Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның депутат хатын-кызы тормышыннан бер көн

    Кайбыч район Советына 34 депутат сайланган, шуларның унысы - хатын-кыз. Согуд Гарәбстанында муниципаль Совет составына узган ел ахырында гына беренче хатын-кыз сайлануын искә алсак, безнең район өчен бу шактый зур сан булып күренә.

    "Безне ишетәләр!"
    Бүген хатын-кыз үзенең һәрьяктан булдыклы, төрле эшкә сәләтле булуын исбатлады инде. Ул - әйбәт җитәкче, эшмәкәр, актив җәмәгать эшлеклесе, оста педагог, табиб... һәм дә уңган хуҗабикә! Кемнәр генә юк арабызда! Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева 2006 елдан бирле район Советы депутаты булып тора.
    - Район җитәкчеләренә нинди генә мәсьәлә белән керсәм дә, син хатын-кыз, дип борып чыгаручы кеше юк. 2013 елгы халык җыенында район башлыгыннан хуҗалыгында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга сыер саву аппаратлары бирү турында сүз кузгат­кан идек. Район җитәкчебез безне ишетте, инде ике ел күпләп сыер тотучыларга аппаратлар бирелә. Безне халык депутат итеп сайлаган икән, ир кешеме син, хатын-кызмы, тигез эшләргә тиешсең. Хатын-кызның урыны гел кухняда гына булырга тиеш дигән фикер белән килешмим. Аңа кайда яхшы, кайда үзен уңай хис итә, аш бүлмәсендәме, яисә эштәме - үзе сайларга тиеш! Әйләнә-тирәбезгә күз салыйк: дөнья үзгәрде, без дә башка инде, - дип сөйләде ул.
    Чыннан да шулай бит, бу тормышта хатын-кыз гына аңлый торган мәсьәләләр бик күп. Гаилә, бала тәрбия­се, гаиләдәге хокуклар... Менә шул проблемаларның күбесен хатын-кыз депутатлар хөкүмәткә җиткерә дә инде. Моннан җиде ел элек Дәүләт Советында "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе составында оештырылган "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оешкан иде. "Мәрхәмәт" берләшмәсе хатын-кызларын балалар һәм яшьләрне тәрбияләү, белем бирү, физик, рухи һәм әхлакый үсеш алуы, аларны бик тиз үзгәрә торган дөньяга әзерләү проблемалары борчый. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әле шушы көннәрдә генә "Мәрхәмәт" республика шәһәр һәм районнардагы хатын-кыз депутатлар берләшмәләре әгъзалары белән очрашкан иде. Ул очрашуга безнең районнан депутат Алия Биккулова барды. Без дә аның белән телефон аша элемтәгә кердек. "Бүгенге көндә безнең районда хатын-кыз депутатларны "Мәрхәмәт" оешмасына берләштерү процессы бара. Конкрет планнарыбыз, алга куйган бурычларыбыз бар. Бу хакта җентекләбрәк алдагы сессиядә чыгыш ясарга җыенам," - диде ул.
    Сыер савучы
    депутат буламы?
    Була! Менә шундый актив, тырыш, үз авылы өчен өзелеп торучы хатын-кыз - Ольга Иванова Федоровское авылында яши. "Депутат" сүзе чынлыкта бик зурлап яңгырый торган сүз инде ул. Авылда яшәүче депутатның хәле ничек соң, ничек яши ул бүгенге көндә, кем ул?! Федоровское авылына Ольга Ивановалар өенә барганда минем нәкъ менә шул сорауларга җавап табасым килгән иде. Җавапны таптым. Күргәннәремне сезгә дә сурәтлим: тәрәзәләре көлеп торган, чиста-пөхтә итеп җыештырылган матур гына авыл өендә яши алар. Мал-туар асрыйлар, кар көриләр, эшкә йөриләр. Барысы да бик гади. Ольга ханым мәктәпне бетергәч үк, әнисе теләге белән авылда кала һәм терлекчелек тармагында эшли башлый. Яраткан кешесе - тормыш иптәше Виктор белән дүрт ел дуслашып йөри алар. Викторны армия­гә озатып көтеп ала. "Бер атнага өчәр хат килә иде анардан," - дип искә ала Ольга ханым. Бүген инде матур гаилә корып, бәхетле гомер кичерәләр алар. Гаилә башлыгы тракторда эшли. Еш кына савымчы булып эшләүче хатынына булышырга фермага килә ул. Уллары Казанда студент, юридик белем ала, кызлары Федоровское мәктәбендә укып йөри. "Кызым да активист, концертларда да катнаша, баскетбол ярышларына да йөри, - ди Ольга ханым. - Минем тормыштагы иң зур максатым - балаларымның укып кеше булулары, тормышта үзләрен табулары."
    Ольга Иванова - сыер савучы булып эшли, мәктәптә әти-әниләр комитетын җитәкли, концертларда, оештыру эшләрендә катнаша, авыл тормышы белән янып яши. Шушы активлыгы аркасында аны быел район Советына депутат итеп сайлап куйганнар да инде. "Минем өчен көтелмәгәнчә булды, депутатлык турында уйлап та караганым юк иде әле," - ди Ольга ханым. Үзенең округыннан 92 процент тавыш белән уза ул. Мондый зур ышаныч белдергәннәре өчен авылдашларына да рәхмәтле. Тормыш рәвеше бик гади аның: иртәсе бишенче яртыда гаиләгә иртәнге аш әзерләүдән башлана. "Пешергән ризыкны өйдәгеләр торганчы суынмасын дип төреп калдырам да, фермага китәм. Төш вакытында ике-өч сәгатькә тагын фермада югалабыз. Кичке бишләрдә савым башлана, сигезләрдә өйгә кайтып җитәм," - ди. Өй эшләре, хуҗабикә роле, җәмгыятьтәге эшләр дә шул вакыт аралыгында башкарыла, димәк. Утыздан артык мөгрәп торган сөтлебикә, гаиләдә ир хакын хаклап яшәү, балалар тәрбиясе, өй мәшәкатьләре... Менә шундый депутат тормышы. Иң мөһиме - башкаларга үрнәк була белү! Мине өй алдына озата чыккан улы Сергей: "Әни безнең бик җаваплы, тырыш кеше ул. Сеңелем белән гел аңа сокланабыз," - дип әнисенә хөрмәтен белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: