Кайбычлыларның теләге бер: хәтер йомгагы тынычлыкка өндәсен

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә кайбычлылар ел саен яу кырында ятып калган каһарман якташларыбызның якты истәлегенә куелган һәйкәл янына җыела. Быел да оешма-предприятиеләр коллективлары, мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәйкәлгә веноклар, чәчәк бәйләмнәре салды.
Җәйнең кояшлы көнендә узган бу митингка килүчеләрнең барысы да, мөгаен, яу кырында ятып калган ата-бабаларын искә төшергәндер. Солдатларның бомбалар яңгыры астында салкын землянкаларда ятуы турындагы җырларны тыңлаганда, йөрәкнең иң нечкә кыллары сыкранып куйды. 2014 елның 22 июне безне тыныч ал таңнары белән каршы алды, ә ерак тарихта калган 1941 елның сугыш башланган бу көне тарих битләренә кара хәрефләр белән язылды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән фашистларны җиңүгә керткән җиңүчеләр буыны- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрнеә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова да, илдә һәрвакыт тынычлык булсын, Украинадагы чуалышларга нокта куелсын иде, дигән теләкләрен җиткереп:
-Сугыш җиле һәр гаиләгә диярлек кагылды. Әтием сугышка киткәндә миңа өч кенә яшь булган әле. 1945 елда беренче класска укырга кердем. Ә әти фронттан кайтмады... Сугыш кырында башларын салган якташларыбыз турындагы "Алар илгә Җиңү алып кайтты" дигән китапка аның исеме бөтенләй кертелмәгән иде. Андыйлар шактый булып чыкты. Хәзер шуларны барлау белән шөгыльләнәм,- диде.
Митинг тәмамланды. Шунда балалар бакчасына йөрүче кечкенә бер малай тәрбияче Рания апасыннан:
-Бүгенге Сабантуй бетте дә куйды, иртәгә дә барабызмы?- дип сорап куйды.
Тәрбияче аңа сугыш башланган көн бу дип аңлатып караса да, бала күңеле моны аңларга теләмәде. Сугышның ни икәнен дә белмичә, бәхетле булып үссеннәр алар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.16300
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.8700
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.19000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.33100
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.36800
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.45700
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!13700
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?14500
-
3 гыйнвар 2021 - 13:09Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы "Туган тел" олимпиадасында җиңде «Гаилә һәм мәктәп» журналының КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә «Туган тел» олимпиадасы үткәргән иде.47200
-
3 гыйнвар 2021 - 12:20Альберт Рәхмәтуллин: "Яңа ел каникулын хәрәкәттә үткәрегез" Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көннәрне файдалы үткәрү буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга киңәшләрен бирде.44600
-
2 гыйнвар 2021 - 16:35Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләрен һәм башка рәсми затларны үз эченә алган комиссия Кайбычка 4 гыйнварда килергә җыена.26200
-
2 гыйнвар 2021 - 13:01Кайбычта 2021 ел Туган тел елы дип игълан ителде Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында хбәр итте.17300
-
2 гыйнвар 2021 - 12:58Альберт Рәхмәтуллин врачларга халкыбыз исеменнән тирән рәхмәтен белдерде –Медицина хезмәткәрләренә быел аеруча авыр шартларда эшләргә туры килде, чөнки бөтен дөньяны чолгап алган коронавирус пандемия се Кайбычны да читләтеп узмады.43500
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
15 гыйнвар 2021 - 10:23Шүширмә авылындагы ферма мөдире :”Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрдек”“Туган як – Агро” җәмгыятендә киңәшмәләр еш уза. Әнә шул киңәшмәләрнең берсендә ферма мөдире Энҗе Каюмова белән әңгәмә кордык.10500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.33100
-
12 гыйнвар 2021 - 15:30Кайбыч терлекчеләре 2020 елга нәтиҗә ясады Район халкы Яңа ел каникулларында ял иткәндә, терлекчелек тармагында эшләүчеләр эш урыннарында булды. Чөнки малларны ашатмый гына продукция җитештереп булмый. “Ашаган малда өмет бар”, - диелә бит халык мәкалендә дә.28900
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.19000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.16300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:23Шүширмә авылындагы ферма мөдире :”Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрдек” “Туган як – Агро” җәмгыятендә киңәшмәләр еш уза. Әнә шул киңәшмәләрнең берсендә ферма мөдире Энҗе Каюмова белән әңгәмә кордык.10500
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика