Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар, соцпакет акчадан кыйммәтрәк

    Федераль ташламаларга хокуклары булган гражданнарны агымдагы елның 1 октябренә кадәр җитди карар кабул итү көтә.

    Алар социаль пакет белән акчалата компенсациянең икесенең берсен сайларга тиеш. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дәүләт тарафыннан социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану мөмкинлеге тәкъдим ителә. Чөнки аларның күпчелеге, эшли алмау сәбәпле, пенсия акчасына яши. Ә дәвалану өчен дарулар сатып алу кесәгә нык суга. Тик акчага кызыгып, социаль пакеттан баш тартучылар да күп. Нәтиҗәдә, алар үзләрен бушлай дарулар алу хокукыннан мәхрүм итә. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән социаль хезмәтләр җыелмасыннан уйламыйча баш тарту нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Бу турыда район үзәк сырхауханәсенең участок табиб-терапевты Мәдинә Яруллина белән сөйләштек.
    - Мәдинә Шәйхулловна, нинди диагнозлы авырулар дарусыз яши алмый?
    - Безнең участокта диспансер исәптә иң күп торучылар - гипертония, ягъни кан басымы, ишемик авыру һәм шикәр чире белән авыручылар. Аларга, аврулары көчәймәсен өчен, даими дару эчеп тору кирәк. Шулай ук астма һәм онкология авыруларныннан интегүчеләр дә һәрвакыт дару кабул итәргә мәҗбүр.
    - Бушлай дару алу өчен иң элек кая мөрәҗәгать итәргә?
    - Яңа гына инвалидлык бирелгән кеше медик-социаль экспертиза биргән документларны безгә алып килә. Анда авыруга күпме микъдарда нинди дару эчәргә кирәклеге язылган була. Без әлеге документның күчермәсен алып калып, шул ук көннән авыру кешегә бушлай дарулар язабыз һәм аңа әлеге препаратларны сатып алырга кирәк түгеллеген аңлатабыз.
    - Барлык дарулар да бушлай биреләме?
    - Федераль ташламаларга ия булган гражданнарга түләүсез дару препаратлары Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган исемлек буенча билгеләнә. Әлеге исемлектә булмаган дарулар бушлай бирелә алмый. Шуны да әйтеп үтәсе килә, авыру кешенең сәламәтлеген тикшереп, аның зарын исәпкә алып, без берничә төрле препарат алу өчен бушлай рецепт яза алабыз. Мәсәлән, гипертония белән авыручының аяклары да сызлап интектерә. Аңа кан басымыннан файда итүче дару белән бергә, аягы сызлаганнан мазь да бирелә.
    - Сезнең тәҗрибәгездә социаль пакеттан баш тартып, соңрак бу гамәл өчен үкенү очраклары булдымы?
    - Мондый хәлләр еш кабатлана. Мәсәлән, астма белән авыручы ханым күптән түгел чире көчәюдән зарланып мөрәҗәгать итте. Ул хәлен җиңеләйтеп торучы дару белән генә дәваланган, базислы терапия алмаган. Чөнки аның чиренә дәва булучы дарулар бик кыйммәт тора, ә ул алардан баш тарткан. Авызы пешкән әлеге ханым хатасын аңлады, 2017 елда социаль пакеттан файдалану өчен пенсия фонды бүлегенә барып, гариза язганлыгын әйтте.
    - Димәк, әлеге төр дәүләт ярдәменнән баш тартмаска кирәк?
    - Әлбәттә! Социаль пакеттан баш тартканчы, без, табиблар, башта ныклап уйларга киңәш итәбез, чөнки сәламәт кешегә инвалидлык бирелми, ә авыру кеше дарусыз тора алмый. Кыйммәтле дарулар кирәк булганда, кайчагында акчалата компенсация генә түгел, хәтта гаилә бюджеты да җитми. Даруларга, дәвалануга бәяләр дә көннән-көн артып тора. Шуның өчен мондый җитди сайлау алдында калганда, ныклап уйлап, дөрес карар кабул итәргә кирәк. Сәламәтлекне саклау - уен эш түгел, акчага аны сатып алып булмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: