Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлыларның очрашу- танышу, кавышу, кыскасы, мәхәббәт тарихлары

    Күңелне котырткан, ымсындырган мәхәббәт тарихлары... Аларны уку да, аннан соң әле озаклап уйланып йөрү дә шундый татлы һәм рәхәт.

    Күрәсең, мәхәббәт турындагы иң ихлас әкиятләр дә ниндидер бер гыйшык хәленә калган чынбарлыктан, кешеләр йөрәгеннән чыккан хисләрдән алып языладыр. Менә без дә, уйладык-уйладык та, тиздән Гашыйклар көне җитәсен дә искә алып, районның иң матур гаиләләренең мәхәббәт тарихларын барларга булдык. Үзләреннән тулы ризалык алып, бу парларның сер пәрдәсен сезгә дә акрын гына ача төшик әле.
    Анна+Евгений
    Анна ханым Горький өлкәсендә туган кыз. Балачагында гаиләсе белән Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәргә туры килә аңа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп медицина училищасына укырга керә ул. Ә әнисе һәм туганнары Ленинградта яшәп кала. Училища тәмамлаган Аннаны юллама белән хәзерге Яшел Үзән районына кергән, Кайбыч чигендәге Мамадыш Әкил авылына фельдшер-­акушер итеп җибәрәләр. Шулай итеп, чын татар авылына бер авыз татар сүзе дә белмәгән акушер кыз кайтып төшә. Акрын гына эшли башлый ул, татарча өйрәнә. Ә бу вакыт авылда әти-әнисе туганнары белән Кайбычтан күченеп килгән Евгений исемле егет яшәп ята. Дөресрәге, Казанның авыл хуҗалыгы институтында укып йөри. Беркөнне, ялга кайткач, дуслары егет янына килеп, шаяра-көлә: "авылга марҗа кайткан, бар таныш" - дип килеп әйтәләр. Ә нишләп танышмаска ди, шул көнне үк кич клубка килгәч сүз ката ул кызга. Беренче күрешеп сөйләшүдә үк, күңел түреннән икесенең дә нидер үзгәрә, йөрәкләр яңача тибә башлый. Югыйсә бит Евгенийның институтта йөргән кызы, Аннаның башка шәһәрдә летчиклыкка укып йөргән егете була. Без аңламаган, акыл белән һич ерып чыгарга мөмкин булмаган, их бу мәхәббәт романы! Моңарчы үз эшләре белән генә мәшгуль яшьләргә гыйшык томавы төшә. Фельдшер кыз гына дәваларлык авыру булмый инде бу. Бервакыт, Евгений Аннаны үзләренең өйләренә туган көненә чакыра. Килгәч, бездә каласың, минем хатыным булырга әзерләнеп кил, дип тә кисәтә. Кызлар-егетләр дә килә туган көнгә. Яшьләрнең мыштым уйларын сизеп алган дуслары, "әйдәгез, мулла чакырабыз" - дип кыстый башлый. Икесе дә рус милләтеннән булса да, йоласы шул икән дип, килешә яшьләр. Мулла килә, бөтен шартларын да туры китереп никах укый аларга. Анна апа әле хәзер дә «мулланың татарча "ризамы?" - дип соравына мин дә, ирем дә татарча "риза" дип җавап бирдек," - дип көлеп искә ала. Менә шулай мулла укыган никах белән Евгений һәм Анна Тутаевлар гаиләсе туа. Евгений Тутаев Федоровское авылының данлыклы колхоз рәисе булып эшли. Бергәләп өч бала үстерәләр. Евгений Тутаевны бүген һәркем яратып, сагынып искә ала. Бигрәк тә аның татарлардан да матуррак итеп татарча сөйләшүен гаҗәпләнеп искә төшерәләр. Анна апага ире гомер буе, авырып урынга ятканчы кыр чәчәкләре ташый. Ромашка, күкчәчәк, кыңгыраулар... Кая гына барса да, күп итеп җыеп кайта торган була ул аларны. Гомер буе яратышып, бәхетле гомер кичерәләр. Кызганыч, Евгений Тутаевның гомере шактый кыска була. Бүген Анна апа кыр чәчәкләренә уралган истәлекләр белән яши, онык­лар тәрбияли.
    Нәтиҗә: Арада мәхәббәт, кадер-хөрмәт булганда кайчан, ничек кавышу мөһим түгел. Йөрәктәге саф хисләрне саклый белү кирәк, бәхетле булу - һәр гашыйкның үз кулында.
    Алексей+Лидия
    Тыйнаклык һәм сабырлыкның бер матур үрнәге бу тарих. Лидия укып бетереп кайта да, Кайбыч районы казначылык бүлегенә эшкә урнаша. Алексейның да бу вакытта финанс-бюджет палатасында практика үтеп йөргән көннәре була. Ул чакта бу ике оешма да бер бинага урнашкан була. Менә шулай эш вакытында танышалар алар. Хуҗа Хәсән белән Олы Тәрбит авыллары бер юл өстендә кала, юлга да бергә чыгалар, сөйләшер темалар да күбәя, дуслык та ныгый. "Безгә аралашасы, сөйләшәсе җиңел иде, гомер буе бер-беребезне белгән кешеләр кебек тоелды," - дип искә ала хәзер Лидия. Кышка таба кыз вакытлыча бер әбигә яшәргә керә, Алексейга да шул урамнан ерак түгел бер җирдә бүлмә бирәләр. Язмышның араларны якынайтуы булдымы икән бу, әллә егет шулай тырыштымы икән, монысы сер булып кала. Дуслык, дуслык белән, әмма кичләрен капка төбенә дә бергәләп кайта башлый алар. Сөйләшер сүзләр күп чөнки! Лидия генә һич сер бирми, имеш озатып йөрмә, егетем бар минем дигән була. Егеткә генә бу сүзләр тәэсир итми, озата килүен дәвам итә ул. Бервакыт Гашыйклар көне уңаеннан Олы Кайбыч клубында хат язып махсус куелган почта тартмасына салуны оештыралар. Икесе дә хат яза. Әмма хатларны ачып укый торган көнне икесе дә үз авылына кайтып китә. Бер-берсенә язган хатларны күрми калалар. Ул чакта иң матур язылган хат буларак, Алексейның хаты беренче урын ала!
    Өч ел хисләрне сынагач, гаилә корып җибәрә алар. Көздә танышалар, көз аенда кавышалар һәм районда бар кешегә дә үрнәк Алексей һәм Лидия Макаровлар гаиләсе барлыкка килә. "Алексейны төпле, ышанычлы кеше булганы өчен сайладым. Без аның белән туган җаннар," - ди тормыш иптәше. Бүген алар ике бала үстерәләр.
    Нәтиҗә: Сабыр иткән - морадына җиткән диләрме әле?!
    Марина+Алексей
    Бер-берсенең телефон номерларын очраклы рәвештә таба алар. Телефоннан беренче сөйләшү бер ни дә вәгъдә итми. Алексей Кайбыч сырхауханәсендә эшләп йөри, ә Марина Казанда балаларга татар теле укыта. Бервакыт көтмәгәндә генә кызның телефонына смс килеп төшә: "Мин Казанда, әйдә очрашабыз!" Очрашу урыны - Бауман урамындагы зур сәгать янында була. (Их, бу сәгать телләре үз гомерендә ничә гашыйк­ның мәхәббәт тарихын барлады, сөю һәм көтү мизгелен санады икән?!) Сөйләшәләр-көлешәләр, вакыт узганы сизелми дә кала. Икенче, өченче көнне дә очрашулар кабатлана... Алай гынамы соң, Алексейның бер айлык укуын ике айга озайталар хәтта! Күкләрдәге фәрештәләр эше дими, ни диярсең моны! Шулай итеп 1 ноябрьдә бер-берсен беренче тапкыр күргән егет белән кыз, Яңа елга егет өенә әниләре белән танышырга кайталар. Әни кеше бер күрүдә үк бик ошата булачак киленен. Ә Гашыйклар көне уңаеннан инде бу өйдә туй гөрли, Алексей һәм Марина Русов­лар гаиләсе туа. "Гомердә дә авылга кайтып яшәрмен, дип уйламаган идем, - ди Марина апа. - Язмыштан узмыш юк икән. Сигез ел гомер узган да киткән, өч ул үстерәбез хәзер".
    Нәтиҗә: Алексей абый Марина ападан унбер яшькә зуррак. Әмма яшь аермасын беркайчан да сизгәнебез юк, ди үзләре. Гаиләдә Мәхәббәт, Аңлашу һәм Хөрмәт хәкимлек иткәндә яшь аермасы беркайчан да комачау итмиячәк, димәк..

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: