Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар Татарстан Республикасы Президентының еллык юлламасын тыңлауда катнашты

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советының утыз беренче утырышы кысаларында, республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

    Утырыш эшендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт, Федерация Советы әгъзалары, депутатлар, башка рәсми затлар катнашты.
    Рөстәм Миңнеханов депутатларга еллык Юллама белән Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында чыгыш ясады.
    Әлеге чарада барлык шәһәр-районнардан да делегацияләр чакырылды. Безнең районнан анда Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексева катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: