәчәк.

    Мамадыш егете Альберт Гайнетдиновны Краснодар шәһәренә җибәрәләр. Аңа Кайбыч сәнгатькәрләре тәкъдим иткән концерт программасын тамаша кылырга насыйп булды.

    - Концерт миңа ошады, кайбычлылар бик матур җырлады һәм оста биеде, алар бүләк иткән яхшы кәеф безгә хезмәт бурычын үтәгәндә көч бирер дип ышанам, - диде ул.

    Түзмәдем, яшь егетнең армиядә хезмәт итү теләге булу-булмау белән кызыксындым.

    - Армия сафларында хезмәт итү - ир-егетнең мактаулы бурычы. Солдатка зур теләк белән китәм. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылыңда калган әти-әниеңне, туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң? Аларга мине исән-сау көтәргә, үземә дә намус белән имин генә хезмәтемне үтәп кайтырга язсын иде! - диде Альберт җавап итеп.

    Концерт тәмамлануга, хәрби хезмәткә чакырылучылар рәт-рәт тезелеп, юлга җыенды. Күбесенең йөзеннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге егетләр автобусларга утырыша башлагач, ике ир баланың, булачак ике солдатның әнисе буларак, үземнең дә күңелем тулды. Күз яшьләрен тыялмыйча, "Уңышлы хезмәт итеп, бер елдан соң якыннарыгыз белән бәхетле, шатлыклы күрешүләр насыйп булсын сезгә, балалар!" дип, аларга изге теләкләремне теләп калдым.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: