Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Кайбычны чәчәк атучы төбәк итү өчен тырышам»

    Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның вазифасына керешүенә йөз көн узды. Шушы кыска гына вакыт эчендә күзәтелгән барлык үзгәрешләрне без аның исеме белән бәйлибез. Авылларда газета укучыларыбыз да яңа җитәкченең киләчәккә планнары, уй-хыяллары белән кызыксына, теләк-тәкъдимнәрен җиткерә. Моның шулай булуы аңлашыла да, Альберт Илгизәрович шәхес, белгеч, җитәкче буларак безнең күз...

    - Альберт Илгизәрович, бу стратегияне инфраструктура үсеше, инвестицияләр кертү, нәтиҗәле социаль сәя­сәт­тән башка тормышка ашыру мөмкин түгел. Гади тел белән әйт­кәндә, авыл кешеләрен производствоны җайга салу, социаль проблемаларны хәл итәр­гә мөмкинлек бирүче инновацион потенциал, юллар мәсьә­лә­се кызыксындыра. Бу һәркем файдалана алырдай югары технологияле медицина, сыйфатлы мәгариф, уңайлы торак, транспорт хез­мәт­ләре, эш урыннары, төрле программалардан файдалану мөм­кинлеге, кече һәм урта бизнес өчен шартлар тудыру, мәдәни тормышны җанландыруны күздә тота. Бүген район территориясе зур төзелеш мәйданын хә­терләтә, бу кадәр инвестицияләр каян ки­лә?

    - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль һәм республика программалары ярдәме белән без социаль яктан мөһим булган яңа объектлар төзү һәм булганнарын ремонтлауга инвестицияләр җәлеп итә алдык. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләрендә төзелеш тулы куәткә бара. Президент белән эшлекле очрашу вакытында райондагы тузган хәлдәге тагын бер мәктәпне капиталь ремонт программасына кертү мәсьәләсен хәл иттек. Сүз Мәлки төп мәк­тәбе турында бара. Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасын капиталь төзекләндерүгә дә акча бүлеп бирелде. Ан­да түбә, тәрәзә, идән, ишекләрне, санузелны алыштырырга кирәк. Ху­җа Хәсәндәге балалар бакчасына да ремонт үт­кәрү мәсьәләсе хәл ителә, биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның артуы кү­зәтелә. Олы Кайбычта күпфункциональ спорт комплексы төзелеше проекты да тормышка ашырылачак. Районның үзен­чә­лекләреннән чыгып, без бассейн һәм спорт залы булган спорт комплексы төзү турындагы фикергә килдек. Проектның смета бәясе - 120 миллион сум. Спорт комплексын тоту өчен елына 10 миллион сум акча та­ләп ителә. Чыгымнарның 50 процентын ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы күтәрә, ә кал­ган өлеше муниципаль берәмлек җилкәсенә төшә. Бу чыгымнар үз-үзен аклар дип ышанам. Кызганычка каршы, безнең районда бүгенге көн­гә кадәр заманча стандартларга җавап бирүче, волейбол, баскетбол буенча район ярышлары үткәргәндә бар кешене дә сыйдыра алырдай бер ге­нә спорт залы да юк. Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбендәге капиталь ремонт та 50гә 50 финанслана. Республика программасы кысаларында мәктәпкә 4,1 миллион сум акча бирелде, җирле бюджеттан да фасад һәм икенче каттагы коридорны ремонтлау - идән, ишекләрне алыштыру өчен шулкадәр күләмдә акча бүленәчәк. Мәлки авылындагы күп­функциональ клуб төзелеше Президентның ае­рым контролендә. Аны быел файдалануга тапшыру күздә тотыла, Мө­рә­ле клубын ремонтлауга акча бүлеп бирү мәсьә­ләсе дә уңай хәл ителде, ремонттан соң анда авыл җирлеге Советы, фельдшер-акушерлык пункты күчә­чәк. "Ак Барс" Банк ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев Чүти клубын төзекләндерүгә алты миллион сум акча бирде. Бу сумма эч­ке инженерлык челтәрен ремонтлауга тотылачак. Программа болар белән генә төгәлләнми, алдагы елларда аның кысаларында Колаңгы, Иске Тәрбит, Надеждинода клублар тө­зеләчәк. Район үзәк сырхауханәсендә дә тө­зек­ләндерү дәвам итә. Татарстан Президенты, авыруларны кабул итү-диагностика үзәген ремонтлау өчен каралган акчага өстәп, сырхауханә ремонтына 25 миллион сум бирде. Бу акчалар быел тулысынча файдаланылырга тиеш. Район балалар сәнгать мәктәбе, ветеринария берләшмәсе, Олы Кайбыч мәктәп­ләре дә яңартыла. Объект­лар төзелеше һәм ремонтына, шул исәптән юл­лар төзелеше һәм төзекләндерүгә бирелгән сумма 820 миллион сум тәшкил итә.

    - Иң мө­һим мәсьәлә­ләрнең берсе - юллар проблемасын кузгаттык. Бу хакта тулырак сөйләсәгез иде.

    - Юллар турында гына тү­гел, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту, район авыллары арасында автобуслар йөр­түне җайга салу турында да әйтеп узарга кирәк. Бу структура иң өстенлеклесе, яңартуны таләп итә. Чөнки ул федераль, республика, муниципаль әһәмияттәге, авыл эчендәге юллар төзелеше, ремонтны үз эченә ала. Юллар - безнең яшә­ешебез ул. Эре торак пунктларны да, кечкенә авылларны да игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Безнең планда - Уланово-Каратун юнә­лешендә Апасның Биябашыннан Ябалакка, Бушанча, Надеждинога каты өслекле юл төзү, Морза Бәрлебашын Бәр­лебашы белән тоташтыру, Олы Кайбычтагы юлга тулы реконструкция үткә­рү. Бүгенге көндә "Вираж +" эшчеләре Соравыл, Зур Урсак, Иске Чәчкаб, Зур Подберезье, Арыслан, Кече Кайбыч авылларына вак таш өслекле юл сала, "Кайбычагрохимсервис" ААҖ Федоровское, Колаңгы, Мөрә­ле, Ульянково, Кошман, Кече Мәме урамнарында шул эшне алып бара. Бу торак пункт­лардан район үзәгенә кадәр автобус маршрутлары ачарга мөм­кинлек бирәчәк. Әлеге мә­сьә­лә аеруча актуаль, Буа АТПсы, пассажирлар аз булу сәбәпле, безнең маршрутлардан үз автобусларын алган иде. Без хәзер Иске Тәрбит - Олы Кайбыч юнәлешендә маршрут ачтык, Шуширмә - Олы Кайбыч маршрутында пассажирлар ташу өчен эшмәкәр Ибатуллинга бер Газель машинасы бирдек. Район үзә­гендә җирле бюджет акчасына автовокзал тө­зү планлаштырыла.

    - Район активы, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар вакытында сез санитар чисталык мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирәсез. Чынлап та, борчылырлык проблема. Ул хакта безнең газетада да еш языла. Бу, беренчедән, гражданнарның культурасын күр­сәт­сә, икенчедән то­рак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеген дә бәяли. Әлеге юнәлештә алга китеш бармы?

    - Чынлап та, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкә­сендә тәртип булдырырга кирәк. Без бу турыда уйлыйбыз һәм конкрет чаралар күрәбез. Безнең му­ниципаль берәмлек - республикада калдыкларны эшкәртү һәм юкка чыгару полигоны булмаган бердәнбер район. Аның төзелеше башланган, әмма тәмамланмаган. Быел бу максатка бүлеп бирелгән 25 миллионның өч миллионын кулланачакбыз, объектны икенче елга тапшырырга планлаштырабыз. Монда сүз техника һәм җиһазлар сатып алу турында гына түгел, ә тармакны тамырдан яңар­ту турында бара. Бү­ген торак-коммуналь хуҗалыкның яңа административ бинасын тө­зүгә керештек, ул хәзергә Совет заманындагы кечкенә АЗС бинасына урнашкан. Халыкка сыйфатлы хезмәт күр­сәтү өчен тармакка йөз белән борылырга кирәк. Культурага килгәндә шу­ны әйтә­се килә: район үзәгендә терлекләрен урамда йөр­түчеләр бе­лән катгый кө­рәш дәвам итә. Хәзер капка төбендә кычыткан, алабута үстерүчеләр бе­лән аң­лату эшләре алып барабыз. Актанышта, мә­сәлән, тирә-юнь гөлбакчага әй­ләнгән. Киләчәктә бездә дә шулай булсын өчен тырышам. Кайбычны чә­чәк атучы матур төбәк итеп күрәсем килә.

    - Бу кадәр эш-гамәлләрне тормышка ашыру өчен, өстән ярдәм кө­теп дөнья күрү - искелек билгесе, үзебезгә дә акча эшләргә өйрә­нергә кирәк. Җирле бюджетны тулыландыруда агросәнәгатьне үстерү буенча планнарыгыз бе­лән уртаклашсагыз иде.

    - Безнең районда икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Кайбыч муниципаль районының финанс яктан ныклылыгын тәэмин итү өчен яңа эш урыннары булдырырга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, производствоны тагын да нәтиҗәлерәк итү юлларын табарга кирәк. "Садриев", "Бакчачы" җәмгыятьләрен "Ак Барс" агрохолдингы составына кертүебезнең дә максаты шул. Салымнар, Пенсия фондына бурычлары бул­ган барлык рентабельсез хуҗалыкларны шундый язмыш көтә. Шәхси эшмәкәрлек өлкә­сендә дә резервлар җи­тәрлек. Беренче карашка гына алар бездә аз кебек тоела, документларга карасаң, 500дән артып ки­тә­. Араларында еллар буена салымнар тү­лә­мәгән­нәре дә бар. Әм­ма без аларны Россия законнары нигезендә ачыклыйбыз һәм "Салымнарыңны түлә дә, тынычлап йокла" принцибы белән яшәүләрен таләп итәбез. Түлән­мәгән салымнар яшь гаиләләр өчен төзелми калган йортлар, сырхауханә, балалар бакчалары, юллар ул. Ябалактагы кирпеч заводында производство цехлары ачу өчен дә инвесторлар эзлибез. "Россия имәнлекләре" Федераль фәнни-производство проектыннан да өстәмә инвестицияләр алачакбыз, аның бәясе - 500 миллион сум. Проектны 2013 елда Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы базасында гамәлгә ашыра башлау күздә тотыла. "Ак Барс" агрохолдингы Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе базасында 25 мең тонна ашлык сыйдырышлы элеватор (элек 60 тонна гына кабул итә ала иде) төзелешен инвестицияләргә әзер. Проект 500 миллион сумга исәпләнгән. Төзелеш башланды инде. Барлыгы 1200 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзү дә планда. Гаилә фермалары оештыручыларга юл ачык. Боларның барысы да производствоны үсте­рүгә этәргеч бирәчәк. Ә бу, үз чиратында, юллар, торак төзелеше алып баруга, транспорт йөрешен җайга салуга, социаль өлкәне яхшыртуга китерә.

    - Икътисадта тамырдан борылышка ирешү һәм район үз-үзен 50 процентка (бүген 38 процент) тәэмин итә алсын өчен яхшы кадрлар кирәк. Һөнәри яктан югары профессионаллар - күп балалы гаиләләргә җир участокларын үзвакытында бүлеп бирү, ведомствоара электрон хезмәттәшлек һәм социаль хезмәтләрнең югары дәрә­җәсе ул. Авылда кадрлар мәсьәләсе һәрвакыт кискен тора. Сез аны ничек хәл итәсез?

    - Минем эшлекле һәм максатчан кешеләргә хөр­­мәтем зур. Кечкенәдән кушылган эшне җа­ваплы башкарырга өйрә­неп үс­тем, мат­ди ягы турында уйламадым да. "Кайбыч" сов­хозына ветеринария врачы булып эшкә кайткач, үземне белгеч буларак танытырга тырыштым, булмаганны таләп итмәдем, эшкә җәяү йөр­дем. Эре агрофирмада генераль директор булып эш­ләгәндә дә халыкка якын булырга тырыштым, проблемаларны бергәләп хәл иттек, эшкә омтылышы булганнарга ярдәм кулын суздым. Киләчәккә планнар зур, бу менә дигән яшь белгечләр барлыкка килүенә дә китерер дип ышанам. Моның өчен төр­ле программаларның эшләве, грантка дәгъва кылучыларның күп булуы ки­рәк. Шәһәргә укырга кит­кән яшьләрнең туган якка әйләнеп кайтуын көтәбез. Күбесенең зур мегаполисларда калачагын да беләм, безнең бурыч - авыл­ны яшьләр кызыксынырдай итеп үз­гәртү. Эш­тән курыкмый торган белемле кадрларны көтә­без. лән һәркемгә дә ачык кеше, ришвәтчелек кү­ренешләрен бетерү буенча нинди чаралар кү­рә­сез? Эксперт группасы сораштыруы нәтиҗәләре без­­нең районда да ришвәтчелек юк түгел икәнен күрсәтте бит.

    - Әйе, ачыклык һәм үтә күренмәлелек - минем яшәү рә­вешем. Бөтен уй-фикерләрем, карарларым турында ачыктан-ачык сөйлим, гражданнарга да, матбугатка да ачыкмын, электрон хатлар, мөрәҗәгатьләрне дә игътибарсыз калдырмыйм. Ярдәмчеләрем дә диалогка әзер, чөнки без барыбыз да - муниципаль хезмәткәрләр. Әлегә үтә күренмәлелек бик үк барып чыкмый, әмма үзем­­нең хуҗалык җитәкчесе буларак туплаган тәҗрибәмне кулланырга әзермен, ан­да без шулай эшләдек. Район башлыкларының ришвәтчелек бу­енча ярдәмчеләре барлыкка ки­лә­чәк. Алар бу ямьсез күренеш белән профессиональ дәрәҗәдә шө­гыль­ләнәчәк. Ришвәтчелекне, җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, бөре­лән­гән чагында ук юк итәргә тырышачакбыз.

    - Гаиләгез белән дә таныштырып узсагыз иде? Ял итәргә вакытыгыз каламы?

    - Әти-әнием белән бергә дус-тату гаиләдә гомер кичерәм. Тормыш иптәшем белән ике бала үстерәбез. Кыш көне улым бе­лән ауга йөрергә яратам. Җәен мини-тракторымда җирдә эшләп, кү­ңе­лемә ял алам. Нинди генә вазифа башкарсам да, асылым белән гади крестьян малае мин. Озак еллар тракторчы булып эшләгән әтиемнең кул арасына кереп үстем, инде менә улымда шул ук һөнәргә кызыксыну кү­рәм. Җир-Анабызга мә­хәббәт каннан килә ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: