Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның бер түбә астында дүрт буын гомер итүче күркәм гаиләсендә кунакта

    Каенана-килен мөнәсәбәте мәңгелек темадыр инде ул. Ләкин бу мәңгелек теманың сере - бер-береңне ничек бар шулай кабул итеп, дус-тату яшәүдә. Кемгәдер бу серне чишкәнче шактый тормыш юлы узарга туры килә, кемдер тормышның бу хакыйкатен беренче көнне үк кабул итеп тыныч кына яши бирә.

    Ә менә ике каенана белән яшәүче уңган киленнең сере нидә икән? Ай-һай, тормышның төрле көне була бит, җиле дә, кояшы да...
    Рамил һәм Гөлия Гәрәфетдиновларны районда күп­ләр белә. Әлеге гаиләнең үзенчәлеге шунда - бер түбә астында дүрт буын гомер кичерә монда.
    Бу өйгә кунакка килүемнең сәбәбе - иң олы дәү әнигә туксан яшь тулган һәм менә шул уңайдан түгәрәк табын корганнар иде. Махирә апаны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев та килгән иде. Район башлыгы Махирә апага матур теләкләрен җиткерде һәм Россия Федерация­се Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшыр­ды. "Гомер күз ачып йомганчы уза да китә, йөз еллыгыгызга да килербез әле, исән-сау яшәргә язсын," - диде ул Махирә апага чәчәкләр биргәндә.
    Махирә апа Олы Кайбыч кызы. Сугыш елларында фермада эшләгән. 1946 елда булачак тормыш иптәше Әгъзам абый белән танышалар, соңрак тормыш корып җибәрәләр. Сугыш беткәч тә, колхозда эшләвен дәвам итә ул. Җир кешесе һәрчак эштә, ул шуның белән яши. Дүрт баһадирга әни булу бәхете бирә аңа Күкләр. Әмма ике улын югалту ачысын да татырга туры килә шул анага. Ак яулыклы, көләч Махирә апаның йөрәгендә бала хәсрәте дә саклана. Бүгенге көндә бу өйдә Махирә апа олы улы Зөфәр һәм аның хатыны Рәмзия апа, Рәмзия апаларның улы Рамил һәм аның хатыны Гөлия (кече килен була инде), оныклары белән яши. Хатыны Сәвия белән икенче улы Фирдүс тә кунакка кайтып тора. Кемгә ике килен, кемгәдер ике каенана туры килә бу өйдә. Тормыш тәртипләрен, бәхет кагыйдәсен үзләре тудырган. Әмма өй түрендә парланып кайнап утырган чәчәкле самавыр, бу гаиләдә түгәрәк чәй өстәле артына җыелып бергәләп чәй эчәргә яраткан бәхетле кешеләр яшәгәнен хәбәр итә сыман.
    -Үзем дә каенана белән гел дус-тату яшәдем. Хәзер киленнәрем белән дә бик бәхетле яшим, өебез гөрләп тора, балаларыбыз әйбәт, - ди Махирә апа.
    -1975 елда бу өйгә килен булып төштем. Әнкәйнең дүрт ир бала иде, ә мин беренче килен булгач кызы кебек якын булдым. Ул бала тәрбияләргә дә булышты, һәр эшне бергә киңәшеп эшләдек. Әнкәйнең уллары уңган, бар эшне дә белә торган егетләр иде, -ди Рәмзия апа. Ул арада аш бүлмәсендәге кече килен Гөлия дә сүзгә кушыла:

    - Өйдә кеше күп булгач, тынычлап чыгып китәсең, балаларны карап торучы да бар, бернинди хәсрәтсез яшисең. Өйдәге олы кешеләр алтын йозак бит алар, - ди ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: