Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның булдыклы гаиләләрен кризис куркытмый

    Борындыкның уңган гаиләсе

    Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, районыбыз авылларындагы төзек һәм матур йорт-җир биредә уңган хуҗалар яшәвен әйтеп тора. Борындыкта яшәүче Әскәровлар капкасын ачып кергәндә күңелгә шундый уйлар килде. Ишегалды тулы тавык-чебеш, абзар тулы мал-туар асрый алар. Газеталарда язып, телевизордан сөйләп өркетеп торган кризис дигәннәре мондый гаиләләр өчен куркыныч түгел инде ул. Чөнки терлегең булгач, өстәлеңдә сый-нигъмәт өзелмәячәк.
    Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиевның халык җыенында ясаган чыгышыннан күренгәнчә, әлеге җирлектә терлекләрнең баш саны артуы күзәтелә. 2014 елда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 255 булса, 2015 елда бу сан 273 кә җиткән. Шул исәптән сыерлар 2014 елда 99 баш булса, 2015 елга бу сан 107 не тәшкил итә. Әлеге җирлектә яшәүче Илшат Габдрахманов, Ирек Әскәров, Раилә Хөснетдинова, Илгиз Тимергалиев, Раушан Вәлиев, Камбәр Әхмәтҗанов, Илшат Мөхәммәтҗанов, Резидә Гыйләҗева хуҗалыкларында күпләп терлек асрыйлар. Алар сөт һәм ит сатып шактый күләмдә керем ала. Терлекчелеккә юллар ачык хәзер, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучыларга хөкүмәтебез төрлечә ярдәм кулы суза.
    Әнисә һәм Ирек Әскәровлар хуҗалыгында җиде сыер, бер ат, өч үгез, дүрт бозау, алтмышлап тавык бар. Иң зур терәкләре - әтиләре Гомәр ага, без килгән чагында да ул терлекләргә су эчерү белән мәшгуль иде. Алты оя умартаны да ул карый икән.
    - Терлекне элек-электән күпләп асрыйбыз. Безнең кебекләргә хөкүмәт тә төрлечә ярдәм кулы сузып тора. Сыер асраучыларга ел саен акчалата ярдәм күрсәтелә. Узган ел без хуҗалыгында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга бирелүче 200 мең сум күләмендәге субсидияне алдык. Боларның барысы өчен дә зур рәхмәт! - диде Гомәр ага.
    Мал-туар асрап, аның файдасын күрү өчен кыш буена җитәрлек азык та әзерләргә кирәк бит әле. Сөтлебикәләр яхшы ашатсаң гына сөтне мул итеп бирә бит. Бу эштә Әскәровларга шәхси тракторлары ярдәмгә килә.
    - Алдан иске тракторыбыз бар иде, сыер асраудан кергән акчаны җыеп, өр-яңасын алдык, шулай ук кирәкле агрегатлары да бар, - диде Ирек Әскәров. - Печәнен сатып алмыйбыз, аны үзебез чабабыз, ашлыгын исә сатып алабыз.
    Олы кызлары Алсинә, кечерәкләре - Казан шәһәрендәге югары уку йортларының берсендә белем алучы игезәкләр Илсинә белән Илсия дә кечкенәдән кул арасына кереп үскән. Авыл тормышы, биредә яшәүчеләрнең ачы тир түгеп куелган хезмәте яхшы таныш аларга. Казаннан Борындыкны бик сагынып кайталар, хуҗалык эшләрендә зур ярдәмче алар.
    Ишле итеп мал асраучылар бүген арыдым, иртәгә озаграк йоклармын, ял итәрмен әле дип, назланып ята алмый шул. Өйдәге хезмәт кенә түгел, хуҗабикә Әнисә ханым балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Барлык сыерларны савып, сөтен ничек тапшырып өлгерә икән, эшкә дә җитешәсе бар бит әле?
    - 2014 елда ярты бәясен үзебез түләп, безгә савым аппараты бирделәр. Бүгенге көндә өч сыерыбыз буаз, дүртесе күптән түгел генә бозаулады. Көненә 50-60 литр сөт тапшырабыз, айга ике тапкыр акчасын бирәләр. Сыер асрауның файдасын бик күрәбез, -диде Әнисә ханым. - Бозау­ны сыер бирә, аны сатып аласы юк, димәк ит тә булачак. Аның бозавын сатып та файдасын күрәбез.
    Димәк, иртәдән кичкә кадәр ел әйләнәсе дәвам иткән сыер асрау хезмәте чыннан да кризистан коткара булып чыкты. Уңган-булган Әскәровлар белән саубуллашканда мин шундый нәтиҗәгә килдем.
    Мал асраучыларга хөкүмәт ярдәм итә
    Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина әйтүенчә, Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсешенә зур игътибар бирелә. 2016 елда "Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалык­ларга дәүләт ярдәме турында"гы закон эшли башлый. Ул авыл халкына гарантияле дәүләт ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк, ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, хуҗалык­ларда терлекләр санын арттыру өчен стимул булачак. Бу безнең районның 4846 шәхси ярдәмче хуҗалыгына да кагыла.
    2015 елда да Кайбыч районында крестьян хуҗалыкларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программалары эшләде. Мәсәлән, 1741 савым сыеры хуҗаларының һәрберсенә 3 мең сум акча бирелде, 380 кәҗә хуҗасы беренче тапкыр 1000 әр сум акча алды.
    Мондый ярдәм быел да күрсәтеләчәк, бары тик авыл җирлекләренә төгәл мәгълүмат бирергә кирәк. Бу очракта кыенлыклар туа, чөнки судан файдаланган өчен түлисе килмичә, күп кенә хуҗалар мөгезле эре терлекнең исәбе буенча мәгълүмат бирми, ә субсидия хуҗалык кенәгәсенә теркәлгән терлек өчен генә бирелә.
    2015 елда ташламалы шартларда ("60/40" программасы буенча) савым аппараты алу мөмкинлеге тудырылган иде. Бу мөмкинлектән 81 хуҗалык файдаланды, күрсәтелгән ярдәм 557 мең сумны тәшкил итте.
    Хөкүмәт шулай ук буаз тана сатып алган очракта 15 мең сум күләмендә субсидия бирә. Бер хуҗалыкка күп дигәндә 5 тана өчен ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, бер буаз тана өчен 15 мең, биш баш алганда 75 мең сум акча кире кайтарыла. Бу программада катнашу шартларының берсе булып буаз таналарны бары тик юридик затлардан гына сатып алу тора. Хуҗалыклардагы терлек ветеринария тикшерүе уза, сәламәт сыер сөтне дә мулрак бирәчәк һәм аннан алган керем дә күбрәк булачак. 2015 елда бу программада 45 хуҗалык катнашты, алар исә үз чиратында биш ел дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалык урнашкан авыл җирлеге башкарма комитетына субсидия хисабына алынган терлекләрнең баш саны саклануы хакында хисап тотачак.
    200 мең сум акча сөтчелек юнәлешендәге мини-ферма төзегән очракта биреләчәк. 2016 елда бу программада катнашу өчен өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар дәгъва итә ала. Мини-ферма сигез һәм аннан да күбрәк мөгезле эре терлеккә исәпләнгән булырга тиеш.
    - Узган ел әлеге программада катнашып, вакытында субсидия алган биш кеше бу эшкә алынуларына үкенмиләрдер дип уйлыйм. Күп очракта шәхси ярдәмче хуҗалыклар документлар җыярга, смета төзергә кирәклеген сәбәп итеп әлеге программада катнашудан баш тарта. - диде Эльвира Заһидуллина. - Без эштән курыкмаган һәм бирелгән субсидияләрне максатчан файдалануга гарантия биргән һәрбер кешегә документлар җыюда рәхәтләнеп ярдәм итәчәкбез. Бары бер шарт үтәлергә - хуҗалыктагы терлекләрнең баш саны биш ел дәвамында кимемәскә тиеш. Агымдагы елда шәхси ярдәмче хуҗалык­ларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар саны артыр дип ышанабыз. Татарстан хөкүмәте йорт кошлары, бия сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен субсидия рәвешендә кире кайтаруны планлаштыра.

    Сораулар туган очракта 2-11-05 телефоны, Elvira.Zagidyllina@tatar.ru электрон адресы буенча яки Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт, 202 кабинет адресы буенча шәхсән мөрәҗәгать итә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: