Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүче дәүләт программаларыннан файдалана ала

    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина белән әңгәмәбез шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүче дәүләт программалары турында.

    - Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, крестьян-фермерлык хуҗалыкларын, гаилә фермаларын үстерү - авыл халкының тормышын яхшырту һәм хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән, - диде ул. - Үз хуҗалыгыңда продукция җитештерү өстәмә керем алырга мөмкинлек бирә. Шуңа да шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Татарстанда бу дәүләт сәясәтенә әйләнде һәм закон белән беркетелде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 12 гыйнварында "Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә дәүләт ярдәме турында"гы законга кул куйды. Бу законда авыл халкына финанс ярдәм чаралары хакында сүз бара. Крестьян хуҗалыкларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән программалар районда былтыр да гамәлдә булды. Мәсәлән, 1741 баш сыер хуҗаларына өчәр мең сум акча бирелде. Кәҗә асраучыларга ярдәм күрсәтелгәне юк иде, былтыр беренче тапкыр аларга да 380 баш кәҗә өчен меңәр сум акча түләнде.
    Күп сыер асраучыларга 2014-2015 елларда 60/40 программасы буенча ташламалы шартларда савым аппаратлары сатып алу мөмкинлеге тудырылды. Аннан 81 шәхси хуҗалык файдаланды, күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы -557 мең сум. Республикада бу программа эшләүдән туктаса да, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга быел да ярдәм итәргә булды. Район Сабантуенда 40 кешегә машина белән сыер саву аппаратына сертификат тапшырылды, һәр аппаратның 9500 сумы район бюджетыннан түләнде.
    - Шәхси хуҗалыкларында мини-ферма ачучыларга каралган дәүләт ярдәме турында тулырак сөйләп узсагыз иде.
    - Сөтчелек юнәлешендәге мини-ферма төзү программасында былтыр биш кеше катнашты. Субсидияләрен дә вакытында алдылар. Бу программа быел да эшли, биш кеше документларын безгә тапшырды. Аларның дүртесе -сигез, ә берсе биш башка исәпләнгән мини-ферма төзи. Барысына да тиешле субсидия исәп-хисап счетларына күчерелде инде. Авылда мал асрап яшәүче уңганнарыбыз күп безнең. Бәлки алар арасыннан да шушы программага керергә теләүчеләр табылыр.
    - Әлеге программага керү шартлары нинди?
    - Республикабыз авылларында мини-фермалар, сыерларның баш санын арттыру максатында кабул ителгән бу программа буенча сыерларын бишкә җиткерүчеләргә -100 мең сум, ә сигезгә җиткерүчеләргә 200 мең сум күләмендә субсидия карала. Аны алу өчен кайбер таләпләрне үтәргә кирәк. Аерым алганда, сыерлар асрау өчен мини-ферманың инде төзелгән булуы яки 50 процент күләмендә (фундамент, стенасы, идәне булуы, аның 2015 елда төзелүе яки төзелешнең 2016 елда башлануы мөһим) төзелүе шарт. 100 мең сум субсидия алу өчен шәхси хуҗалыкта 2016 елның 1 гыйнварына -ике, ә 200 мең сум субсидия алуда катнашучыларга өчтән дә ким булмаган сыеры булу кирәк. Бу сыерларның 2016 елның 1 гыйнварына хуҗалык кенәгәсендә күрсәтелгән булуы мөһим. Субсидия алган көннән башлап төзелешне алты ай эчендә төгәлләү һәм файдалануга тапшыру, алты ай эчендә ике сыерны -бишкә, өч сыерны сигезгә җиткерү, аларны биш ел асрау таләбе куела. Субсидия алу өчен документларны авыл җирлегенә тапшырырга кирәк. Документлар җыюдан курыкмагыз, без сезгә ярдәмгә килергә әзербез.
    - Эльвира Хәсбәтулловна, мал асраучыларга күрсәтелүче тагын нинди ярдәм чаралары бар?
    - Быел өч яшьтән зуррак бер баш биягә азык алу өчен өч мең сум күләмендә субсидия бирелә. Моның өчен 2016 елның 1 гыйнварына биянең булуы хакында хуҗалык кенәгәсеннән күчермә, терлек азыгы сатып алуы турындагы документ һәм бияне 2016 елның 31 декабренә кадәр асравы турындагы белешмә кирәк. Терлек азыгы дигәндә, салам, печән, сенаж, солы, арпа, арыш, кукуруз, кузаклы культуралар, премикслар, катнашазык күздә тотыла.
    Шәхси хуҗалыгында кош-корт асраган өчен дә дәүләт субсидия бирә башлады. Без бу хакта авыл җирлекләре башлыкларына алдан ук хәбәр иттек һәм алар халыкка әлеге мәгълүматны җиткерде. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр каз бәбкәсе яки күркә чебеше алган өчен бер башка -100 сум, үрдәк бәбкәсе өчен -80 сум, бройлер чебие өчен 30 сум күләмендә субсидия бирү карала. Чебиләрнең бер айдан зуррак булмавы шарт. Субсидия бер хуҗалыкка 50 баштан 100 башка кадәр генә бирелә. Кош-кортларны бары тик Татарстандагы кошчылык буенча махсуслашкан хуҗалыклардан гына алу рөхсәт ителә. Әгәр кеше кош-корт өчен субсидия ала икән, алар бройлер чебиләрен, үрдәк бәбкәләрен - ике, каз бәбкәсе, күркә чебешен дүрт ай асрарга тиешләр. Программа кушкан күләмдә кош-кортлар алгансыз икән, субсидия алу өчен документларыгызны безгә тапшыра аласыз.
    - Мул сөт бирүче нәселле кәҗәләр өчен дә субсидия карала икән.
    - Әйе. Нәселле кәҗә алган өчен сигез мең сумга кадәр субсидия бирелә, әмма ул сатып алган бәянең 50 процентыннан артмаска тиеш. Кәҗәләрне дәүләт нәсел регистрында теркәлү узган хуҗалык-лардан гына сатып алу мөһим. Бу кәҗләрне биш ел асрау таләбе куела.
    - Таналар сатып алуга тоткан чыгымнар да субсидияләнәме?
    - Шәхси хуҗалыкка тана алган өчен дәүләт 15 мең сум, нәселле тана алса, 20 мең сумын кире кайтара. Тананы авыл хуҗалыгы оешмасыннан алырга кирәк. Былтыр таналар сатып алу программасына 45 кеше кушылды, аларга бирелгән субсидия суммасы 720 мең сум тәшкил итте, барлыгы 48 баш тана сатып алдылар. Бу елның гыйнварыннан тагын бер программа үз көченә керде. Шәхси хуҗалыкта сыерын ясалма орлыкландырган өчен 350 сум күләмендә субсидия бирелә башлады. Сыерларга ветеринар-профилактик чаралар үткәргәндә дә финанс ярдәме карала. Район халкына әйтәсем килгән сүзем шул: дәүләт биргән акчадан мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: