Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның хоккейчы кызларны район башлыгында приемда булды

    Кайбычның хоккейчы кызлары - Татарстан Беренчелегенә узган ярышларда бронза призерлары булды! Ә Мөрәле мәктәбе укучысы Илнур Сәйфетдинов Чувашиядә 6-8 мартта тимераякта узышчылар арасында узган ярышта беренче урынны яулап кайтты.

    Әлеге зур җиңүләр уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кызларны һәм аларның тренеры - Татарстанның атказанган физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллинны, Илнурны һәм остазы Фрат Җиһаншинны үз бүлмәсендә кабул итте.

    - Сез булдырдыгыз! Мин сезнең зур җиңүләрегезгә чын күңелдән шатланам. Кайбычның данын республикада тагын бер тапкыр күтәрдегез. Моның өчен барыгызга да тирән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Бездә спортның яңа төрләре белән кызыксынучылар барлыкка килә башлады. Кызлар хоккее да яңа, тимераякта узышу, бадминтон да. Сез барыгыз да кыска вакыт эчендә үзегезне республика ярышларында күрсәтергә өлгердегез инде. Тренерларыгыз кебек көчле тренерлар булса, бассейнда йөзү буенча да уңышларыбыз буласына ышанам, - диде ул, җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм бүләкләрен - бассейнда сигез тапкыр бушлай коенырга абонементлар тапшырып.

    Укучылардан мәктәп тормышы, ашханәдә ничек ашатулары, укулары, укытучылары турында да сорашты. "Үзегезнең нинди сорауларыгыз бар?" - дигәч, бераз тынлык хөкем сөрде. Шунда Диана Вәлиуллина:

    - Безнең бар да яхшы. Тик катокта гына боз эри, менә шуңа борчылабыз, - диде.

    Альберт Рәхмәтуллин кызга:

    - Быел яз иртәрәк килде шул."Кайбыч" ярымябык боз мәйданын кояш нурларыннан саклау буенча чаралар күрергә җыенабыз, - дип җавап бирде.

    Бу очрашуда спортчыларны төрле ярышларга йөртүче шофер Рәмис Сөнгатов та бүләкләнде. Балаларның юлда имин йөрүе, бәйгеләрдән исән-сау кайтуы - иң мөһиме бит. Анда шулай ук район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры Алия Биккулова да чакырылган иде. Аларга да, укучыларны спортка тартудагы тырышлыклары өчен, Альберт Рәхмәтуллин рәхмәтен белдерде.

    - Чыннан да, спорт белән шөгыльләнүче укучылар бар яктан да килгән, - диде Алия Биккулова.

    Ә Илнур ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган летчик-космонавт Андриян Николаев призына Чувашиядә узган ярышта җиңеп кайткан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: